Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

“Сазлык эше”ндә гаепләнүчеләргә хөкем карары белдерелде


Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе “Сазлык эше”ндә гаепләнүчеләргә хөкем карары игълан итте.

Алар барлыгы сигез кеше: Андрей Барабанов, Степан Зимин, Денис Луцкевич, Ярослав Белоусов, Артем Савелов, Сергей Кривов, Александра Наумова (Духанина) һәм Алексей Полихович.

Наумованың гаилә хәлен һәм яшен исәпкә алып шартлы җәза бирелде. Ул 3 ел 3 ай өй сагында утырачак, яшәү урынын алыштыра алмый. Барабановка 3 ел 7 ай, Белоусовка 2 ел 6 ай, Зиминга 3 ел 6 ай, Еривовка 4 ел, Полихович һәм Луцкевичка 3 ел 6 ай, Савеловка 2 ел 7 ай төрмә җәзасы бирелде.

Алар барсы да тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм полиция хезмәткәрләренә һөҗүмдә гаепләнә.

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева карарны гадел түгел, тәртип бозулар булмады дип белдерә.

Замоскворецкий мәхкәмәсе янында йөздән артык кеше тоткарланды. Алар арасында Алексей Навальный һәм Илья Яшин да бар.

Алар барсы да тәртип бозарга теләүдә гаепләнеп полиция бүлеукләренә китерелгән. Дүшәмбе мәхкәмә янына меңләп кеше җыелды. Алар “Ирек!”, “Чыгар!”, “Русия, Русия” дип шигарләр әйтте. Протест белдерүчеләр “Барсын да утыртып бетерә алмассыз” дигән язу да күтәрде. ОМОН һәм полициянең кешеләрне тоткарлаганда тупас кылануы хәбәр ителә.

Борис Немцов Азатлыкка, мәхкәмә янында иминлек чаралары күрү: ОМОН, хәрбиләр, полициянең килүе – хакимиятнең үч алырга җыенуын күрсәтеп тора, дип белдерде. Немцов фикеренчә, алар мәхкәмә утырышын махсус Олимпиада төгәлләнгәннән соң вакытка күчерде.

Сәясәтче 2012 елның 6 маенда бернинди тәртип бозулар булмаган иде дип белдерә.

XS
SM
MD
LG