Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" шикаяте кире кагылды


Мәскәү мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәге һәм "Мемориал" исемле халыкара хокук яклау җәмгыятенең прокуратура тикшерүләренә ризасызлык белдереп тапшырган шикаятен кире какты. Ике оешма да мәхкәмәгә 8 апрель көнне мөрәҗәгать иткән иде.

"Мемориалның" сәяси эшчәнлеген һәм чит илдән финанслануын тикшерү өчен март аенда үзәктә тикшерүләр узды. Тикшерүдә прокуратура, юстиция министрлыгы вәкилләре һәм салым хезмәте катнашты.

Шул ук вакытта Amnesty International хокук яклау оешмасының Русия бүлеге, "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте, Мәскәү Һелсинки төркеме һәм "Общественный вердикт" фонды тикшерелде.

"Мемориал" үзәге шул ук исемдәге халыкара тарихи-мәгариф җәмгыятенә керә.
XS
SM
MD
LG