Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:12

АКШта расачылык бәхәсләре тынмый


"Эрик Гарнер үлеменә полициянең гаебе юк" дигән хөкем карарыннан соң Манһэттенда меңнәрчә кеше протест белдереп чыкты

"Эрик Гарнер үлеменә полициянең гаебе юк" дигән хөкем карарыннан соң Манһэттенда меңнәрчә кеше протест белдереп чыкты

Фергюсон һәм Нью-Йоркта кара тәнле кешеләрне үтергән полиция хезмәткәрләрен мәхкәмәдә аклау АКШта расалар арасындагы упкынны тирәнәйтте.

Кара тәнле президент Барак Обама 2008 елда Ак йортка килгәч Америкада "расачылык чоры тәмамланды" дигәннәр иде. Әмма АКШ мәхкәмәләренең кара тәнле кешеләрне үтергән полиция хезмәткәрләрен аклавыннан соң кабынган урам җыеннары җәмгыятьтә әле дә расаларга бүленешнең булганын күрсәтте.

3 декабрь Югары мәхкәмә "Нью-Йорк шәһәре полиция офицеры урамда тәмәке саткан кара тәнле Эрик Гарнер үлеменә гаепле түгел" дигән карар чыгарды. Июль аенда булган бу хәлнең видеосы бар. Анда полиция Гарнерны муеныннан буып тоткан, аның "сулый алмыйм" дип әйтүе ишетелә. Бу урынга килеп җиткән өстәмә көчләр һәм табиблар астма авырулы 43 яшьлек ир кеше янына берничә минут килми торган, соңрак ул үлгән.

Шәһәрнең медицина экпертизасы ир кешенең буып үтерелгәнен раслады. Полициягә кешене кулга алганда бу алымны куллану инде 20 ел элек тыелган булган. Нью-Йорктагы протест чарасында катнашучылар Гарнерның буып үтерелүенә ишарәләп "сулый алмыйм" дигән сүзләр кычкырды.

Экспертиза хисабы һәм видео булуына карамастан, мәхкәмәнең полицияне аклавы Американың көнчыгышыннан көнбатышына кадәр ачу дулкыны тудырды.

Бу хәл Фергюсоннан соң булды. Миссури штатының Фергюсон шәһәрендә җәй көне 18 яшьлек кара тәнле егетне атып үтергән бер полиция хезмәткәре дә акланды. Ул очракта полиция үзен саклау өчен ут ачарга мәҗбүр булганын әйтте, шаһитләр башка төрле сөйләсә дә.

Күпләр АКШ канун саклау системының гаделсезлегенә борчылу белдерә. Президент Обама да 4 декабрьдәге чыгышында бу хакта сөйләде.

"Юстиция системына килгәндә, кызганыч ки, алга сөргән идеаллар белән чынбарлык арасында аерма булганын күрәбез", диде Обама.

"Расачылык бөтен җирдә"

Танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, үзе дә кара тәнле Та Нейиси Коутс фикеренчә, расачылык юстиция системында гына түгел, ә киңрәк проблем.

"Бу илнең бик озын расачылык тарихы бар. Юстиция расачылыкка җан өреп тора", диде журналист MSNBC каналына.

Коутсның төп фикере шул – расачалык полициядән килми. Полиция, җәмгыять аларның ни эшләвен тели, шуны эшли.

Pew тикшеренү үзәге "USA Today" газеты белән бергә август аенда фикер белешү уздырган. Аның нәтиҗәләренә караганда, 2009 елдан бирле кара тәнлеләр арасында (Америкада аларны афро-американ дип атыйлар) ике раса арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшы дип санаган кешеләр саны 12 процентка кимегән. (элек 76 процент булса, августта 64 процент). Шулай ук соңгы 50 елда кара тәнле халыкның яшәү шартлары күпкә яхшырса да, алар хезмәт хакы, торак, эш, белем алу һәм гомер озынлыгы ягыннан да ак тәнлеләрдән калыша. Бу мәгълүматне Bloomberg агентлыгы бирә.

Җәмгыять президентның бу ике хәлгә карата җавабыннан канәгать түгел. Обама үз чыгышында "бу тән төсе проблемы түгел, американ проблемы", диде. Аның мөнәсәбәтен "битараф" һәм аның чыгышын "халык алдында ясаган чираттагы буш белдерү" дип бәяләделәр.

"Обама гаебе дә түгел болар, шул ук вакытта бу хәл аның (сәясәтенең) чагылышы. Кешеләр алмашыныр, дару биреп авырту басылыр дип уйлыйбыз. Басылмый ул, җөе кала", дигән "The New Yorker" басмасына Коннектикут университеты каршындагы Африканы өйрәнү институты җитәкчесе Джелани Кобб.

Гарнерны үтерүченең аклануы сәяси сатира осталары теленнән дә төшми. Андый тапшырулар АКШта күп. Иң танылган алып баручы Джон Стюарт үзенең "Көндәлек тапшыруында" җәмгыять расачылык чорыннан узгмаган диде.

"Җәмгыять бармы бездә гомүмән?" диде Стюарт.

Карл Шрек
Вашингтон

XS
SM
MD
LG