Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:40

Пенза хәзрәте хәдистәге сүзләр өчен мәхкәмәгә тартыла


30 яшьлек Али Якупов мәчеттә шау-шу тудыручы Кязыйм Якуповка җавап бирә

30 яшьлек Али Якупов мәчеттә шау-шу тудыручы Кязыйм Якуповка җавап бирә

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 44-нче мәхәлләсенең элекке имамы Али Якуповка карата киләсе дүшәмбе мәхкәмә башлана. Хәдистәге сүзләрне китергән Али хәзрәтне яһүдләрне үтерергә чакыруда гаеплиләр.

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 44-нче мәхәлләсендә имам булып торган Али Якуповны узган ел 8 һәм 15 мартта, җомга көннәрдә вәгазь тыңларга килгән мөселманнарны экстремизмга чакыруда гаеплиләр.

Али хәзрәт өчен проблемалар 2012 елның ноябрендә ук башлана – аның мәхәлләсендә булган өч бабай аны ничек тә урыныннан төшереп, үз кешеләрен - Абүбәкәр Бикмаевны куймакчы була. Алар Али хәзрәт турында бик күп ялган тарата, төрле инстанцияләргә - район хакимияте, ФСБ, прокуратура, полиция, мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башкаларга ялган хатлар яза.

Февраль аенда Али хәзрәттән ялган белән мәхәлләнең бөтен документларын һәм мөһерен алып бу бабайлар Уфага килә һәм мөфти Тәлгать Таҗетдиннән үзләренә кәгазьләр алалар. Әмма аларның бу кәгазьләре Русия юстиция министрлыгының Пенза өлкәсендәге идарәсендә теркәүне узалмый, чөнки аларның ялганлыгы ачыклана.

Моннан соң мәчеткә яшерен рәвештә тыңлау һәм тавыш яздыру җайланмасын куялар. Шул язуларны тыңлаганда бер хәдис нигезендә Якуповны экстремизмда гаепләп полициягә ялган гариза язалар.

Полиция бу гаризаны тикшерә, аның астына кул куйган 30 кешедән 27 кеше үз имзаларыннан баш тарта. Җинаять эше ачылмый, шуның белән туктала.

Район башлыгы, Пенза хакимиятләре Якупов һәм аның мәхәллә мөселманнарына басымны дәвам итәләр.

30 апрельдә район хакимияте һәм Пенза түрәләре катнашы белән яшерен рәвештә мәхәлләнең җыелышын үткәрәләр, протокол төзиләр – Али хәзрәтне үз урыныннан алырга, аның урынына Кязыйм Якуповны рәис итеп, ә Абүбәкәр Бикмаевны имам-хатыйб итеп куярга килешәләр һәм бу протоколны 6 майда Пензага теркәүгә илтәләр. Мөселманнар моны сизгәч 10 майда җыелыш үткәрәләр, анда бу хәлләрне фаш итәләр һәм мөфти Тәлгать Таҗетдиннең идарәсеннән чыгып мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә күчәргә карар кылалар.

Пенза хакимиятләренең моңа ачуы чыга, Таҗетдин 22 майда Уфада дини җитәкчеләр белән очрашу вакытында Идел буе федераль бүлгесе башлыгы Михаил Бабичка радикалларның Урта Әләзәндә мәчетне тартып алырга теләүләре турында зарлана һәм шуннан соң Якуповка гаепләүләр тагыла.

Узган елны 29 майда экстремизм буенча кәгазьләрне архивтан алып, яңадан эшкә җибәрәләр. 21 июньдә Якуповка каршы Русия җинаять кодексының ике маддә нигезендә җинаять эше ачылган – 280нче һәм 280нче маддәләре. Берсе экстремизм, икенчесе милләтара нәфрәт тудыру.

“Бер хәдискә ике маддә. Гаепле дип тапсалар өч елга утыртырга мөмкиннәр”, ди Али Якупов.

Али хәзрәтне хатыны белән 21 июньдә Пенза-Мәскәү поездында Малайзияга, Корьән укучылар бәйгесенә барган юлда тоткарлыйлар.

Тикшерү барышында башта ул изоляторда, аннары ярты ел өй сагында тотылган. 21 декабрьдә яшәгән урыннан чыкмау шарты белән азат ителгән. Бу шартны гыйнварда алганнар, чөнки киләсе дүшәмбе, ягъни 27 гыйнвар көнне беренче мәхкәмә утырышы узачак.

22 гыйнвар көнне мәхкәмә алды утырышында Якупов аның сүзләрен яздыруларын дөрес түгел дип мөрәҗәгать иткән булган, әмма бу гаризаларны караудан баш тартканнар.

“Ул көнне мин вәгазьне 24 минут сөйләдем һәм шунда 17 хәдис арасында, бер хәдиснең өлешен дә әйттем. Анда яһүд динен тотучылар турында сүзләр бар иде. Миңа каршы булган кешеләр шул вәгазьне языдырып барган, әмма экспертизага шуның ике минуты гына бирелгән һәм анда бу сүзләрне мин үземнән чыгып сөйләгән булып чыгам. Ә бу бит хәдис.

Аларга яһүдне “иудей” дип тәрҗемә кылырга кирәк иде, ә алар аны “еврей” дип бөтен милләткә кагылышлы итеп тәрҗемә кылган”, ди ул.

Якупов адвокаты әлеге тәрҗемәне дөрес түгел дип саный

Якупов адвокаты әлеге тәрҗемәне дөрес түгел дип саный

Якупов сүзләренчә, бу хәдисне урысчага Пензадан бер таҗик тәрҗемә иткән. Мишәрләрнең телен хәтта Казан татарлары да авырлык белән аңлау сәбәпле, мөгаен аңа бу эшне кемдер эшләп биргән дигән шикләр дә бар.

“Бу таҗик инде мөһерен генә суккандыр. Ул хөкүмәт кешесе. Аны мәхкәмәгә китертеп татарча ничек белүен күрергә тырышырбыз. Минем урынга башка имам килергә теләде, Абүбәкәр Бикмаев, һәм шул сәбәпле төрле-төрле гаепләүләр эзләделәр. Таба алмагач инде алдашуга барырга булганнар”, ди ул.

Али хәзрәтне инде имамлыктан төшергәннәр. Бу урынга аңа каршы эш алып барган Абубәкер Бикмаев утырган. Ләкин Али хәзрәт имам булганда җомга вәгазьләренә 400-500ләп кеше йөрсә, хәзер инде аларның саны күпкә кимегән – хәтта йөзгә дә тулмый.

Якупов имам булып 2012 елның сентябрендә куелган иде һәм аннан соң мәчеткә йөрүчеләр, аеруча да яшьләр шактый арткан булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG