Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнарының вакытлыча тынычлыгы бетте


Мордовиянең татарлар күпләп яшәгән Азюрка авылында тентүләр бара. 4 июнь
Мордовиянең татарлар күпләп яшәгән Азюрка авылында тентүләр бара. 4 июнь

Мәскәүнең бар пропаганда көче Украинага каршы юнәлтелгәннән соң, Русия мөселманнарына басым бераз кимеп торган иде.

Украина мөселманнары Русия мөселманнарына караганда күпкә тынычрак яши. Украинада имамнарны атып та үтермиләр, шартлатмыйлар да, төрмәгә дә утыртмыйлар. Украинада бер мөселман китабы да тыелмаган, ә Русиядә – 700дән артык. Украинада теләсә нинди мөселман оешмалары һәм партияләре ирекле эшли, Русиядә – 20гә якын ислам оешмасы тыелган.

Украинада суд карарлары белән мәчетләрне җимермиләр, Русиядә андый хәлләр дә булгалый. Украина мөселманнары теләсә нинди авылда яисә шәһәрдә ирекле рәвештә мәчетләрен төзиләр, ә Русиядә шактый күп очракларда мәчет төзергә йә бөтенләй рөхсәт итмиләр, йә рөхсәтне бирербез дип дистәләгән елларга сузып мәчетләрне төзергә юл куймыйлар.

Украинада телевидение һәм газетларда исламны һәм мөселманнарны мыскыллаган, пычраткан язмалар һәм тапшыруларны табу авыр, ә Русиядә мондый язмалар һәм тапшырулар бик еш чыга.

Февраль аенда, март башында Русия мөселманнары да аларга карата булган төрле кимсетүләрнең кискен рәвештә азаюын тойдылар – мәчетләрдә тентүләр туктады, газет-телевидениедә мөселманнарны, Кавказ халыкларын пычрату, мыскыллау бөтенләй бетте. Әлбәттә, Русиянең бөтен пропаганда көче Украинага каршы юнәлтелде. Һәм шулай ук, Кырым мөселманнарына да йогынты эшләүне җиңеләйтер өчен, Русия мөселманнарына булган басымны туктату кирәк иде.

Интернет-сайтларда кайбер мөселманнар шатланып яза башладылар – Русиянең Украина белән конфликтыннан мөселманнарга файда чыкты, дип. Әмма бу җиңеллек һәм шатлык озакка сузылмады – май ахырында, Украинада президентны сайлау уңышлы үткәч, төрле махсус оешмаларның хезмәткәрләре яңадан үз игътибарын мөселманнарга юнәлтте.

Мордовиянең Азюрка авылында тентүләр бара
Мордовиянең Азюрка авылында тентүләр бара
Русиянең төрле төбәкләреннән күңелсез хәбәрләр килә башлады – анда тентүләр, монда мөселманнарны тоткарлаулар, яңадан мөселман китапларын тыю эшләре башланды. Мәсәлән, 4 июньдә Мордовияда Азюрка авылын иртән иртүк 300-400 ФСБ һәм полиция хезмәткәрләре чолгап алды, бөтен кергән-чыккан автомашиналар тикшерелде, 12 йортта тентүләр булды, тыелган бер әйбер дә табылмагач, телефоннар, компьютерлар алынды. Берничә мөселманны Саранскига ФСБ бинасына илтеп, сорау алдылар. Ә бер кешене – 55 яшьлек Равил Абдулловны – ике айга кулга алдылар. Янәсе, ул Төркиядә укыган бер шәкерткә акча тапшырган һәм бу акчаның террор максатына куллануы мөмкин. Шунысын өстәргә була – татар язучысы Фәүзия Бәйрәмова, Мордовия килгәндә, һәрвакыт шул Равил Абдулловның йортында туктала иде.

Исламга каршы актив көрәшүче Роман Силантьев берничә көн элек Русиядә ваһһабчылыкны тыя торган канунны кабул итәргә вакыт җитте дип игълан итте. Янәсе, Украина вакыйгалары ваһһабчыларның бандерачылар белән дус булганын ачыклаган һәм хәзер Украинада бандерачылар хакимияттә булганга, бу ваһһабчылар белән бандерачыларның дуслыгыннан Русиягә зур куркыныч яный.

Исламофоб Роман Силантьев хисабына күрә, Русиядә 700 мең ваһһабчы яши. Димәк, аның фикеренчә, биш кат намаз укыган һәр мөселман ваһһабчы була. Һәм дә Русия хакимиятләрендә эшләгән шактый күп чиновниклар бу фикерне хуплаганга ошый. Русия гадәти тормышына кайта кебек.


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG