Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24
Әлмәт театрының күптән түгел Уфада гастрольләре зур шау-шу уятты. Азатлык сәхифәсе укучылары да бу турыда моңарчы күрелмәгән диярлек активлык белән фикер алышты. "ХХ гасыр матбугаты" шәлкемендә чыккан мәкаләләр ХХ гасыр башы зыялыларын борчыган күп кенә проблемнарның 100 ел үткәннән соң да элекке хәлдә калганлыгын күрсәтә. "Татарлык, башкортлык" дип аталган чираттагы мәкалә 1917 елда "Вакыт" газетында басылган булган. Сезнең игътибарга шул язманы тәкъдим итәбез.

Идарәмезгә Орски өязеннән Әфтәхетдин Серлебаев имзасы илә бер мәктүп алынды. Әфтәх әфәнде әйтә: "Без башкорт исемендә күптәннән килгән бер җенесмез (затбыз), хосусан Оренбург вә Уфа губернасында санымыз күптер. Шулай да җәридәләрдә (газетларда) һичбер урында башкорт хәбәре яки башкорт исеме юк диярлек. Бу исә башкорт халкы өчен зур гарьлек вә хурлыктыр. Мондый хөррият көнендә бөек һиммәтле (тырыш) газета мөхәррирләребез башкортларны дин кардәше хисап итеп, мөселманнар зикер ителгән (телгә алынган) урында язсалар иде. Гәрчә татарларда бөек зыялы кемсәләр аз түгел, әмма дини мәктәпләрдә булган мәдрәсәләр башкортта да күптер. Бу җөмләдән Троицки шәһәрендә фәриделгасыр (заманында бердәнбер танылган кеше) шәех Зәйнуллаһ ибн Хәбибуллаһ хәзрәтләре барлык гомерен дәрескә сарыф итеп бу сәнә (ел) дарелбәкага ("мәңгелек йортка") рихләт итте (күчте). Безнең башкорт таифәсеннән (төркеменнән) беренче Дума әгъзасы ахун (җитәкче) Шаһшәриф Мәтинев җәнапләренең Дума минбәреннән имамнарны гаскәри хезмәттән коткару хакында сөйләгән нотыгы игътибарга алынып, имамнар гаскәри хезмәттән азад ителде. Һ.б."

Дөрес имля (орфография) вә яхшы каләм белән язылган бу мәктүпкә (хатка) диккать итәргә вә шул мөнәсәбәт илә берничә сүз язып үтәргә тиеш күрдек. Әлбәттә, моны язучы башкортларның алдынгы сыйныф кешеләреннән булырга тиеш.

"Вакыт"ның әтраф (тарафлар) хәбәрләре вә мөхабирләр (язышучылар) кыйсемендә (бүлегендә) иң күп урынны башкорт оясы булган Оренбург вә Орски өязләреннән килгән хәбәрләр ала. Хәтта берәү "Вакыт"та Имәнгол белән Җиде Үсәргәнне ни өчен ул кадәр күп язалар икән, дип гаҗәпләнгән иде. "Вакыт" Оренбург виләятенә махсус бер мәхәлли газета түгел, шуның өчен ихтимал болар хакында күп язу чит виләятләр өчен бераз гаҗәбрәк вә күңелсезрәк тә тоела торгандыр.

Шуның өчен монда сүз башкорт хәбәре язылып-язылмауда түгел, бәлки башкорт сүзе язылып-язылмауда гына булырга мөмкин. Әфтәх әфәндене борчыган як та бигрәк шулдыр. Ул Зәйнуллаһ хәзрәтнең бөтен Русиядә вә хәтта чит мәмләкәтләрдә зур шөһрәт тотуына гына канәгать итми, моның өстенә "Ул башкорт булып мәшһүр булсын, башкорт ишаны булып танылсын иде" димәкче була.

Безнең бу тугрыдагы мәсләгебез мәгълүм. Без башкортларны гомуми вә милли эшләрдә башкорт дип атарга тиеш күрмибез. Әгәр аларны башкорт дип атасак, пензалы вә семберле кардәшләребезне, вә хәтта Казан губернасындагы бик күп мөселманны мишәр дип атарга туры килә. Мәктәбе вә әдәбияты бер булган вә бер-берсе белән аралашып, кыз алышып, кыз бирешеп яшәгән бу халыкны шивәдәге (сөйләмдәге) бик кечкенә бер аермага карап төрле исем белән атау гамәлдә берләшеп беткән халыкны сонгый (ясалма) рәвештә аерырга тырышу булганлыктан, милләткә җинәят вә Ильминский фикеренә хезмәт итүдер.

Башкортларны башка эчке Русия мөселманнарыннан аера торган хосусыять (үзенчәлек) тел вә миллият җиһәте (ягы) түгел, бәлки мәгыйшәт (көнкүреш) вә бигрәк тә ачык әйткәндә, җир мәсьәләседер. Буны бик яхшы аерырга кирәк. Буңа карап башкортларны үзенә бер халык итеп йөртмәскә һәм милли вә гомуми эшләрдә аларны һичбер башкорт дип атамаска кирәк. Әгәр иманага (элекке авылда хисап вакытында билгеле бер мәйданда җир хокукына ия булган ир-ат) утыз дисәтинә җир чәчеп, күп хайван асрап, кымыз эчеп торганлыклары өчен башкортлар аерым бер халык булсалар, ул вакытта шул ук башкортлар арасында яшәгән казачий мөселманнарны да үзенә бер халык итеп йөртергә кирәк. Чөнки аларның да җир вә гаскәрлек эшләре Казан татарларына вә башкортларга башкарак рәвештә йөридер.

Хәзерге матбугатта вә әдәбиятта "татар теле", "татар әдәбияты" вә татар халкы дигәндәге татар сүзеннән фәкать Казан татарларын гына аңлап саташмаска, һәрвакыт татарларны гына язалар, башкортларны бер дә язмыйлар, дип зарланмаска кирәк. Мондагы "татар" дигән сүздән морад (максат) Казан татарлары гына түгел. Моның эченә бөтен эчке Русия мөселманнары вә шул җөмләдән башкортлар да керә. Дөрес, "татар" дигән сүзнең башкорт вә мишәргә каршы мәгънәсе дә бар. Ләкин әдәбиятта вә матбугаттагы "татар" мондый тар мәгънәдә түгелдер. "Төрек" дигән сүз дә бит ике мәгънәдә йөри. Берсе гомуми мәгънәдә булып, моның эченә госманлылар, кыргызлар, башкортлар һәммәсе керә. Әмма "төрек"нең икенче хас мәгънәсе булып, моның эченә фәкать госманлылар гына керәдер.

Башкорт агай-энеләр "татар" дигән сүздән качмаска тиешләр. "Татар" дигән сүзнең тарихи вә фәнни мәгънәсе дә бик кечкенә вә тар түгел. Иске заманнарда "татар" дигән сүз бик күп мәмләкәтләрдә "төрек"тән дә гомумирәк мәгънәдә йөргән. Хәзерге көндә дә "татар" дип Волга буендагы мөселманнар гына түгел, бәлки шивәләре бөтенләй госманлычага якын булган Кырым мөселманнары һәм азәрбайҗан төрекләре дә шул исем белән йөртеләләр.

Әлхасыйль (кыскасы), ошбу эчке Русия мөселманнарын бергә җыя торган бер гомуми исем кирәк. Теле, әдәбияты булган халыкка "мөселман" дигән бер исем җитми. "Мөселман" дигән сүз "инсан" (кеше) дигән сүздән аз гына хас (ачык) бер төшенчәдер. Мондый гомуми бер төшенчә белән йөртелүемез безнең әле хаос эченнән чыкмавыбызны, бер милләт булып җилгеләнмәвебезне күрсәтә.

Инде эчке Русия мөселманнары телдә вә әдәбиятта гамәлдә берләшкәннәр. Боларның тел вә әдәбиятлары татар теле вә татар әдәбияты атала. Шуның өчен бу халыкка уртак исем кирәк булса, моны әллә кайдан эзләргә кирәк булмас. Халыкның тел вә әдәбияты ничек аталса, ул халык үзе дә шуның белән аталырга тиеш.

Без, әгәр мөмкин булса, бөтен Русиядәге төрекләр бер тел вә әдәбият астына җыелыр вә бик нык бер милләт булып оешыр идек. Ләкин кызгыныч, моңа бик куәтле киртәләр бар (Бу киртәләр халыкның тышында түгел, эчендәдер). Инде әгәр шуның өстенә без эчке Русия мөселманнары (башкорт, мишәр, Казан татарлары) да бер милләт булып нык оеша алмасак, бер исем астына кермәсәк, юк аерманы бар итәргә тырышсак, безгә бер милләт булып яшәүне баштан чыгарырга кирәк.

Олуг татар падишаһлыгы берьюлы бетмәде. Иң элек төрле кечкенә ханлыкларга вакланды. Аның соңында берәм-берәм йотылды вә шуның аркасында татарлар сәяси үлемгә хөкем ителде. Инде мондагы халыкларның аерым милләт булып аерылырга тырышуларының нәтиҗәсе дә шул булачак. Моның соңы милли үлем булачак.

Сәяси терелергә торган бер вакытта милли берлекне югалтсак, бусы соңгы югалту булачак. Тәкъдир безгә әле дә бик мәрхәмәт итеп килде. Инде моннан соң да аның мәрхәмәтенә таянып, алданмыйк!

Җ.В.
Вакыт, 1917 ел, № 2222

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG