Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Бәйгедә җиңүче итеп Эдуард Никитин күрсәтелде. Илшат Сәлимҗанов “милли җанлы", Вилнур Адилов “иң сәләтле”, Артур Максимов “иң җитез" егет исемнәренә лаек булды.

"Татар егете" исеме өчен барган бәйгеләр бу ел башыннан ук бик тыйнак узды. Ярышның финал өлеше дә 30-40 җанатар катнашында гына барды. Шушында ук, мондый чара Чаллының зур сәхнәләрендә, күп кеше катнашында үтсә, үтемлерәк булыр иде, дигән фикерләр дә әйтелде.

"Татар егете" бәйгесен шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе оештыра. Әлеге идарә тарафыннан мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларына чарада катнашу турында күрсәтмә җибәрелә. Шушы күрсәтмә нигезендә уку йортларында җырга-биюгә, төрле сәләткә ия булган балаларны барлау башлана. Андыйларны шушы бәйгенең башлангыч өлешләренә җибәрәләр. Инде идарәдән котылу өченме, татарча сөйләшүче балалар таба алмаганлыктанмы, “Татар егете” бәйгесенә татарча сүз әйтә алмаган укучыларны җибәрүче мәктәпләр дә күренгән.

Артур Максимов

Артур Максимов

“Шатлык” яшьләр үзәге белгече, шушы бәйгене уздыруда җаваплы кешеләрнең берсе Олеся Мәгъсүмова “ярышка сәләтле, көчле һәм булган егетләрне генә сайлап алабыз” дип белдерде.

Финалга узган дүрт егет 19 март көнне Чаллының күңел ачу йортларының берсендә боулинг буенча көч сынашты. Монысы спорт ярышлары төренә кертелгән була. Бәйгенең соңгы өлеше 28 март көнне “Шатлык” яшьләр үзәгендә үтте. Биредә 4-нче мәктәп укучысы Илшат Сәлимгәрәев, Түбән Кама Химия-технология институты студенты Артем Максимов, Чаллының 54-нче татар гимназиясе укучысы Эдуард Никитин, КФУ студенты Вилнур Адилов көч сынашты.

Вилнур Адилов

Вилнур Адилов

Чара алдыннан котлау өчен сүз мәгариф һәм яшьләр идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Винер Харисовка бирелде. “Татар егете” бәйгесен без мәктәпләргә керттек. Хәзер шушы юнәлештәге эш балалар бакчаларында да алып барыла. Апрель аенда бакчаларда “иң матур татар кызы”, “иң матур татар малае” бәйгесе оештырыла. Бу эш мәктәпләрдә, югары уку йортларында дәвам итәчәк. Күрәбез, татар теленә игътибар кимеми. Узган атнада гына Дәүләт Шурасының Чаллыда күчмә утырышы узды. Монда да туган телгә битарафлык сизелмәде. Телләр турындагы програмда ике телне дә белүче хезмәткәрләр өчен 15% өстәмә түләү күздә тотыла. Әлбәттә, ике телне дә белүчеләр өчен бу акча урынлы булачак. Бала бакчадан киткәндә 167 татарча сүз белергә тиеш, дигән юнәлештә дә эш тукталмады. Ә бүгенге бәйге сәхнәсендә басып торучы егетләр инде җиңүчеләр. Чөнки алар шушы югарылыкка ирешкән”, диде Винер әфәнде.

Бәйге җиңүчеләре сулдан уңга: Вилнур Адилов, Артур Максимов, Эдуард Никитин, Илшат Сәлимгәрәев

Бәйге җиңүчеләре сулдан уңга: Вилнур Адилов, Артур Максимов, Эдуард Никитин, Илшат Сәлимгәрәев

Бәйгедә җиңүче итеп Эдуард Никитин күрсәтелде. “Милли җанлы егет” исемен Илшат Сәлимҗанов алды. Вилнур Адилов “иң сәләтле”, Артур Максимов “иң җитез егет” исемнәренә лаек булды. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылгач, бәйгедә катнашучыларга бәя бирүчеләр кайбер фикер-теләкләрен дә җиткерде.

“Бәйгенең әһәмияте санап бетергесез. Шушындый чаралар аркылы милләтебезнең йөзек кашыдай егетләрен үстерә алабыз. Алар зирәк тә, телне дә камил белергә, татар тарихы, үткәне, бүгенгесе белән кызыксынып бара торган булырга тиеш. Сәхнәдә егетләрнең асыллары булды. Ә бит бу бәйгенең башлангыч өлешендә мин куркуга да калган идем. Зур гына бер мәктәптәптән бары бер татар егетен табып җибәрә алганнар. Ул егет татарча да сөйләшми иде. Ярышның хәзерге өлешендә егетләребез бар икән әле, дигән фикергә килдем”, диде язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева.

Илнур Гомәров 2003 елда беренче тапкыр уздырылган “татар егете “ бәйгесендә җиңү яулаган. Ул, баланың татарча сөйләшүенең гаиләдән килүен әйтеп, егетләрнең әти-әниләренә дә рәхмәтләрен җиткерде.

Тамашачылар

Тамашачылар

Бәйгедә катнашкан егетләр биеделәр, җырладылар, Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, баянда, гитарада уйнадылар. Шушындый ук чыгышлар “татар малае” бәйгесендә күзәтелә. Шуңадыр, егетләр малайлардан бер чирек булса да югарырак күтәрелергә тиеш иде, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Ни өчен югары күтәрелмәгән, чөнки бу бәйгенең соңгы өлешен генә булса да мәгънәле, матур бер көчкә ия итеп күп тамашачы алдына, зур сәхнәгә чыгарырлык дәрәҗәдә эшләүче белгечләр табылмаган. Шуңадыр, бу бәйге хакында Чаллыда белми дә калдылар шикелле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG