Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Коррупциягә каршы көрәш фонды”нда тентүләр уза


Алексей Навальный тарафыннан оештырылган “Коррупциягә каршы көрәш фонды”нда тентүләр уза. Ул Уң көчләр берлеге фиркасеннән акча урлау эшен иткшерү кысаларында башкарыла.

Русия тикшерү комитеты матбугат үзәге хәбәр итүенчә, фондның башкарма җитәкчесе Владимир Ашурков өендә тентү шулай ук әлеге эш нигезендә бара.

Элегрәк “Кировлес” шикрәтеннән акча урлау җинаять эше ачылган иде. 24 декабрьдә шуның нигезендә, Навальныйның “Аллект” ширкәте 2007 елны Уң көчләр берлегеннән 100 миллион сум акча үзләштерүе аерым җинаять эше булып аерып чыгарылды.

Шаһитлар буларак инде Уң көчләр берлегенең элекке рәисе, хәзер Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых, төрле елларда фирка җитәкчелегенә кергән Леонид Гозман, Мария Гайдар һәм Борис Немцовтан сорау алынды.
XS
SM
MD
LG