Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәчетне саклап калу өчен халыкара мәхкәмәгә кадәр барып җитәргә әзербез"


Кызылъярдагы Дин-Мөхәммәт мәчете
Кызылъярдагы Дин-Мөхәммәт мәчете

Казакъстанда татар-башкортларны берләштереп торучы мәчеткә ябылу куркынычы яный. Бу көннәрдә булган мәхкәмәдә мәчетне ябу карары үз көчендә калдырылган.

Казакъстанның Петропавловскидагы (Кызылъяр) татарлар җыелып исламга, ана теленә өйрәнә торган Дин-Мөхәммәт мәчетен ябу карары инде чыгарылган, әмма мәхкәмәләр барган чорда, татарлар әле анда җыелуын дәвам итә. Әлеге мәчет 160 ел элек татарлар тарафыннан төзелгән булган. Татар-башкорт мөселманнарының мәхәллә җитәкчесе һәм шул ук вакытта имам вазифасын да башкарган Рафаил Рәҗәпов тиз генә бирешергә җыенмауларын әйтә. Аның белән соңгы вәзгыять турында сөйләштек.

– Рафаил әфәнде мәчетне ни сәбәпле ябарга телиләр?

– Соңгы биш елда Петропавловскидагы җирле хакимият тарафыннан басым башланды. Үз ана телебездә вәгазьләр укырга рөхсәт итмиләр. "Сез дәүләт теле булган казакъ телендә сөйләшергә тиеш" диләр. Болай мин вәгазьләрне татар телендә алып барам, болай да телебез, мәдәниятебез югала бара. Безгә балаларны да кечкенәдән үк казакъ телен өйрәтергә кушалар. Казакъ, урыс, инглиз телен белергә тиеш диләр, әлбәттә без моның белән риза, әмма шуңа өстәп алар әле ана телен дә белергә тиеш бит. Ә безгә хәтта вәгазьне дә татарча укуны тыймакчы булалар.

Рафаил Рәҗәпов
Рафаил Рәҗәпов
Хәзер Казакъстанда яңадан теркәлү турында яңа канун чыкты. Моңарчы без Казакъстан мөселманнары диния нәзарәте белән килешү нигезендә эшли идек һәм юридик зат булып тора идек. Канун моңа рөхсәт итә. Хәзер мөфтият безне үзләренә кертергә тырыша. Без моңа каршы түгел, ләкин юридик зат булып калырга телибез, югыйсә алар безнең мәчетне алгач уставны үзгәртәчәк, имамны алмаштырачак һәм инде татарлар анда үз телләренә, гореф-гадәтләренә басым ясый алмаячак. Әлбәттә алар боларны әйтми, ә бары яңадан теркәлүне генә уздырмыйлар.

Яңа канун нигезендә сезгә яңадан теркәлүгә берни комачауламыймы?

– Юк. Яңа канунда җирле дини оешма була алуы язылган. Анда инициатив төркемгә 50 кеше керергә тиешлеге әйтелә. Безнең Петропавловски татар-башкорт мөселман җәмгыяте инициатив төркемендә элек ун кеше иде, хәзер инде 50не керттек. Шуңа да карамастан узган елның июнь аеннан бирле төрле сәбәпләр белән безне теркәүне сузып килделәр. Башта “татар-башкорт сүзен алыгыз” диделәр, ярар ризалаштык, “татар-башкорт традицияләрен алып ташлагыз” диделәр, аларын да алып аттык. Шуңа да карамастан теркәлүне уза алмадык. Безне алдап йөртәләр дип элекке мәхәллә исемен яңадан кайтардык. Гел ниндидер җитешсезлекләр таптылар.

Шуннан сезне ябу турында карар чыктымы?

– Без мәчетне яңадан теркәүне 2012 елның октябренә кадәр тәмамларга тиеш идек, ә гыйнвар аенда “теркәлүне уза алмадылар” дигән карар килде. Бу хәлләрдән соң йөрәгем авырта башлады. Безне мәхкәмәгә бирделәр. Мәхкәмәне берничә көнгә кичектерүне сораган идек, әмма алар аны күчермәде һәм ябып кую карарын чыгарганнар. Без инде мәхкәмәләштек. Кызганыч, 30 апрельдә өлкә мәхкәмәсендә безне мәҗбүри ябу турындагы карар үз көчендә калдырылды. Без хәзер югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез. Хәтта үзебезнең хаклы булуыбызны раслау өчен халыкара мәхкәмәгә кадәр барып җитәргә әзербез. Без килмешәкләр түгел, монда безнең бабаларыбыз яшәп мәчетләр, йортлар салган. Аксакаллар исә сугыштан соң аны берәмтекләп торгызган. Без дә соңгы елларда барысын да торгыздык, төрле авырлыкларны уздык. Һәр эшне үзебезнең кулларыбыз белән эшләдек, дәүләт бер тиен дә бирмәде. Ә хәзер аны үзләштермәкчеләр.

Казакъстан президенты мөрәҗәгать итеп карамадыгызмы?

– Нурсолтан Назарбаевка ике хат яздык. Беренче хатка җавап булмады, ул хатны без зарланып язган җирле җитәкчеләргә кире җибәргәннәр. Җавапны алардан алдык. Бу үзе үк көлке.

Менә хәзер президентка икенче хатны юлладык. Аны төрле милләт вәкилләре имзалады. Алар да бу хәлгә аптыраган. Без әлеге хатны дипломатик курьер белән җибәрергә булдык. Май бәйрәмнәреннән соң хатны алу турында җавап килер дип көтәбез. Назарбаев бу мәсьәләдә бик кырыс кеше. Ул әлеге проблемнарны белсә җирле җитәкчеләргә шелтә була-булачагын, әмма хатны президентка җиткерү генә проблем булып кала. Ничек тапшырырга инде аны? Шулай ук хакимияттәге "Нур Отан" фиркасенә дә хат җибәрдек.

Без барысы да гадел һәм кануни булуын телибез. Казакъстан республикасы кануннары безгә үз мәхәлләбезне булдырырга, ана телендә сөйләшергә рөхсәт бирә.

Хәзер алар безгә төрле хәйләкәр юллар тәкъдим итәләр. Имеш “мәчетне бирегез дә татарча сөйләвегезне дәвам итегез, ә без бернәрсә дә эшләмибез”, диләр. Алай булмый бит инде. Безгә барысы да кануни булуы кирәк.

Ә сезгә “мәхәлләне бирегез” дип кем әйтә?

– 21 гыйнварда өлкәнең элекке хәкимият башлыгы (акимы) бөтен 50 кешелек инициатив төркемне иртән-иртүк чакыртып алып “барыбер сезне ябабыз, сез бары гыйбадәт йорты гына буласыз” дип кизәнде. Бу бит канунсыз. Өлкә акимының бу эш белән шөгыльләнергә бөтенләй хокукы юк.

Без мөфтияткә керергә әзер, ләкин әйткәнемчә юридик зат статусы сакланырга тиеш. Алар барысын да үзләренә алмакчы була. Безнең бернинди тәртип бозуларыбыз юк, шуңа да карамастан яңадан теркәлүне уздырмыйлар. Без мөфтияткә: “теркәлүне узарга ярдәм итегез, аннары инде бергәләп сөйләшербез”, дибез. Ул бит мөселманнарның эчке эше. Хакимият аларны якласа, канун бит безне яклый. Монда хакимият һәм канун көрәше бара.

Татарстанның Казакъстандагы вәкиллегеннән ярдәм сорап карамадыгызмы?

Рәҗәпов шәҗәрәсе
Рәҗәпов шәҗәрәсе
– Без аларга хат яздык. Алар “башка илнең эчке эшләренә тыкшынырга хакыбыз юк” дигән җавап яздылар. Ләкин моңа бик аптыраш белдерүләрен әйттеләр. Безгә Казакъстан халыклары ассамблеясына мөрәҗәгать итәргә куштылар, чөнки Назарбаев аның да рәисе булып тора.

Мәчет эшен элеккечә дәвам итәме?

– Әйе. Коръән, гарәпчә укырга өйрәтәбез. Мәчеттә атнасына бер тапкыр татар теле укытыла. Экспертиза исә безнең аның белән шөгыльләнергә хакыбыз юк дигән нәтиҗә чыгарган. Бу инде бөтенләй башка сыймаслык хәл, ничек инде без үз халкыбызны исламга, татар теленә өйрәтмәскә тиеш. Мондый тыюлар бик аптырата. Без бит бернинди сертификатлар да бирмибез. Без ата-бабаларыбызның юлын гына дәвам итәбез. Никах,җеназа укыйбыз, балага исем кушабыз, җидесе-кырыгын үткәрәбез. Безнең үз мәчетебезне тотарга бөтен мөмкинлекләребез бар. Инде өч мәчетне күтәрдек, аның икесе эшли, берсен бездән алып әрмәннәргә сатканнармы шунда. Ул 1795 елны төзелгән мәчеттән сауна ясаганнар бугай.

Кызылъярда татар-башкортлар күпме?

– Башкортлар бер мең тирәседер, нигездә татарлар яши. 20 меңләп бардыр.
XS
SM
MD
LG