Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:52

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының яңа мөдире билгеләнде. Ул – соңгы ике елда Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән Илдар Хаҗиев. Театрның элекке мөдире Урал Гыйрфатуллин аның урынбасары итеп калдырыла.

"Нур" театрын 20 ел буе җитәкләгән Урал Гыйрфатуллинның вазифасыннан китүе хакында узган атнада ук мәгълүм булган иде. Әмма ул хакта моңа кадәр рәсми игълан ителмәде. Шуңа да карамастан, бу хакта театрның үзендә, ә аннан соң җәмәгатьчелек арасында әлеге яңалык турында хәбәрләр яшен тизлегендә таралды. Мөгаен бу Урал Гыйрфатуллинның директор вазифасыннан китүен күптән теләгән кешеләрнең мәгълүматны тизрәк тарату кызыксынуы белән дә бәйледер.

“Нур” театры җитәкчесе Урал Гыйрфатуллинга карата соңгы берничә елда тискәре караш һәм кискен дәгъвалар артканнан-арта торды. Шулай да мәдәният министрлыгы театр артистлары тарафыннан һәм татар милли оешмалар ягыннан булган мөрәҗәгатьләргә битараф кала килде. Инде менә көне-сәгате суккан, күрәсең. Яңа мөдирне тәгаенләргә карар ителгән.

Яңа җитәкче “Нур” театры өчен чит кеше түгел. Илдар Хаҗиев Уфа дәүләт сәнгать институтының актерлар бүлеген тәмамлаганнан соң туксанынчы еллар башында “Нур” театрының беренче артистлары сафында эшкә килә. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында (ул хакта беркайда да ачыкча әйтелми), Илдар әфәнде гаиләсе белән Октябрьский шәһәренә күченә. Бу шәһәргә юллануы сәбәбе – үзенең туган ягы - Бакалы районына якын булуы белән аңлатыла, диләр.

Илдар Хаҗиев баштагы чорда Октябрьский шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлегенә җитәкчелек итә. Ә соңгы ике елда хакимият башлыгы урынбасары итеп үрләтелә. Җаваплы вазифага ул Башкортстан президенты каршындагы идарә академиясен тәмамлаганнан соң тәгаенләнә.

Инде менә 20 елдан соң кире Уфа “Нур” татар дәүләт театрына әйләнеп кайтты Илдар әфәнде. Бу юлы – артист булып түгел, ә директор сыйфатында. 2 декабрь көнне аны Башкортстан мәдәният министрлыгы вәкилләре театр коллективына рәсми тәкъдим итү чарасын оештырды. Бу вакыйгада театр артистларының күпчелек өлешен бер хәл аптырашта калдырды – элекке мөдир Урал Гыйрфатуллин яңа җитәкченең урынбасары итеп калдырыла икән.

Шулай да театр эчендә таралган имеш-мимешләргә күрә, әле бу соңгы үзгәрешләр булырга охшамаган. Димәк, алдагы атналарда “Нур” тирәсендәге яңалыкларга тулырак ачыклык керер, мөгаен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG