Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Путин Михаил Ходорковскийны ярлыкау канунын имзалады


"Интерфакс" хәбәр итүенчә, Михаил Ходорковский Карелиянең Сегежа колониясеннән киткән. Бүген Русия президенты Владимир Путин Ходорковскийны ярлыкау турындагы фәрманга кул куйды.

Русия президенты Владимир Путин ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийны ярлыкаячагын Мәскәүдә атнакич узган зур матбугат очрашуыннан соң журналистлар алдында әйтте.

Аның төрмә җәзасы 2014 елның 23 августында тәмамланырга тиеш иде. Соңгы вакытка кадәр Ходорковский президентка мөрәҗәгать итүдән баш тарткан иде. Төрмәдән ясаган белдерүләрендә ул "хакимият мине ярлыкау өчен гаебемне тануны һәм тәүбә кылуымны көтә, мин кылмаган җинаятьне танымаячакмын", дигән иде.

Журналист Ирек Мортазин Ходорковскийны иреккә чыгару, чит ил җитәкчеләре Олимпиадага килүдән баш тарта башлагач, Русиянең абруен коткару максатындагы чара дип исәпли.
XS
SM
MD
LG