Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 10:00

"Кешеләр өчен кайгырып яшәүче бер изге җан иде"


Шамил Закиров 2010 елгы Рига гастроле барышында

Шамил Закиров 2010 елгы Рига гастроле барышында

Вафатына бер ел тулган Шамил Закировны күпләр театр мөдире буларак кына түгел, кешелекле, кайгыртучан, игътибарлы, милләтпәрвәр асыл зат буларак искә ала.

Бер ел элек 26 февральдә Шамил Закиров вафат булды. 66 яшендә кинәт арабыздан китеп баруы белән ул бар татар дөньясын тетрәтте. Халкым дип ихластан янып-көеп яшәгән шәхесебезне искә алу аңа дога булып барыр дип телибез.

Шамил абый бик күпләр белән аралашты, аның игелекләре шактыйларга тиде. Саваплы эшләре турында бик күпләр сәгатьләп сөйли ала, чөнки барысы өчен дә ул якын булды. Ярдәм сорап килгән кешене кире борып җибәрмәде, кулыннан килгәнчә булышты. Холкы шундый иде – кешеләр дип яшәде. Һәрбер кешенең шатлыгын уртаклаша, аның белән бергә куана белде, һәрбер кешенең фаҗигасен үзенең йөрәге аша үткәреп, шәхси кайгысы итеп кабул итә белгән зур шәхес булды.

Аның шәхси тормышы булмады да кебек, ул театр дип яшәде, ял көннәрендә дә ул Камалда иде. Артистлар да театрда һәрвакыт тотрыклы тормыш булуы бары тик Шамил Закировка бәйле дип әйтәләр иде. Зур иҗади коллективны бердәм гаилә итеп тоту җиңел эшләрдән түгел, аның өчен һәр артист, һәр сәхнә артындагы эшче кадерле булды. Үзе гел, никтер, күләгәдә кала иде кебек, ул башкаларны сөйләтегез, аларны языгыз дия иде.

Шулай да, 2008 елда Шамил ага күләмле видеоәңгәмә яздыруга ризалык бирде. Без аның тормыш юлы, театр, иҗат, татар халкы язмышы турында өч сәгать чамасы иркенләп сөйләшеп утырдык. Бүген сезгә шушы язманың кайбер өлешләрен тәкъдим итәбез.
Шамил аганың елын укытыр алдыннан Азатлык әңгәмәдәшләре аның турында хатирәләре белән уртаклашты:

Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык артисты:

Зөлфирә Зарипова

Зөлфирә Зарипова

— Шамил Зиннур улы кебек игелекле кеше юк! Мин ялгыз бала таптым, аны үстердем, аның авырлыгын моны татып караган кеше генә белә. Ә Шамил аны аңлый иде. Улым белән мине машинасына утыртып, итальян кафесына алып барган иде, баламны туйганчы тәмле туңдырмалар, татлы ризыклар белән сыйлады, баланың күңелен күрде. Үзе дә шуңа сөенеп утырды. Мин кем инде аңа? Балам кем? Кем тагын шулай итеп йөри? Бигрәк кече күңелле иде ул. Мәңге онытасым юк аның изгелекләрен. Балам да аны гел шуны искә алып сөйли. Шамилнең нуры, аның җылысы безнең буынга гына түгел, безнең балаларга да җитте һәм аларның күңелләрендә сакланачак. Кешеләр өчен кайгырып яшәүче бер изге җан иде ул.

Шамилне беренче тапкыр күрүем мәрхүмә Фирдәвес Хәйруллиналар белән бергә уздырган Яңа ел кичәсендә булды, ул да килгән иде, без ул вакытта - театр училищесы студентлары. Шамил Зиннурович бер почмакта кич буе тыйнак кына елмаеп утырды. Еллар үтте, зур дәрәҗәләргә җитте, ләкин шушы тыйнаклыгын югалтмады. Күңеле белән зыялы, асыл кеше булды. Шул беренче күрүдә үк аны яратып калган идем, гомерем буе күңелемдә аңа чиксез хөрмәтем булды. Мин аның белән чөкер-чөкер килешеп яшәгән дус түгел, ләкин күңелемә якын кеше булды. Аның белән рухи бәйләнешне сизеп яшәдем, без хәтта туганнардыр дип уйлый идем. Әти дә, әни дә иртә үлде, ләкин алар өчен Шамил Зиннуровичның китүенә булган кадәр өзгәләнмәгән идем.

Вахит Имамов, язучы:

— Мин Шамил Зиннур улын аның Чаллыда эшләгән чорыннан бирле беләм, дус булдык, минем өчен якын кеше иде ул. Хезмәт юлы Чаллыда башланды. Егет чагын да белгәнгә күрә әйтә алам: ул үзгәрмәде, үзе булып калды.

Вахит Имамов

Вахит Имамов

Һәрвакыт ихлас сокландым аңа: ул беркем дә башкармаган эшләрне башкарды. Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә туып-үскән кеше ул. Авылда әдипнең музеен булдыру, аның исемен, мирасын кайтартуда ул “таран” булып йөрде. Илдус Тарханов белән икәү музей ачылышына татарның 200-дән артык күренекле шәхесен, президентны кайтардылар, аларның җиңел кулыннан ел саен Гаяз Исхакый укулары оештырылды.

Милләт турында сөйләшми калмый идек, 1990-нчы елларда Казанга барганда мәйданда чаллыларны һәрвакыт Шамил Зиннур улы каршы ала иде. Татар театры милләтне, телне саклап кала торган, үзаңны үстерә, горурлык уята торган үзәк булып торырга тиеш дигәнгә инанган кеше иде ул, шул юнәлештән тайпылмады.

Шамил Закиров күләгәдәге милли эшләр, милли мәдәният министры булды. Ул күп идеяләр бирде. Үзе уйлап тапканны тормышка да ашырды. Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр, ләкин якын киләчәктә Шамил кебек шәхес барлыкка килерме? Татар милләтендә андый кешеләр бөртекләп кадерләнергә тиеш. Шәүкәт абыйны, Туфан абыйны алыштырырлык кешеләр офыкта күренми.

Әзһәр Шакиров, Татарстанның, Русиянең халык артисты:

Әзһәр Шакиров

Әзһәр Шакиров

— Мин холкым белән дуамалрак кеше, буйсынырга яратмыйм. Ошамый икән – әйттем, еш кына каты да әйтәм. Шуңа күрә еш кына Шамил белән сүзгә дә килдек, бәхәсләшә идек. Ләкин үч саклау, үпкәләү булмады. Бәлки, хак та булмаганмындыр, ләкин Шамил мине кичерә иде. Ул күпләрне гафу итә иде, үзенә дә җиңел булмагандыр, ләкин иҗат кешеләренең күңелен аңлый иде. Башка мәсьәләләрдә сүзгә килгәләсәк тә, милләт өлкәсендә без фикердәшләр булдык. Аның милли хәрәкәткә күрсәткән игелеген санап бетерерлек түгел иде. Милләт өчен барысына да әзер булган шәхес иде ул. Шул сыйфаты өчен югары бәялим аны.

Аның үлеме милләтнең фаҗигасе дип әйтмәс идем, чөнки ул күпне эшләп өлгерде, сәләтен кулланды. Халык аның кем икәнен белде, зурлады, рәхмәтле. Иртә китүе кызганыч булды, чөнки ул кабатланмас шәхес.

Үлеме алдыннан, мәрхүмә Фирдәвес Әхтәмованың өчесен укыткач, без “Бабайлар чуагы” спектакле белән Яшел Үзәнгә бардык. Юлда ул үзен начар хис итте. Туктадык, дару бирдем. “Кайт, йөрмә безнең белән” дидек. Спектакль барган чакта пәрдә артына карыйм, Шамил елмаеп, көлеп басып тора. Кайтканда ул РКБга урынбасарының хәлен белергә кергән, ләкин шунда үзен тикшертмәгән. Аңа башкаларның сәламәтлеге мөһимрәк иде. Ә шунда кайтып үзенең дә гомере өзелә... Менә ничек була бит ул.

Илфир Якупов, Камал театры мөдире:

— Мине кул астына керткән вакытта, аның авызыннан “алыштыргысыз кешеләр юк” дигән сүз ычкына иде, ләкин бу аның шәхесенә кагылмый.

Илфир Якупов

Илфир Якупов

Театрны түгәрәк гаилә итеп тота алды, ул театрдагы һәрбер кешенең тормышын, проблемнарын белә иде һәм кулыннан килгәнчә ярдәм дә итте, булдырырга мөмкин түгел гамәлләрне дә башкарды. Андый кешене югалту – театр өчен зур фаҗига.

Ул үзе артыннан җайга салынган, төзек система калдырды, барысы да сәгать кебек эшли. Мин үзгәртү кертмәдем, аңа тыкшыну зур гөнаһ булыр иде. Әмма Шамил абый заманнан артта калышмый иде. Ул яңа эш технлогияләре куллану яклы булды. Быел без билетларны сатуны җирле электрон системга салдык, ул моны үзе дә теләде. Тиздән карта аша түләү дә эшли башлаячак, аннары интернет аша да сату җайга салыначак.

Камалда традицияләр көчле. Ел саен Марсель Сәлимҗановның туган көнен яңа премьера белән билгелибез. Шамил Закировның халык хәтерендә калуын телибез. Быел 15 мартта туган көнендә аны искә алу кичәсен оештырабыз, ул яраткан спектакльләрдән өзекләр булачак, аның дуслары чыгыш ясар дип уйлыйбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG