Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

18:28 2.4.2014
РУСИЯ ДЕПУТАТЛАРЫ "КЫЗДЫРА" [ВИДЕО]--

ЛДПРның Әстрәхән депутатлары Кырымның "кайтуы" турында җыр чыгарып клип төшергән. Комментарсыз :)

Бу иҗат әһелләре әле Евромәйданга да битараф калмаган.
14:24 2.4.2014
КЫРЫМ БЕЛӘН УКРАИНА ХАТ АЛЫША--

Хатларны кешеләр генә түгел, ә илләр һәм төбәкләр дә алыша икән. Менә, мәсәлән, Кырым (әнисеннән киткән бала) Украина (үги ана) белән хат алыша. Әйтергә кирәк, әлеге язышу кешеләрдән дә үтемлерәк итеп язылган. Тарих, сәясәт, икътисад - барысы бергә. Вакытыгыз булса укып алыгыз :)
12:26 2.4.2014
КОНСТАНТИНОВ КЫРЫМДА "БЕРДӘМ РУСИЯ"НЕ ҖИТӘКЛӘЯЧӘК--

Кырым үзешчән хакимияте спикеры Владимир Константинов "Бердәм Русия" партиясенең Кырымдагы бүлеген оештыру комитетын җитәкләде.
19:04 1.4.2014
ПРОПАГАНДА ДӘРЕСЛӘРЕ--

Русия мәгълүмат чараларына Украинадагы хәлләрне яктырту өчен методика әзерләнгән. Блогларда аның өзекләре пәйда булды.
17:28 1.4.2014
КЫРЫМ КРИЗИСЫНДА КАБАЕВАНЫҢ НИ ГАЕБЕ БАР?--

Алинә Кабаева, Владимир Путин һәм Кырым кризисына багышланган шаяру твитлары җыелмасы..

Бу хикәя 8 мартта, Русия хәрбиләре ярымутрауга кергәч башланды. Блогерлар менә мондый реакция күрсәтте.

Украина көнчыгышында, Харьков шәһәрендә Русия яклы активистлар урамнарга чыга башлагач...

Уң сектор лидеры Александр Музычконың үтерелүенә дә битараф калмады...

Киләчәктә нәрсә булыр инде..
15:58 1.4.2014
СЛОН: КЫРЫМ АННЕКСИЯСЕ ПЕЛЕВИННЫҢ СОҢГЫ РОМАНЫ БУЛУЫНА 6 ДӘЛИЛ--

Слон сәхифәсе Кырымны Русиягә кушуны язучы-фантаст Виктор Пелевин иҗаты белән чагыштыра. Шактый кызык килеп чыккан. Геосәясәт, әдәбият, фәлсәфә, мифология... барысы бергә.
13:58 1.4.2014
КАШИН: КЫРЫМТАТАРЛАРЫ НӘРСӘГӘ ӨМЕТЛӘНӘ АЛА?--

Журналист Олег Кашинның сайты кырымтатарларының якын киләчәгенә сценарийлар фаразлый.
13:23 1.4.2014
МИҢНЕХАНОВ ПУТИННАН КЫРЫМТАТАРЛАРНЫ РЕАБИЛИТАЦИЯЛӘҮНЕ СОРАДЫ--

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Республика җитәкчесе ил башлыгыннан "Сөрелгән халыкларны кире кайтару" канунын кырымтатарларына карата да куллануны сорады.

Шулай ук Миңнеханов фикеренчә, кырымтатарларының милекләрен канунилаштырырга кирәк.

дәвам

XS
SM
MD
LG