Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03

8 октябрь Уфаның “Ихлас” мәчетендә Мәрьям Солтанова-Акчуринаны искә алу чарасы узды. Киләсе елда тууына 155 ел тулу уңаеннан исемен мәңгеләштерү турында сөйләшү үтте.

Мәрьям Солтанова исеме Уфа тарихында гына түгел, барлык төрки һәм ислам дөньясына таныш. Ул - ХIХ гасырның икенче яртысы, ХХ гасыр башларында Сембер губернасы һәм барлык Идел буена билгеле фабрикант Тимербулат Акчурин кызы. Русия мөселманнарының Диния нәзарәте башы, мөфти Мөхәммәдьяр Арслангалигә кияүгә чыкканнан соң ул Уфада яши башлый. Мөселман хатын-кызлары җәмгыятен җитәкли.

Мәрьям Солтанова йорты

Мәрьям Солтанова йорты

Мәрьям Солтанова ятим мөселман һәм урыс кызлары өчен балалар йорты, башлангыч мәктәп, мәдрәсәләр һәм китапханә ача. Ятим малайлар яшәгән балалар йорты һәм картлар йортын финанслый. Ул җитәкләгән оешма мөселман хатын-кызларын иҗтимагый тормышка җәлеп итү, мәгърифәтчелек, хәйрия эшләре белән шөгыльләнә. Ире үлгәннән соң Уфада Мәрьям Солтанова мөселман хатын-кызлары җәмгыяте эшләгән ике катлы бинаны ятим кызларга балалар йорты итеп бүләк итә. Уфаның Тукай урамында урнашкан ул йорт бүген дә исән. Йортка керү урынында, ишек кыегы астында һаман да булса “М” һәм “С” ягъни Мәрьям Солтанова исеменең баш хәрефләре дә шул чордан калган килеш саклана. Аның исемен Мостай Кәрим урамындагы мәдрәсә йөртә. Бу мәдрәсә Башкортстан Диния нәзарәтенә карый, аны иганәләүчеләр арасында республиканың нефть заводларын сатудан кергән акча өстендә утыручы Мортаза Рәхимов (“Урал”) фонды да бар.

Хәтер кичәсендә чыгыш ясаучылар арасында Казан мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Наил Таиров та бар иде. Ул чарада иң бай һәм кызыклы чыгышларның берсен ясады:

Наил Таиров

Наил Таиров

“Акчуриннар мәктәпләр, мәдрәсәләр төзеп Сембер, Троицки, Уфа, Казан, Мәскәү, Петербур, Кырым һәм чит илләрдә сәләтле яшьләргә белем бирүне финанслаганнар. Сембер һәм Самарда мәчетләр төзеткәннәр. Петербур, Киев һәм Түбән Новгородлардагы мәчетләр төзелешләренә дә ярдәм иткәннәр.

Тимербулат Акчурин Сембер Думасына да сайлана. Аның Гурьев шәһәрендә эшләгән сукно фабрикасы хәтта Русия хәрбиләренә шинель тегү өчен тукымалар да җитештерә. Акчуринның икенче - "Самайка" фабрикасы елына ярты миллион аршын тукыма җитештерә. 1881 елгы ачлыкта ул Уфа янындагы Иске Тимошкино авылында ярлылар өчен бушлай туклану ашханәсе ача. Анда көненә 320 кеше туклана. Хәйрия эшчәнлеге өчен 1895 елда аңа “Тырышлык өчен” дигән алтын билге тапшырыла. Урыс-япон сугышы елларында ул яралыларны дәвалау өчен хастаханә ача.

Искә алу кичәсе

Искә алу кичәсе

1905 елда Иске Тимошкино авылында янгын булып, 240 йорт көл булганнан соң ул аларга йортлар төзергә ярдәм итә. Фаҗигадә зыян күргән мең кешене кием-салым, азык-төлек, утын, чәчү орлыклары һәм акча белән ярдәм итә.

Тимербулат Акчуринның улы Хәсән Акчурин татарда беренче музей оештыра. Анда гарәп, төрек, мисыр, барлык татар ханнары һәм мөселман дөньясында басылган 20 мең акча туплана. Инкыйлабтан соң ул 1918 елда ул коллекцияне Сембер пролетар музеена тапшыра. Ләкин Ульян өлкәсенең крайны өйрәнү музеенда ул акчаларның тапшырылмавын белдерделәр. Мин аны барлык ил буенча эзләп тә таба алмадым”.

Уфа Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Вәсил Тимергалиев чыгышын морзалар җыены лидеры Максат Мәмлиев һәм БДУ студентларының Роберт Миңнуллинның Әмирхан Еникигә багышлап язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыганнан соң ясады:

Вәсил Тимергалиев

Вәсил Тимергалиев

“Роберт Миңнуллин Әмирхан Еникине соңгы морза дип атый, бүген морзалар оешмасы төзеп морза булып, билгеле фамилия йөртүчеләр бар. Ләкин араларында туган телләрен, динне белмәүчеләр дә җитәрлек. Мин динне, телне, гореф-гадәтләрне сакларга, аларны югалтмаска чакырам”.

Чара ахырында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать кабул ителде. Анда Мәрьям Солтанованың исемен мәңгеләштерүдә ярдәм соралган. Атап әйткәндә, алдагы елда фәнни-гамәли конференция уздыру, Мәрьям Солтанова яшәгән йортка тактаташ кую, аның исемендәге түшкә тагу билгеләре булдыру кирәклеге әйтелгән.

Чара җыр һәм шигырь белән үрелеп барды. Чыгышларда Акчуриннар нәселе вәкилләренең барсының да туган телләрен камил белмәве ачыкланды. Чара ахырында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Идрис Газиев та чыгыш ясады.

Хәтер кичәсе “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG