Accessibility links

Кырым Хизб ут-Тәхрирчылары Мәскәү басымын сизә


Хизб ут-Тәхрир Кырымда урам җыены уздырды, 2013 ел
Хизб ут-Тәхрир Кырымда урам җыены уздырды, 2013 ел

Кырым вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев Хизб ут-Тәхрир хәрәкәте Русиядәге кебек тыелырга мөмкинлеген әйтте. Кырымда инде мөселманнарга һөҗүмнәр башланды.

Кырымда төрле ислам агымнары булуга карамастан, Русиягә кушылганчы анда бернинди дини низаглар, шартлаулар күзәтелмәде, мөселманнарда гранаталар яки наркотиклар табылмады. Кырымның Русиягә кушылуына әле берничә көн генә узуга карамастан, инде мөселманнарны эзәрлекләүләр күзәтелә башлады.

17 мартта Иван Селенцов (Абу Йосыф) югалды. Җәмәгать эшлеклесе Селенцов халыкка Коръәннең мәгънәсен тарату өчен тырышлыклар куйган шәхес. Югалганчы берничә көн элек аның белән Кырым самооборонасы кызыксынган булган. Югалып берничә көн узгач аның ун көнгә изоляторга ябылуы ачыкланды. Янына адвокаты кертелмәгән.

Селенцов турындагы хәбәрдән соң берничә көн узгач шулай ук 1977 елгы кырымтатар Нури Сөләймановның югалуы билгеле булды. Соңрак аны каты кыйналган килеш таптылар.

"Кырымда Русиядәге кебек ислам активлыгы тыелачак"

Татарстанда Хизб ут-Тәхрир оешмасында эшчәнлек алып баруда гаепләнеп җавапка тартылган Әбү Кадыйр (исеме үзгәртелде) хәзер Кырымда мөселманнарга каршы провокацияләр башланачак дип саный.

“Мөселманнарга көрәш башлау өчен сәбәп кирәк. Моңарчы Кырымда шул ук карашлы кешеләр яшәде, әмма бернинди шартлатулар, үзара низаглар булмады. Хәзер менә Кырымның Русиягә керүеннән соң барлыкка килсә, бу инде турыдан-туры Мәскәү кулы эше икәнне әйтеп торачак.

Русиядә шартлаулар булса беренче булып тикшереп тә тормыйча мөселманнарны гаеплиләр, мәчетләрне тикшерәләр, дистәләп-дистәләп мөселманнарны ябалар. Соңыннан инда газаплап үзләренә кирәк документларны имзалаттыралар.

Русиядәге хәлләр Кырымда да кабатланачак. Хизб ут-Тахрир гына түгел, ә барлык ислам активлыгы тыелачак. Анда инде сәләфиләрне берничә көнгә яба башладылар”, ди ул.

Хәрәкәт тыелырмы, калырмы?

Чыннан да Хизб ут-Тахрирга карата Русия кануннары кулланылачагын Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы урынбасары Рөстәм Тимергалиев та яшермәде.
Рөстәм Тимергалиев
Рөстәм Тимергалиев
“Кырымтатарларга Татарстандагы кебек исламның дөньяви карашы якынрак. Русия хокукый мохите кысаларында без әлеге оешманың эшчәнлеген чикләргә тиеш. Моның нинди формада булачагы якын көннәрдә хәл ителер дип уйлыйм. Бәлкем бөтенләй хәрәкәтне тыярбыз, бәлкем канунилаштырып көчле контроль алып барырбыз”, диде ул “Ислам һәм җәмгыять” сайтына.

Кырымда Хизб ут-Тәхрирчылар саны 12 меңгә җитә

Кырымдагы Хизб ут-Тәхрир хәрәкәте сүзчесе Фазыл Амзаев әйтүенчә, соңгы елларда алар басымны аеруча да сизә башлаган.

“Ниндидер чара өчен бина сорасак та кире кагалар, хуҗасына да бина бирмәсеннәр өчен басым ясыйлар. Бу Русия басымы нигезендә эшләнә дип саныйбыз. Октябрьдә Хизб ут-Тәхрир турында конференция уздырдык, ул вакытта Русиядән бик зур басым булды.

Урыстелле мохиттә яшәүчеләр арасында Хизб ут-Тәхрир хәрәкәте тыелмаган бердәнбер ил - Украина. Русия аны монда да тыйдармакчы була. Без Татарстандагы газаплаулар турында яхшы беләбез. Мөселманнарны кысаларга кертү мөмкин түгел һәм ул тотрыксызлык кына тудырачак, әмма без беркайчан да коралга тотынмаячакбыз”, ди ул.

Амзаев сүзләренчә, Русия һәм Үзәк Азия белән чагыштырганда аларның хәлләре әле яхшырак, әмма эзәрлекләүләр булгалый.

Узган ел Акмәчеттә кырымтатарлары халыкара чара уздырды
Узган ел Акмәчеттә кырымтатарлары халыкара чара уздырды
“Без Кырымдагы ислам оешмалары белән каршылыкка кермибез. Аларга карата бернинди дәгъвалар белдермибез. Бары аларның гаеп белдерүләренә генә җавап кайтарабыз.

Меңләгән кырымтатары Хизб ут-Тәхрир тарафдары. Без куркыныч тудырабыз дигән мәгълүмат таратыла, әмма бу чынлыкка туры килми. Алай булса безнең тарафдарлар алай тиз артмас иде. Безнең программа нигезендә, көч куллану тыела”, ди ул.

Чыннан да Кырымда Хизб ут-Тәхрирчылар саны 12 меңгә җитә. Аларның һәрбер авылда диярлек вәкилләре бар. Митингларда алар меңнәрчә кеше җыя.

Кырымтатар милли мәҗлесе Хизб ут-Тәхрирчыларны бик өнәп бетермәсә һәм бу хакта даими әйтә килсә дә, турыдан-туры аларга каршы хәрәкәт алып бармый.

“Без беркемне дә этәрмибез, низаглар чыкканы юк. Әлбәттә традицион булмаган агымнар ул ят нәрсә. Мисал өчен аларның христианнарга карашы начар. Без исә барлык диннәр белән дә дустанә мөгамәләдә”, диде Кырым мөфти урынбасары Айдер Исмаилов.

Кырымда Хизб ут-Тәхрир вәкилләре моңарчы мөселманнар арасында бернинди дә каршылык чыкканы булмавын әйтә.

“Мин мәҗлес һәм мөфтият вәкилләре белән бергә авылларда җеназага йөрим, шуңа алар безгә каршы көрәшергә кирәк дигәч миңа көлке тоела. Урыннарда бернинди дә каршылык юк. Низаг өстә генә бара”, ди Амзаев.

Хизб ут-Тәхрирчыга корал белән көрәш алып бару тыелган

Билгеле булганча, Хизб ут-Тәхрирчылар үз максатлары итеп хәлифәт булдыруны күздә тота. Амзаев әйтүенчә, мөселман булмаган илләрдә хәлифәт булдыру мөмкин түгел, чөнки андагы халыкның ислам нигезләре белән яшәргә теләве шикле.

“Европа илләре, Америка, Русия, Украинада безнең хәрәктнең бүлекчәләре булса да, без хәлифәт булдыру максатын куймыйбыз. Без бары тик җәмәгатьчелеккә ислам турында аңлатабыз. Нигездә мөселманнар белән эшлибез һәм аларны ислам кыйммәтләре кысаларында сакларга тырышабыз, ә мөселман булмаганнарга ислам һәм аның системасы турында сөйлибез”, ди Амзаев.
XS
SM
MD
LG