Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:43

"Салаватка FM ешлыкны бар республика белән сорадык. Бирмәделәр"


Казанда 27 радионың бары тик икесе генә татарча сөйли

Казанда 27 радионың бары тик икесе генә татарча сөйли

26 ноябрьдә Мәскәүдә узган FM ешлыкларны бүлү бәйгесендә "Дастан FM" да, "Курай" да җиңмәде. "Татмедиа" вәкиле Марат Ибляминов комиссия әгъзаларының татар радиоларына ешлык бирмәс өчен төрле сәбәп табуын әйтә.

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Ибляминов 26 ноябрьдә Мәскәүдә үткән федераль телерадиотапшырулар комиссиясендә җырчы Салават Фәтхетдиновның "Дастан FM" радиосына ешлык дәгъвалаган. Бу бәйгедә "Курай" вәкилләре дә катнашты. "Курай"лар күп еллар инде ешлык алу өчен Мәскәү юлын таптый, бу юлы да алар уңышсыз кайтты. Комиссия Казандагы 96.8 МГц һәм 98.0 МГц ешлыкларын "Комсомольская Правда" һәм "Наше Радио"га бирү карары чыгарды. Ибляминов ешлыкларны бүлү комиссиясендә утырганнарның милли радиоларны санга сукмауларын әйтә.

– Ешлыклар бүлү бәйгесенә барган ике ике татар радиосы да ота алмады. Сәбәп нәрсәдә?

– Хәзер "татар телен сакларга" кирәк дигән белдерүләр белән берничек тә килешә алмыйм, татар телен сакларга кирәкми, ә аны үстерү, куллану даирәсен булдыру кирәк. Хәзер Казанда 27 радио бар һәм аның бары тик икесе – "Татар радиосы" һәм "Болгар FM" гына татарча сөйли. "Тәртип FM"га килсәк, мәҗбүри рәвештә 20 процент спорт һәм рус телен дә тыктылар, шуңа күрә спорт турында русча тапшырулар да бара анда. 27 радио арасында ике радио ул җиде проценттан да кимрәк дигән сүз! Җанисәп исә Казан шәһәрендә 47 процент татар яшәгәнне күрсәтте. Казанда балалар өчен татарча радио да юк, моны да булдыру кирәк. Мин бу проектны Татарстан мәгариф министрлыгы белән бергә эшләргә хыялланам. Мин татарча сөйли торган, безнең милли, моңлы көйләрне яшеттерә ала торган радиолар күбрәк булсын дип бу бәйгегә барган идем.

Бу бәйге алдыннан мин "Дастан FM"ның Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов проекты икәнне беркемгә дә әйтмәдем. Хәзер моны яшереп торудан мәгънә юк инде.

– Бу комиссия әгъзалары бәйге вакытында һәрберсе үз фикерен белдерә дип беләбез. Алар нәрсә, татарлыкка сәерсенеп карыймы, әллә башка җитешсезлекләрне табалармы? Нигә FM ешлыкны татарларга бирмиләр, сәбәп нәрсәдә? Әллә алар татар радиоларының әһәмиятен, кирәклеген аңламыйлармы?

Марат Ибляминов

Марат Ибляминов

– Без бу федераль комиссиягә язган тәкъдимгә егермегә якын хат та куйган идек. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевтән, Татарстан хөкүмәтеннән, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховтан, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовтан, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровтан, Камал театрыннан, Татарстан дәүләт филармониясеннән, һәм башкалардан да хатлар бар иде. Президент, хөкүмәт, театр һәм башка оешмалар – бу бит кеше генә түгел, ә алар артында бөтен республика тора. Бөтен республика шушы комиссиядән "Салаватка ешлыкны бирегез инде, без аны беләбез, ул аңа лаек" дип үтенеп сорады. Комиссия хәтта бу хатларга күз дә салмады. Республиканың үтенечен бар дип тә белмәделәр. Менә бу ягы мине бигрәк тә гаҗәпләндерә. Бу комиссия миңа иң күп сорауны бирде. Башкалар исә керә дә чыга, керә дә чыга, ә миңа 11 сорау бирделәр.

– Ни кызыксындыра соң аларны?

– Алар: "Интернетта сезнең тапшыру бармы?", дип сорады. Мин әйтәм: "Юк, чөнки FM да булмагач, интернетта да юк", дим. Интернет өчен дә финанс чыгымнары кирәк бит, җиһазлар һәм башкасы. "FMда булгач та, интернетка да чыгарбыз", дим. Алар: "Сез башта интернетта эфирга чыгыгыз, аннары тыңларбыз да, хәл итәрбез, бәлки сезгә ешлык та кирәк булмас", диделәр. Мин аларга: "Татарстан Русиядә милләтара һәм динара бердәмлектә үрнәк булып тора. Без Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда бер-берләрен хөрмәт итеп яшәүче халыклар, диннәр ничек яшәргә тиешлеккә үрнәк булып торабыз. "Дастан FM"да бу диалогка кушылырга әзер", дип әйттем. Бу сүзләрем дә игътибарсыз калды.

– Әгәр сез бу "Дастан FM"ның яртысы татарча, яртысы русча булачак дип күрсәтсәгез, FM ешлыкны бирерләр иде микән?

– Беләсезме, 2014 елның гыйнвар аенда мин әлеге федераль бәйге комиссиясенә Чаллыдагы бер ешлыкны "Күңел" радиосына сорап барган идем. "Татмедиа" үтенече иде бу. Бу радио хәзер УКВда эфирга чыга, күпләр тыңлый алмый аны. Без Мәскәүдә комиссиягә "татарча да, урысча да булачак, безне интернеттан хәзер Туниста да, Мисырда да, Мәскәүдә, Финляндиядә дә, Түбән Новгородта да тыңлыйлар", дип әйттек. Комиссия әгъзалары: "Прекрасно! Вас же слушают, зачем вам частота", дип җавап бирде. Ә "Дастан FM" белән булган вакыйганы искә алсак, "сез бит интернетта юк" дип белдерәләр. Алар бер-берсенә капма-каршы булган фикер әйтәләр, мин һич кенә дә моны аңламыйм. Интернетта син бар – начар! Интернеттта син юк – начар! Ничек аңларга моны?

– Алай да "Тәртип FM"га ешлыкны ничек ала алдыгыз соң сез? Ешлык сорап Мәскәүгә хәйран күп тапкырлар бардыгыз бит.

– Федераль бәйге комиссиясенә мин "Тәртип FM" белән сигез тапкыр чыктым. Казан өчен дә, Чаллы өчен дә сорап карадым, әмма җиде тапкыр уңышка ирешә алмадык. Бу соңгысында безгә, әйткәнемчә, урыс телен һәм 20 процент спорт турында сөйләүне тыктылар. Без Универсиада шаукымы белән ота алдык дип уйлыйм. Үтенечкә башта спорт турында өч процент булачак дип язган идек, әмма алар 20 процент булсын диде. Хәзер без шушы 20 процентны да үз файдабызга кулланабыз. Анда татар көрәшчеләре, үзебезнең спортчылар, хоккейчылар, гомумән әйткәндә, Татарстан турында күбрәк сөйлибез. Өлкәннәр өчен гимнастика тапшырулары әзерли башладык. Татар телендә иртәнге гимнастика да бирәбез. Халык бик әйбәт кабул итте боларны. Спорт турында гына түгел, ә татар халкы һәм татар милләте өчен сәламәтлек турында тапшырулар да ясыйбыз.

– 26 ноябрьдә узган бәйгегә "Курай" вәкилләре дә барган иде. "Курай"га нигә бирмәделәр соң?

– Мин "Курай"ның җитәкчеләрен кызганып та куйдым. Алар бит икенче дә, бишенче дә түгел, ә бу бәйгегә унынчы тапкыр баралар. Берничек тә ота алмыйлар. Ни өчен аларга бирмәүләрен мин һич кенә дә аңлый алмыйм.

– Соңгы вакытта Русиядәге милләтләр турында матур сүзләр сөйләнсә дә, милли мәнфәгатьләргә килгәндә, укытуда булсын, мәдәният мәсьәләсе булсын, күп көч куеп, кулга төрле документлар тотып көрәшеп ни дә булса яуларга туры килә. Әлегеләрнең барсын да уйлап караганда, бәлки, бу комиссиягә өстән урыс телле радиолар гына отарга тиеш дип әйтеп җибәрә торганнардыр?

– Әйтәм бит, Казандагы 27 радио арасында ике татар радиосы ул җиде проценттан да кимрәк дигән сүз. Казан халкының яртысына якыны татарлар булса да. Мин комиссия алдында чыгыш ясаганда, Казанда урыс музыкасын түгел, ә чит ил эстрадасын күбрәк акырталар дип тә әйттем. Урыс музыкасы эфирда хәзер иң күп дигәндә 20-25 процент кына. Татарча аннан да кимрәк.

– Бу бәйгеләрдә башка милли республикаларның милли радиолары катнашамы? Аларның уңышка ирешкәне бармы?

– Мин күзәтеп барам. Башкортстандагы, Чабаксардагы, Удмуртиядәге ешлыклар өчен дә бәйгеләр булды. Соңгы ике-өч елда республикаларның милли радиолары отканы юк. Хәтерләмим. Ешлыкны күбрәк Мәскәү холдингларына, төрле корпорацияләргә бирәләр. Ә милләт өчен берни дә юк.

– Чираттагы бәйгедә чыгарга җыенасызмы? Чыксагыз, җиңү өчен ниндиерәк ысуллар кулланырга уйлыйсыз?

– Әлбәттә, катнашачакбыз. Бүген Казанда дүрт буш ешлык бар. Аның өчесен мин ясадым. Киләчәктә дә бәйгеләр булыр һәм үзебезнең милли татар радиолары отсын өчен барлык көчемне дә куячакмын.

Минемчә, Чаллының "Күңел" радиосы Казанда да булырга тиеш, Казанда Салаватның радиосы да булырга тиеш, Казанда балалар өчен татар телендә радио да булырга тиеш. "Курай" да FMда сөйләргә тиеш.

Татарча сөйли торган радиолар күбрәк булган саен, алар арасында көндәшлек тә көчлерәк булачак. Эчтәлек ягыннан да тагын да әйбәтрәк һәм тагын да ныграк итеп эшләячәкләр. Бу безнең радиотыңлаучыларга файдага гына булачак, сайлау мөмкинлеге дә зурая.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG