Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда милли ашлар пешерделәр


Гөлсем Рябикова себерчә бавырсак пешерергә өйрәтә
Гөлсем Рябикова себерчә бавырсак пешерергә өйрәтә

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә "Милли аш осталары” дип аталган чара оештырылды.

Себер-татар үзәге татар халык гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, бәйрәмнәрен саклауда зур эшләр башкара. Милләтебезнең авызда эрерлек тәмле ашларын пешерү серләрен яшьләр начар беләләр. Алар күбрәк суши-роллар, пицца кебек азыклар белән мавыгалар. Ә татар ашлары туклыклы да, төрле дә, тәмле дә. Халыкның кая яшәвенә карап, милли ашлар да төрлечә әзерләнә. Төмән ягында, Татарстан якларыннан аермалы буларак, балык, тавык ите белән камыр азыклары пешерәләр. Бавырсакның да күпереп торганы аерым бер үзенчәлек булып тора.

Чарада катнашучылар күп булмаганга, милли ашларның төрлелеге, байлыгы ачыкланмый калды. Алай да аш-су осталарының кайберләре кирәкле азык-төлекләрен алып килеп, мастер-класс үткәрүләре күңелгә хуш килде. Һәркем үзе әзерләгән ризыкның әзерләү ысулы белән таныштырды.

Мәхмүдә Әминованың кабак бәлеше пеште
Мәхмүдә Әминованың кабак бәлеше пеште
Осталарның берсе - Рәйсә Пилесская тамашачыларны, оештыручыларны дүрт почмаклы таба пәрәмәче белән сыйлады, диде Римма Өметбаева. "Дүрт почмаклы таба пәрәмәче Яркәү районы Кортъегән авылында яшәүче себер татарларының яраткан ризыкларының берсе. Безнең якларда аны иртәнге чәй табынына әзерлиләр. Бу милли ризык татарларның яраткан пәрәмәченә ошый", - дип сөйләде Пилесская. Мәхмүдә

Әминова алып килгән кабак бәлешеннән, Рәшидә Гомәрова, Гөлсем Рябикованың урамаларыннан, Венера Азанованың коймакларыннан авыз иткәч хуҗабикәләр токмач кисү осталыкларын күрсәттеләр.

"Милли, дини бәйрәмнәрдә кунак чакыру, милли ризыклардан табын әзерләү безнең татар халкына хас традиция. 50-60 кеше чакырып ашлар үткәрүчеләрне искә алып китәсем килә. Әнүзә Карымова (мәрхүмә) шундыйлардан иде. Аш-суга уңган, төрле бәлешләр, бавырсак, пәрәмәч, чәк-чәк, бәрәңгедән шәңгәләр пешереп безне сыйлый иде, дини, милли, мәдәни бәйрәмнәрдә гел катнаша иде. Аны бик юксынабыз”, - дип сөйләде 77 яшьлек Рәшидә апа.

Менә алар - аш-су осталары
Менә алар - аш-су осталары
Әлеге мәдәни чараны оештыручыларның берсе - мәдәният үзәге директоры урынбасары Тәскирә Квашнина: ”Бу чараның максаты - милли ашларыбызны популярлаштыру, аларны пешерү ысулларын саклау, буыннан-буынга тапшыру. Милли ризыкларыбыз халкыбызның тормыш рәвеше белән бәйле булырга тиеш. Мәсәлән, бавырсакны һәр гаилә үз рецепты белән пешерә.

Түбәтәйгә ошаган бавырсак тантаналы бәйрәмнәр табынында һәрвакыт хөрмәтле урын алып тора. Хуҗабикәләребез менә шундый чараларда ешрак очрашып, үз рецептлары белән уртаклашып торсалар, тормыш кызыграк булыр, балалар, яшүсмерләр традициләребезне күреп үсәрләр иде. Милләттәшләребезне актив булырга, мәдәният үзәгендә үткәрелгән чараларда актив катнашырга чакырыр идем”, - дип фикерләре белән уртаклашты.

Тамашачылар тәмле ризыкларның һәрберсеннән авыз итеп караганнан соң, төгәл бәя бирделәр, оештыручылар һәр катнашучыга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.

Бергәләшеп күңелле
Бергәләшеп күңелле
XS
SM
MD
LG