Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә табиблар һәм укытучылар протест чаралары планлаштыра


Мәскәүдә 2 ноябрьдә үткән проест чарасы
Мәскәүдә 2 ноябрьдә үткән проест чарасы

Мәскәүдә мэриягә табиблар һәм укытучыларның ике протест чарасы үтәчәге турында белдерелгән.

Русия хезмәт конфедерациясе башлыгы, президентның кеше хокуклары шурасы әгъзасы Борис Кравченко белдерүенчә, һөнәр берлекләре һәм "Бергә яхшы медицина өчен" хәрәкәте хакимиятләрнең 30 ноябрьдәге чарага рөхсәт бирүен сораган. Бу чарада дүрт меңгә якын кеше катнашачак диелә. "РПР-Парнас", "Яблоко" һәм 5 декабрь фиркасе бу чараны оештыручыларга теләктәшлек белдерде. Ноябрь ахырында мондый чаралар Русиянең 40 төбәгендә планлаштырылган.

"Моссовет" хәрәкәте дә хакимиятләргә 30 ноябрьдә "Лаеклы мәгариф, медицина һәм торак" дип аталган протест чарасы үткәрү турында гариза юллады. Оештыручылар Сахаров урамында һәм Сазлык мәйданында җиде мең кешелек митинг үткәрергә тели. Чарада реформалар нәтиҗәсендә инвалид балаларга үзгә белем бирүне бетерүгә дә каршы чыгарга җыеналар.

Русия хезмәт конфедерациясе һәм "Моссовет" бу ике чараны бергә үткәрүне килештерә алмаган.

2 ноябрьдә Мәскәүдә табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең митингы үтте. Алар Русия башкаласының сәламәтлек саклау тармагында булачак үзгәрешләргә, 30% медицина хезмәткәрләрен эштән җибәрүгә, 18 хастаханә һәм 18 башка медицина оешмаларын ябуга каршы чыкты.

Чара "Мәскәүдә медицинаны җимерүне туктатырга" дигән шигар астында узды. Анда, төрле мәгълүматларга караганда, меңнән алты ярым меңгә кадәр кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG