Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кавказофобиягә каршы митингка әзерлек бара


Мәскәү үзәгендә кавказофобиягә каршы митинг узарга мөмкин. Хәзер бу чараны уздыруга рөхсәт алу өчен Төньяк Кавказ иҗтимагый оешмалары тарафыннан мөрәҗәгать әзерләнә. Алар дәүләтнең кавказларга карата бүгенге сәясәтеннән канәгать булмавын әйтә.

“Мәктәпләрдә хиҗапларны тыю, мәчетләр төзелешенә киртә кую, мөселман активистларын тоткарлаулар протест чарасын уздыруга китереп җиткерде”, ди оештыручылар.

Шундый ук чараны Үзәк Азия диаспоралары да уздырмакчы.

Оештыручылар бу чара өчен иң яхшы урын Манеж мәйданы булыр иде дип саный.
XS
SM
MD
LG