Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:57

Өч телдә җырлаучы татар курчагына игътибар юк


Түбән Кама каласында яшәүче татар телен, сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрергә тырышучы Гайнемөхәммәтовләр гаиләсе татарча-урысча-инглизчә җырлаучы курчак эшләгән. Ләкин курчакка игътибар бирүче күренми, ди алар.

Ирек Гайнемөхәммәтовның әтисе 1978 елда Түбән Камада "Ләззәт" исемле беренче татар эстрада ансамблен оештыра. Хәзер инде биредәге сәнгатькәрләр татарны танытуда яңа юллар эзли.

– Ирек әфәнде, сезнең гаилә ансамблен Түбән Кама төбәгендә, Татарстанда да яхшы беләләр. Татар сәнгатенә, иҗатына кереп китүегезнең башлангычы хакында сөйләсәгез иде?

– Безнең гаилә ансамбле 1983 елда барлыкка килә. Әти-әни икәү бергә (дуэт) җырлыйлар. Аннан без үсә төшкәч, мине, сеңлемне сәхнәгә чыгаралар. Мин курай белән булсам, 6 яшьлек сеңлем скрипка белән чыга. Менә шулай гаилә ансамбле туды һәм ул “Гаилә сандугачы” дип аталды. Беренче зур чыгышыбыз “Җидегән чишмә” дип аталган әдәби берләшмәдә булды. Туганнар белән булган шушы чыгыштан соң без “Сандугачлар оясы” дип атала башладык, Русия күләмендәге гаилә сәнгаткәрләре бәйгеләрендә катнаштык. 1999 елда Петербурда дөньякүләм бәйгедә дә уңышка ирештек. Аннан федераль Сабантуйларына да чакырулар алдык, әйбәт кенә чыгышлар ясадык. Татар җырының, сәнгатенең матурлыгын күрсәттек.

– Туганнар белән сәнгатьтә эшләү сезнең гаиләнең тамагын туйдыра, өс-башлы итә ала идеме?

– Безнең чыгышлар тамакны туйдыра алмый. Ул күбрәк рухны, күңелне туйдырадыр. Шулай да күпме чыгышлар ясап йөреп, барыбер киемнәр тегү, юл чыгымнарын каплау өчен нинди дә булса керем кирәк. Менә бу юнәлештә минем татар курчагын дөньяга таныту хыялым бар иде. Сеңлем белән уйлашып, татар курчагы аша татар сәнгатен күбрәк халыкка җиткерерлек эш башкарырга булдык. Һәм инде шушы курчакка килеп җиттек.

– Шушы курчакны татарча җырларга да өйрәттегез...

– Бу инде яңа әйбер түгел. Курчаклар нидер сөйли, җылый, "әни-мама" ди. Ләкин татарча-урысча-инглизчә мәгълүмат биргән курчаклар турында ишеткән юк иде. Без менә шул телләрдә җырлаучы курчакны Универсиадага килгән кунакларга әзерләдек. Бу проектка шактый гына акча да түктек. Ләкин әлегә шушы татар курчагына игътибар күренми.

– Универсиадада да чит ил кунаклары да мулдан булды. Кызыксынучылар булдымы?

– Алар белән очрашкан булмады. Бу курчак бит татарга хас әйбер. Чит илләр тотынганчы, бу проектны үзебезнекеләр, татарстаннар, казаннар башлап җибәрсә, яхшы булыр иде. Инде үзебезнекеләр бу эшне башкарып чыга алмый икән, башка кешеләр дә бу проектны гамәлгә ашыра ала. Кабатлыйм: бу эшнең Казаннан танылуын телим.

– Ирек әфәнде, курчакка исем бирдегезме әле? Казанда Айсылу исеме белән совет заманында ук курчаклар эшләнде. Уңышлар да казанды шикелле?

– Курчакка әлегә исем куймадык. Аның йөзен минем кызым йөзенә охшатып иҗат иттеләр. Шушы форфор курчакка сыйфатлы итеп өч телдә җыр яздырдык. Аны сеңлем башкарды.

– Сезнең проект татар теле белән бәйле. Татар телен татарга, дөнья күләмендә танытырга тиешле түрәләр белән нинди дә булса сөйләшүләр, элемтәләр булдымы?

– Төмәндәге Сабантуйда гаиләбез белән чыгыш ясадык. Кыска гына арада шушы курчакны үзебезнең президент Рөстәм Миңнехановка да күрсәттек. Анда тавыш күп булу сәбәпле, ул безне тыңлап, ишетеп бетерә алмады. Шулай да янәшәсендә булган тел, сәнгать, мәдәният буенча җаваплы түрәләренә “карагыз” диде. Бу түрәләр безнең эшләрне карап чыктылар. Аннан министрлыкка чакырырбыз дип вәгъдә бирделәр. Әмма сүзләр сүз булып кына калды. Әлегәчә чакыручы юк. Шулай да башкарасы эшебезне татар дөньясына танытырбыз дип уйлыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG