Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә Якубова: "Татарстан эшмәкәрләре безне күрми китте"


Кизләү үзәгендә "Одун-базар" капкасы каршында бәйрәм
Кизләү үзәгендә "Одун-базар" капкасы каршында бәйрәм

Татарстан эшмәкәрләре Кырымда бизнес вәкилләре белән очрашмыйча да "алар артта калган" дип кайтты. Кырымның иң мәшһүр рестораны хуҗасы Диләрә Якубова Татарстан кунакларына мондый нәтиҗәләр белән ашыкмаска киңәш итә.

Июль аенда Татарстаннан чираттагы десант Кырымда булып кайтты. Аларның максаты моңарчы Татарстаннан барган делегацияләрнеке кебек андагы вазгыятьне тикшерү һәм "ярдәм итү" иде. Эшкуарларның бу сәфәре май аеннан бирле планлаштырылган, әмма төрле сәбәпләр аркасында кичектерелгән. Нәтиҗәдә башта барырга теләк белдергән 17 кешенең җидесе генә Кырымда булган. Өч көн эчендә алар Ялта, Акмәчет һәм Бакчасарайда булган. Җиде кешенең икесе Татарстан икътисад министрлыгы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм комитетыннан, ресторан хуҗалары, юрист һәм төзелеш сәнәгате вәкилләре иде.

Кырымда булып кайткан Казан юридик үзәге җитәкчесе Җәүдәт Латыйпов Азатлыкка Кырым белән уртак эш әлегә юридик киңәшләр һәм андагы эшкуарларны Русия кануннары белән таныштырудан гыйбәрәт булачак, дип сөйләде.

"Андагы бизнеслар хәзер буталчык хәлдә. Бер җир кишәре яки бинага алтышар хуҗа табыла. Алдагы 4-5 айда милек һәм җир мәсьәләләрен хәл итеп булмаячак. Безнең үзәккә мөрәҗәгать итүчеләргә киңәш белән ярдәм итәчәкбез", диде Латыйпов гомерендә беренче тапкыр Кырымга барып кайтканнан соң.

Казаннан килгән ресторан хуҗалары Кырымда үзләренә өйрәнерлек әйбер тапмаган.

"Кырымның бер генә рестораны хуҗасы да безнең белән очрашуга килмәде, бездән көнләшкәннәр, күрәсең", диде Казанда узган матбугат очрашуында "Султанат", "Хурма", "Евразия" рестораннары хуҗасы Айрат Забиров. Аның фикеренчә, Кырымда рестораннар 90нчы елларда калган.

Күпләр хәмер сатылмаса аны ресторан дип санамый

"Анда кафе-ресторан челтәрләре дә, хәтта Макдоналдслар да юк. Безнең бизнесның Кырымда киләчәген күрмим", диде ул журналистларга.

Казанда кәһвәханәләр челтәрен тоткан Гадел Яһүдин кырымтатарларның кәһвә эчү гадәтенә игътибар иткән. Кырымдагы бу борыңгы матур гадәтне Казанга алып кайтырга нияте булганын сөйләде ул.

Кырымның иң мәшһүр милли рестораннарның берсе саналган, Кизләүнең (Евпатория) тарихи "Одун-базар" капкасы торган җирдә урнашкан "Җевал" рестораны хуҗасы Диләрә Якубова Кырымда Татарстаннан ресторан хуҗаларының булып аның белән очрашмыйча китүен ишеткәч чын күңелдән борчылуын белдерде.

"Мәдәниятебезне бөртекләп җыябыз: идәндә осталарыбыз тукыган паласлар, өстәлләр Кырымда үскән акациядән ясалган"
"Мәдәниятебезне бөртекләп җыябыз: идәндә осталарыбыз тукыган паласлар, өстәлләр Кырымда үскән акациядән ясалган"

"Шәһәргә кайсы отельнең тәрәзәсеннән карасаң, аны шулай күрәсең. Татарстан эшкуарларына Кырымны кем күрсәткәндер. Аларның шундый нәтиҗә ясап китүләре кызганыч", диде ул Азатлыкка һәм Кырымда ресторан һәм кәһвәханәләрне торгызу тарихы турында сөйләп бирде.

Кырымтатарлар 20 ел элек ватаннарына кайта башлагач башта акчаны төзелешкә тотты, акрынлап кечкенә кибетләр ача башлады. Үзләрен ресторан дип атарга лаек урыннар Кырымда әле генә ачыла.

Башта кечкенә кәһвәханәләр ачылган. Соңыннан кырымтатар туйларында һәм бәйрәмнәрдә гадәттә кунакларның күп булуын аңлаган эшкуарлар банкет заллары ачкан.

Диләрә Якубова
Диләрә Якубова

"Чып-чын рестораннар чыннан да күп түгел. Булганнары ике төрлегә бүленә - хәмер саткан һәм хәмер сатмаган рестораннар. Күпләр хәмер сатылмаса аны ресторан дип санамый", дип сөйләде Диләрә ханым.

Аның гаиләсе ресторан бизнесына акча эшләү өчен килмәгән. Ресторанны алар кырымтатар мәдәниятен күрсәтү өчен тота. Башта Диләрә ханым XV гасырдан 1959 елга кадәр торган борыңгы "Одун-базар" (Утын базары) капкасын торгызу эшләре белән йөргән. Төзекләндерү дүрт ел барган. Соңыннан кәһвәханә ачканнар. Анда танылган кырымтатар сәнгать осталарының кул эшләре генә кулланылган.

"Швеция, Шотландия, Германия, тагын башка илләрдән экспертлар булып китте, алар барысы да безнең бу эшебезгә халыкара дәрәҗәдә югары бәя бирде. Татарстан рестораннары хуҗалары безгә килеп киткән булса бәлки алар да фикерләрен үзгәртерләр иде, дип ышанам", диде Диләрә ханым.

Ресторан тоту эшенә өйрәнер өчен Диләрә ханым улын Киевка яхшы рестораннарга эшләргә җибәргән. Баштан ук "Җевал" рестораны хәмер сатмаска карар иткән. Рестораннарның төп кереме аракы һәм сыра сатудан килә дисәләр дә, Диләрә ханым үзенең бу карарында нык тора алуына сөенә.

"Узган ел август аенда безнең ресторанда ашап чыгар өчен кешеләр чират торды, бик нык горурландык без моның белән. Быел билгеле сәбәпләр аркасында беркем дә юк, Кырымда туристлар дүрт мәртәбә кимрәк".

Кырымтатарлар соңгы 20 елда үз хуҗалыкларын, шул санда мәдәниятен бөртекләп җыя.

"Җевал" кунакханәсендә Рөстәм Скрибин эше
"Җевал" кунакханәсендә Рөстәм Скрибин эше

"Мәдәниятебез күпне югалткан. Бер яктан ул Төркия йогынтысында булган, Византия һәм Госманлы империясе бөеклеге һәм купшылыгы йоккан аңа, икенче яктан безгә Үзәк Азиядә озак яшәгәнгә, андагы ялтыравыклы бизәкләр дә якын. Әмма Кырымга кайтып үз җиребездә үз эшебезне башлагач, асылыбызга кайтасыбыз килде. Борыңгы гасырларда мәдәниятебез тыйнак булган. Шуларны аңлаган һәм белгән архитекторларны таптык. Ресторанда да ясалма әйбер азрак, чын әйбер күбрәк булсын, дип теләдек. Безнең стиль ул бер карашка гади булган, әмма тирән мәгънәгә ия әйбер. Бик авыр булды ул андый әйберләне җыю," дип сөйләде Диләрә ханым.

Ресторан инде алтынчы ел эшли. Милли кунакханә узган ел ачылган. Кырымның шушы отелендә генә Кырымда үскән акациядән ясалган өстәл-урындыклар, идәнендә Кырымда җыелган таш, сәнгать осталары тукыган паласлар һәм диварларда кырымтатар рәссәмнәре эшләре. Диләрә ханым Якубова боларны реклама буларак сөйләмәде. Казанда безнең кебек эшләүчеләр булса аларны үземә кунакка чакырып милли мәдәниятебезне, милли ашларыбызны саклау турында утырып сөйләшергә теләр идем, ди ул.

"Кызганычка, Казанда булганым юк. Андагы рестораннар турында әйтә алмыйм. Тиз генә килеп киткәндә нәтиҗә ясау бик авыр. Татарстан эшкуарларына Кырымны кем күрсәткәндер. Аларны мин күргән булсам Кырымның аларга кызыклы якларын күрсәтә алган булыр идем, дип уйлыйм. Кырымда 20 елдан артык торам. Ел саен үзем өчен Кырымның яңадан яңа якларын ачам, шул санда бизнес өчен дә. Үз эшемне уңышлы дип саныйм, Ходай Тәгаләнең амин дигән сәгатендә башлаганбыздыр, дип уйлыйм. Ләкин аның зур өлеше үз милләтебезгә мәхәббәттән килә," ди ул.

Бүгенге көндә ресторан тирәсендә сәяхәт ширкәте, музей, милли ашлар пешерергә өйрәтүче остаханәләр, кырымтатарларның борыңгы йолаларын күрсәтүчеләр эшли.

XS
SM
MD
LG