Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмзә хәзрәт Галләмов: "Рөхсәт булса, мәчет каршында балалар бакчасы төзетәм"


"Хәмзә" мәчете
"Хәмзә" мәчете

Уфадагы "Хәмзә" мәчете ишегалдында мәктәпкәчә яшьтәге татар һәм башкорт балалары өчен бакча төзелергә мөмкин. Бу хакта Азатлык хәбәрчесе белән әңгәмәдә мәчетнең имам-хатибы Хәмзә хәзрәт Галләмов белдерде.

"Хәмзә" мәчете Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан. Аны сигез ел дәвамында үз акчасына мөфти, имам-хатип Хәмзә хәзрәт Галләмов төзетте. Бу бистәдә моңа кадәр бер генә Аллаһ йорты да юк иде. Шушы ихтыяҗны исәпкә алып, Хәмзә хәзрәт бу изге гамәлгә үзе тотына һәм максатына ирешә. Уфадагы бик үзенчәлекле мәчет ул. Берничә ел элек биредә Никах йорты да төзетте Хәмзә хәзрәт. Әлегә Башкортстанда бер генә мәчет каршында да андый яңалыкка иярүчеләр юк. Имам-хатип әйтүенчә, тормыш юлларын әлеге Никах йортында башлаучылар артканнан-арта бара. “Кайсыбердә атнасына дистәгә якын никах укыла бездә, - ди Хәмзә Галләмов. – Төрле районнардан да киләләр ислам нигезендә яшь парларны кавыштырырга. Махсус Никах таныклыгы тапшырыла яшь парларга. Бездә никахлашучылар арасында бер генә аерылышу очрагы да юк. Никах гыйбадәте тәмамлангач, кода-кодагыйлар, аларның туганнары шушында ук чәй мәҗлесе дә оештыра”.

Хәмзә хәзрәт Галләмов
Хәмзә хәзрәт Галләмов

“Хәмзә” мәчетенә килеп яңа туган сабыйларга исем кушу йоласы да бик еш була. Уфада яшәүчеләр генә түгел, ә якын-тирә районнардан да киләләр. “Без чын татар һәм башкорт исемнәрен генә куштырабыз. Әгәр дә кемдер үз баласына ят исем куштырырга уйлый икән, без андыйларга баштан ук ризалык бирмибез. Исем кушу йоласында әти кешегә түбәтәй, әниләргә яулык бүләк итәбез. Кода-кодагыйлар килсә, аларга да шул ук бүләкләр тапшырыла”, ди Хәмзә Галләмов.

Быел Хәмзә хәзрәт мәчет ишегалдында зур гына мәдрәсә бинасы да төзетеп беткән. Октябрь аенда биредә уку елы башлана. Мәдрәсә ректоры итеп танылган дин әһеле Тулкын хәзрәт тәгаенләнгән. Хәмзә хәзрәт әйтүенчә, биредә өлкәннәр һәм балалар төркемнәре була. Һәр төркемдә өчәр сыйныф туплана. “Җәмгысе 150гә якын шәкерт кабул итү мөмкинлегебез бар”, ди Хәмзә хаҗи.

Имам-хатип тагын да бер башлангыч белән янып йөри. “Уфада балалар бакчалары җитми. Шуны исәпкә алып, мәчет ишегалдында татар һәм башкорт малайлары һәм кызлары өчен балалар бакчасы ачар идем, - ди Хәмзә хәзрәт. - Бу тәкъдим белән үзебезнең Октябрь районы хакимиятенә дә, Уфа мэриясенә дә мөрәҗәгать иттем. Әмма әлегә уңай җавап алганым юк. Һаман да бер-берсенә сылтанып, вакыт уздыралар. Мин бит фәкать рөхсәт кенә сорыйм бу эшне башларга. Һәммә матди чыгымнарны үзем күтәрәчәкмен. Тәрбиячеләргә эш хакы түләүне дә, барлык башка чыгымнарны да үз җаваплылыгыма алам. Хәзер хәтта хосусый балалар бакчалары да бар, ә миңа рөхсәт бирүне һаман сузалар. Балалар бакчасында тәрбия эшләре милли рухта барыр иде, кечкенәдән балалар күңеленә иман орлыклары салыр идек”.

"Хәмзә" мәчете
"Хәмзә" мәчете

Хәмзә хәзрәт республикада хәйриячелек эшләре белән дә киң билгеле. Төрле районнарда тулысынча аның акчасына, ә кайберләрендә өлешчә аның матди ярдәме, төзелеш кирәк-яраклары белән ике дистәгә якын мәчет төзелгән. Әле август аенда гына ике мәчет тантаналы ачылган – берсе Кыйгы районының Абзай авылында, икенчесе – Ишембай районының Байгуҗа авылында. Кыйгы районында моңа кадәр дә ике авылда – Еланлыда һәм Йосыпта да мәчетләр салдырган Хәмзә Галләмов. Тиздән Салават районының Лаклы авылында да Аллаһ йорты төзетә башлавын әйтә Хәмзә хаҗи. Хәйрия гамәлләре җирдә ятып калмый. Хәмзә хәзрәт Белорет районының мактаулы кешесе, шулай ук дистәгә якын авылның да шундый исеменә лаек.

Төрле табигать казалары кичергән авылларга да ярдәм итеп тора Хәмзә хәзрәт. Узган елда Белорет районының Габдүк авылы су астында калып әллә күпме йортларга зыян килгән иде. Шактый күләмдә акчалар һәм төзелеш материиаллары тапшыра имам-хатип. Үзе туып үскән Белорет районының Ассы авылында зур итеп мәчет тә төзетте. Шунда ук кечкенә булса да шифаханә ачу ниятләре бар хәзрәтнең. Аны бушлай итү максатын куя ул. Дин китаплар, рәсемле намаз китаплары нәшер итеп, аларны бушлай өләшүне дә үз вазифасы саный әңгәмәдәшем.

Никах йорты
Никах йорты

Хәмзә хәзрәт талантлы кеше. Рәссам-скульптор буларак та әллә күпме сәнгат әсәрләре тудырган, сугышта һәлак булганнарга үз куллары белән һәйкәлләр иҗат иткән сәләтле шәхес ул.

Әлеге көндә “Хәмзә” мәчете дин әһелләре Корбан гаетенә әзерлек алып бара. “Быел да, башка еллардагы кебек үк, 50ләп сарык чалдырабыз, - ди Хәмзә хаҗи. – Борай районындагы бер хуҗалыктан алып киләбез аларны. Халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итәбез. Күбрәк тә корбанлык чалыр идек, әмма урыныбыз кысан”.

Корбан гаете көнне биредә казаннар асып хуш исле пылау һәм шулпа пешереләчәк.

Быел хаҗ сәфәренә “Хәмзә” мәчете аша төркем оештырмаска килешенгән. “Хәзер бу җаваплы эш белән махсус шөгыльләнүчеләр бар, шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итүчеләргә шулай аңлаттык та”, - ди имам-хатип. Хәмзә хәзрәт үзе хаҗ сәфәренә 5 тапкыр барган. Шулай ук төрле елларда үз акчасына ике кешене дә хаҗга җибәргән. “Быел да барыр идем дә сәламәтлегем өчен куркам, ни дисәң дә 84 яшь бит инде миңа”, - дип елмая әңгәмәдәшем.

XS
SM
MD
LG