Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә “Фәйзрахманчылар”ны экстремист оешма дип белдерде


Яшел киемдә Фәйзрахман Саттаров
Яшел киемдә Фәйзрахман Саттаров
Казанда мәхкәмә “Фәйзрахманчылар” дини оешмасын экстремист дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды.

2012 елның җәендә Казанның Торфяная урамындагы йортта яшәгән дини төркем тентелеп, аларның кечкенә балалары тартып алынган иде. Совет районы прокуратурасы монда тикшерү үткәреп, оешмага балигъ булмаган балалар да җәлеп ителә, дип белдерде.

Прокуратура белдерүенчә, дини оешма башлыгы Фәйзрахман Саттаров бикләнеп яшәргә мәҗбүр иткән, медицина тикшеренүе узуны тыйган, балалар мәктәпкә йөрмәгән.

Прокуратура тикшерү нәтиҗәләрен, “Фәйзрахманчылар”ны экстремист оешма буларак танырга дип, мәхкәмәгә шикаять җибәргән иде. Казанның Совет районы мәхкәмәсе бу шикаятьне тулысы белән канәгатьләндерде.
XS
SM
MD
LG