Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта оппозициянең урам җыенында йөзләрчә мең кеше катнаша


Бүген Киевта оппозиция чакыруы белән Украинаның Европа Берлеге белән якынаю сәясәтен туктатуына һәм милициянең пикетчыларга каршы көч куллануына ризасызлык белдереп йөзләрчә мең кеше Бәйсезлек мәйданына чыкты. Оппозиция бер миллион кешене алып чыгачагын белдергән иде.

Узган ял көннәре Киевта шундый ук чарага 300 меңләп кеше чыкты. Бу Украинада 2004 елда Әфлисун инкыйлабыннан соң булган иң зур урам җыеннары.

Украинаның Европа Берлеге белән интеграция cәясәтен яклаучыларның аерым җыены бүген Львив шәһәрендә үтә.

Киевның Мариин паркында президент Виктор Януковичның “Регионнар партиясе” сәясәтен яклаучылар җыелды. Урам җыенында берничә дистә мең кеше катнаша. Алар оппозицияне илне таркату омтылышында гаепли.
XS
SM
MD
LG