Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:38

Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә халык шәрык стилендәге бинаны мәчет дип белеп, аның төзелешен туктатуны таләп иткән. Ширкәт җитәкчесе мөфтиләр шурасыннан хат сорарга мәҗбүр булган.

Химки шәһәрендә шәркый стильдәге бинаны күреп халык куркуга калган, алар аны мәчет төзиләр дип уйлап хакимият идарәсенә аны туктатуны сорап мөрәҗәгать язган. Нәтиҗәдә ширкәт җитәкчесе төзелешне туктатып торырга мәҗбүр булган һәм Русия мөфтиләр шурасыннан әлеге бинаның мөселманнарга бернинди катнашы юклыгын дәлилләүче хат сораган. Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов сүзләренчә, әлеге хәл бер караганда көлке дә кебек тоела.

"Бу бит табигый хәл түгел. Кызганычка каршы, безнең яныбызда яши торган халык шушы мәчет төзелешләреннән куркып кала. Конституция тарафыннан безнең мәчет төзергә хакыбыз булуга карамастан, халык каршы килә. Миңа калса, бу массакүләм мәгълүмат чаралары ислам турында тарата торган дөрес булмаган мәгълүмат белән дә бәйледер”, ди ул.

Мөгаен мондый хәлләр килеп тууга җитәкчеләрнең дә сүзләре тәэсир итәдер. Күптән түгел Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин хакимиятләрнең мәчетләр төземәячәген әйтте. Шуңа да карамастан Аббясов Мәскәү хакимияте белән уртак тел табып булыр дип өметләнә. Ул бу эшне урыннардагы префектуралар белән сөйләшүдән башларга кирәклеген әйтә. Моңа Собянин да басым ясаган иде. Ягъни мэр эшне шуннан башларга кирәклегенә басым ясады. Хәзерге вакытта Люблино, Бутово якларында бу эш бара икән.

Ләкин никадәр генә күп сөйләнсә дә, чынлыкта Мәскәүдә яңа төзелүче мәчетләр юк дип әйтергә була, бары бер Җәмигъ мәчете төзелеше генә дәвам итә.

“Җәмигъ мәчете 2015 елга ул үз ишекләрен ачар. Ул эчке һәм тышкы яктан да бик күркәм булачак”, диде Аббясов.

Аның сүзләренчә, инде 1950-60 елларда ук Мәскәүдә мәчетләр халык белән тулы булган һәм моны тасвирлаучы фотосурәтләр дә бар икән.

“Инде аннан соң 50 елдан артык вакыт узды. Мөселманнар да сан ягыннан арта бара. Мигрантларны да без бит үзебез чакырмыйбыз, алар дәүләткә кирәк. Шәһәрдә хезмәт иткәч аларның да юлларда түгел, җылы урыннарда намаз укуга хокуклары бар. Мәскәүгә хәзер иң азы ун мәчет кирәк. Бу програмны без Аллаһы Тәгалә ярдәме һәм Мәскәү хакимияте белән ахырына җиткерербез дип уйлыйм. Әгәр Казанда 55 мәчеткә 40 чиркәү булса, Мәскәүдә 900дән артык чиркәүгә 4 кенә мәчет бар”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG