Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция: Кызыл Яр авылы янында коралланган яшьләр тоткарланды


Пәнҗешәмбе кич Ульян өлкәсе Чардаклы районы Кызыл Яр авылы янында 20ләп кеше тоткарланган. "Алар утырган биш машинада тимер, таш, биталар, чүкеч, балта, хокей кәшәкәләре, рөхсәте булмаган "Оса" пистолеты, газ һәм ике травматик пистолет табылган", дип хәбәр итте журналистларга Ульян өлкәсе эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

Тоткарлау вакытында алар исерек булган, барысы да соңыннан чыгарылган.

Кызыл Яр авылының полиция хезмәткәре Сергей Железов бу хакта өстәмә мәгълүмат бирә алмавын әйтте.

Полиция хәбәр итүенчә, тоткарланган егетләр "славян" кыяфәтле булган.

Авыл администрациясе хезмәткәре Тимошкина Азатлык радиосына, Кызыл Ярда татарлар, чуашлар һәм русларның яшәвен сөйләде. Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән яшьләр күп, диде ул.
XS
SM
MD
LG