Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нельсон Мандела вафат


Нельсон Мандела
Нельсон Мандела

Көньяк Африкада өч дистә ел төрмәдән исән чыккан апартеидка каршы көрәшкән Нобель тынычлык бүләге иясе Нельсон Манделаны соңгы юлга озаталар.

Туганда Ролилаһла, соңыннан укытучысы Нельсон дигән исем биргән Мандела Көньяк Африканың демократиягә күчеш чоры символы булып калачак.

1918 елда җирле кабилә юлбашчысы гаиләсендә туган Мандела университетта белем алып чыккач, Йоһанесбургта хокук ширкәтендә эшләгән, кара тәнле яшь белгечкә башка бик күп ишекләр ябык булган.

1948 елда хакимияткә килгән Милләтче фирка алып барган апартеид сәясәте нәтиҗәсендә кара тәнле кешеләрнең ак тәнлеләр белән бер урында эшләве, ил буйлап хәрәкәт итүе чикләнгән.

Ул чактагы премьер-министр Һендрик Френс Фервурд Көньяк Африканы "ак тәнлеләр иле итәргә" теләгән.

"Дусларым минем, бу җөмһүрият дөньяда хакимиятнең ак тәнлеләр кулында булуын күрсәтә", дигән иде премьер 1950нче елларда тарафдарлары каршында ясаган чыгышында.

Шул елларда Мандела Африка милли корылтаеның яшьләр канатына керә. Хәрәкәт ак тәнлеләрнең җәмгыятьтә төп урын алып торуы турындагы кануннарга каршы тыныч юл белән көрәшә.

1960 елларда Мандела һәм аның тарафдарлары мондый көрәшнең нәтиҗәсез булуын күрә. Хөкүмәт гадәттән тыш хәл кертеп апартеидка каршы урам җыеннары оештыручыларны көч белән бастыра башлагач Мандела "көч куллануга көч белән җавап кайтару" юлын сайлый. Ләкин Африканың башка илләреннән аермалы буларак Көньяк Африкада сугыш башланмый, ризасызлык хәрәкәте хөкүмәт милкенә каршы һөҗүмнәр оештыра. Почта, телефон станцияләре шартлатыла. Мандела 1962 елда кулга алынып биш елга төрмәгә ябыла. 1964 елда аңа һәм яшьләр хәрәкәтенең тагын берничә әгъзасына хөкүмәтне бәреп төшерү өчен фетнә оештыруда гаепләү белдерелеп гомерлек төрмә җәзасы билгеләнә.

Шул чакта үзенең дүрт сәгатьлек чыгышында Мандела кара тәнле ватандашларга ак тәнлеләр белән бертигез хокуклар таләп итә, юкса үзен асып куярга куша.

"Мин ак тәнлеләрнең басымына каршы көрәштем. Мин кара тәнлеләрнең басымына каршы да көрәштем. Минем шундый идеалны күрер өчен яшисем килә. Ләкин, ходаем, мин бу идеал өчен үләргә дә әзермен", дигән Мандела.

Шуннан соң Манделаны Роббен утравындагы ныгытылган төрмәгә алып китәләр, ул анда 27 ел утырып чыга.

Мандела тоткында булганда апартеидка каршы көрәш дөньяга җәелә. БМО илгә корал кертүне тыя, халыкара җәмәгатьчелек Көньяк Африкага бойкот игълан итә, Мандела иң танылган вөҗдан тоткынына әйләнә.

1990 елда төрмәдән ул милли каһарман булып чыга. Көньяк Африка өчен яңа тарихи чор башлана. Өч ел Мандела ул чактагы президент Де Кларк белән бергә апартеид калдыкларын бетерү эшендә катнаша, илне беренче демократик сайлауга әзерли. Шул эшчәнлеге өчен аларның икесенә дә Нобель тынычлык бүләге бирелә.

1994 елда Мандела илнең беренче кара тәнле президенты була. Биш ел президентылыгы чорында аның илне берләштерү өчен кылган гамәлләре Африка һәм дөньяда киң хуплау таба.

Олы улы СПИДтан үлгәч Мандела 1999 елда президент вазифасыннан киткәч СПИД белән авыручыларга ярдәм кампаниясен оештыра. Зур сәясәттән ул 2004 елда китә.

95 яшендә вафат булган Мандела тарихка үз илен һәм үз милләтен корал белән түгел, үз тормышы белән үзгәрткән җитәкче буларак кереп кала.

Дөнья Мандела белән хушлаша
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00
Йоһаннесбургта Нельсон Мандела белән хушлашу
XS
SM
MD
LG