Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:48

Идел-Уралда корылык һәм шуңа бәйле ачлык шәүләсе янә күтәрелгәндә, дәүләт ярдәм итәр әле дип утыру бер дә акыллы эш түгел, хакимият андый афәтне үз мәнфәгатендә генә кулланачак.

Безгә килеп явасы яңгырлар быел Европага, Һиндстанга коелып, коточкыч су басулар барлыкка китерде, 2010 елда да нәкъ шулай булган иде. Климат үзгәрә, бөтенләйгә микән (безнең җирләрдә чүл булмагае әле), 1890-1921 еллардагы кебек озын бер дәвергә генәме – билгесез.

Ә безгә федераль бюджеттан бирелергә тиешле "рисковый" акчалар хәзер ашкынып кораллануга, "Сколково", "Ерак Көнчыгышка күченү", "Руслар санын арттыру", "Мәскәү шәһәрен өчләтә зурайту" кебек авантюраларга сарыф ителә.

Һәлакәтле ахмак авантюраларның бер кечкенә мисалы – хәрби флотта хезмәт итүче лейтенантның айлык эш хакын бер еллап элек минимум 120 мең сумга күтәргәннәр иде, шул ук вакытта региональ шәһәрләрдә югары белемле "дәүләти" врачлар бүгенге көндә 5-7 мең сум оклад ала, квалификацияле завод эшчеләренең эш хакы (мәсәлән КамАЗда) – 15 мең чамасы.

70-80-нче елларда Татарстанда һәм Башкортстанда киң колач алып киткән сугарулы игенчелекне инде бөтенләй корыттылар, иске буаларның әле дә калган бик сирәкләре дә сасып тик ята, сугару корылмаларын металлоломга тапшырып бетерделәр.

"Дәүләт ярдәм итәр әле" дип ваемсыз ятарга һич тә ярамый, мәгәр, – бездә дәүләт ачлык кебек афәтне үз халкына каршы зур-зур политикалар башкару өчен файдаланырга да бик оста. 1890 еллардагы ачлыкта да: "Бик яхшы, татарлар Төркиягә күчсен!" дип торганнар, 1921 һәм 1932-33 елларындагы ачлыкны исә милли төбәкләрдә совет хакимиятенә каршылык хәрәкәтен үтерү өчен юри көчәйткәннәр, булган игенне дә кырып-себереп алып чит илләргә сатканнар, ә хәзер менә "әйдә, Ерак Көнчыгышка күчсеннәр!" дип сөенеп торулары бик ихтимал.

Зөбәер Мифтахов
Чаллы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG