Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиарейтинг: Думадагы Татарстан депутатлары республикага эшләми


Дәүләт мониторингы хезмәте уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Татарстаннан Дәүләт думасына сайланган бер депутат та федераль парламентта "республика көнтәртибен" алга сөрми. Тикшерү депутатлар исемнәренең мәгълүмат чараларында Татарстан белән бәйле мәкаләләрдә ничә тапкыр күренүенә нигезләнеп алып барылган. Татарстан депутатларының берсе дә беренче егермелеккә кермәгән, дип яза "Коммерсант".

Иң югарыда, 22нче урында Владимир Путин администрациясенә киткән Олег Морозов урынына әле бер елдан да азрак вакыт элек килгән Татарстанның президентының элекке ярдәмчесе Тимур Акулов алган. Аның исеме Татарстан белән бәйле еш телгә алынган (79.3%). Шулай ук депутатлар Фатыйх Сибагатуллин һәм Радик Ильясовны телгә алу очраклары күп. Бердәм Русия вәкиле буларак иң еш телгә алынган депутат Илдар Гыйлметдинов булган. Татарстанның калган 12 депутаты беренче йөзлеккә дә кермәгән.

Татарстан белгечләре административ ресурс көчле булганда депутатларның халыктан ерак булулары һәм республика өчен берни дә эшләмәве аларның кабат сайланмаячагына сәбәп була алмый, дип саный.
XS
SM
MD
LG