Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановның Германиядә татарлар белән очрашуы планлаштырыла


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә рәсми сәфәре кысаларында RED Аircraft GmbH югары технологияле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук “Бротье» (Broetje Automation GmbH) ширкәте җитәкчелеге белән эшлекле иртәнге аш уздырды. Brotje Automation GmbHның очкычлар һәм боралаклар өчен металлдан һәм композит материаллардан әзерләнгән җайланмалар чыгара.

Сәфәр 17 октяберьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика вәкиллеге Дюссельдорф, Дортмунд (Төньяк Рейн-Вестфалия җире), Эрфурт (Тюрингия җире) шәһәрләрендә булачак.

Татарстан президенты берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырачак, шул исәптән премьер-министр урынбасары, Төньяк Рейн-Вестфалия җире министры Сильвия Лёрман, Тюрингия премьер-министры Кристина Либеркнехт белән сөйләшүләр каралган.

Шулай ук Миңнеханов Эрфурт шәһәрендә Европа татар оешмалары вәкилләре белән дә очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG