Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимиятләре мөселман зираты өчен җир бүлүдән баш тартты


Русия мөфтиләр шурасының Мәскәү хакимиятләренә мөселман зираты өчен җир бүлүне сорап мөрәҗәгать итүенә каршы җавап килде.

Мәскәүнең сәүдә һәм хезмәтләндерү бүлеге башлыгы Алексей Немерюк җавабында, мөселманнарга гына аерым җир бирү шәһәрдәге милләтара мөнәсәбәтләр торышына начар йогынты ясар иде, диелгән, дип яза РИА Новости.

Моның урынына хакимиятләр мөселманнар өчен шәһәр зиратларында урыннар бүлеп бирүне тәкъдим иткән. Мөфтиләр шурасыннан бу хәбәргә әле бер аңлатма да булмады.

XS
SM
MD
LG