Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья илләре Бостондагы шартлауларны хөкем итә


Төрле илләрнең һәм төп халыкара оешмаларның җитәкчеләре Бостонда өч кешенең гомерен өзгән, 140-тан артык кешене яралаган шартлауларны хөкем итте. Кичә традицион Бостон марафонының финиш сызыгы янында ике шартлау булды.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун фаҗиганең бар дөнья кешеләрен берләштерүче чарада булуы аны тагын да начарайта, диде. Русия президенты Владимир Путин шартлауларны вәхши җинаять дип атап Мәскәүнең тикшерү эшләренә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Тикшерү эшләре АКШ Федераль тикшерүләр идарәсе җитәкчелегендә бара.

Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өсләренә алучылар әлегә юк.

АКШ президенты Барак Обама бу шартлауларны оештыручыларның җавапка тартылачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG