Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: Одессада агулы газ кулланылган


Украина президентына намзәт Петр Порошенко, Одессадагы Профсоюзлар йортында агулы газ кулланылган, дип белдерде.

Сәясәтче сүзләренчә, бу провокацияне оештыручылар үлүчеләр күбрәк булсын өчен алдан ук агулы матдәләр әзерләп куйган. Порошенко Югары Раданың бу хәлне террор гамәле дип бәяләрлек кире кагып булмаслык дәлилләре барлыгын әйтте.

2 майда Одессадагы Профсоюзлар йортында булган янгын нәтиҗәсендә кимендә 46 кеше һәлак булды, 200 кеше яраланды. Янгынга кадәр Украинаны яклы һәм Русия яклылар арасында бәрелешләр булды. Янгын башлангач та бина эчендәгеләр агулану шиге булу турында хәбәр итте. Табиблар сүзләренчә, кешеләр агулы газны иснәүгә шунда ук үлгән.

2 майдагы хәлне тикшерүдә чит ил белгечләре катнаша. Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков бу тикшерү нәтиҗәсе хәбәр ителәчәк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG