Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Первоуральски шәһәрендә мөселманнарны эзәрлеклиләр"


Эльвира Солтанәхмәтова
Эльвира Солтанәхмәтова

Перворульски шәһәрендә мәхкәмә милләтара низаг чыгарырга теләгән дип гаепләнүче мөслимә Эльвира Солтанәхмәтова эшен 23 декабрьдә янә караячак.

"Минем кечкенә генә дә гаебем юк. ВКонтакте сәхифәсенә Яңа ел бәйрәме мөселман бәйрәме түгел, аңа бойкот белдерергә кирәк дип гомердә дә язма урнаштырганым булмады. Бу минем эш түгел. Первоуральскида милләтче Степан Черногубов мөселманнарга каныга, аларны батырырга тели", диде Азатлыкка Солтанәхмәтова.

Эльвирага 23 яшь, елъярым исламда. Узган ел Урал дәүләт икътисад университетын тәмамлаган. Первоуральски шәһәрендә хосусый бер ширкәттә секретарь булып эшли башлаган.

Аның сүзләренчә, күңелсезлекләр узган елның декабрь аенда башлана. Яңа ел бәйрәменә аз гына вакыт калып барганда аның ВКонтактедагы битенә билгесез берәү Коръәннән дәлилләр белән Яңа ел бәйрәмен мәҗүсилектән калган дип атап, аны үткәрмәскә чакырып язма урнаштыра. "Бу минем эшем түгел иде", ди Солтанәхмәтова.

Февраль аенда ул, бәхәсләшеп утырудан мәгънә юк дип, үзенең ВКонтактедагы битен яба. Җәй көне, август аенда Уфага туганнары янына ялга кайтып китә. Нәкъ шул вакытта аларның өйләренә һәм эш урынына тентү килә. Өйдәге һәм эшендәге компьютерларын алып китәләр.

Ялдан кайткач Эльвира тентүчеләр бу гамәлләреннән соң нинди дә булса документ калдырырга тиешләр дип тентү нәтиҗәләре белән кызыксынып карый, әмма өендә дә, эшләгән җирендә дә таба алмый. Күпмедер вакыттан соң ул өендә һәм эшендә булган берничә мөселман китабының юкка чыкканлыгын ачыклый. Сораштыра торгач, Эльвира белән бергә эшләгән бухгалтер андый кәгазьнең булганлыгын, әмма тентүчеләрнең аны Солтанәхмәтовага күрсәтмәскә дип кисәткәннәрен әйтә.

Хәлләрнең катлаулана барганын аңлаган мөслимә башта прокуратурага үзем барыйм микән әллә дип уйлый. Ахырда бу уеннан баш тартып адвокат яллый. Озак та узмый прокуратурага чакыралар һәм Русия җинаятьләр кодексының 282нче матдәсендәге беренче бүлек нигезендә милләтара низаг чыгаруда гаепләү белдерәләр. Беренче мәхкәмә 5 декабрьдә була. Шикаять итүчеләр дә, Эльвираны яклаучы адвокат та чыгыш ясый. Интернетта, янәсе, Эльвира урнаштырган язмага ясалган экспертиза нәтиҗәләре белән дә таныштыралар.

Эльвира сүзләренчә, үзе язмаган булса да, ул бу текстның эчтәлеген яхшы белә, экспертиза дөрес ясалмаган. Шулай ук мәхкәмә вакытында бу язманың Солтанәхмәтованың эш компьютерыннан куелганлыгы турында да әйтелә. "Мин кем куйганлыгын, кем язганлыгын әйтә алмыйм. Безнең эштәге компьютерга теләсә-кем керә ала, мин бит бер урында гына утырмыйм, төрле оешмаларга да йөрим", ди Солтанәхмәтова.

5 декабрьдәге мәхкәмәдә Эльвира өстеннән шикаять язган милләтче Степан Черногубов та чыгыш ясый. Черногубов Эльвираны "бөтен мөселман булмаганнарга карата дошманлык тудыра" дип гаепли.

Узган ел исә Первоуральскидагы мәхкәмә Черногубовны, интернеттагы язмалары өчен экстремизмда гаепләп, 440 сәгать мәҗбүри эшләү карары чыгарган була. Бу хакта "Новые известия" сайты яза. Мәхкәмәдә гаепләү белдерүенчә, Черногубов социаль челтәрләрдәге үз битендә рус булмаганнар начар итеп күрсәтелгән, наци тамгалы рәсемнәр куйган һәм шулай ук яһүд, кавказ, азиядән булган милләтләрне мыскыллау, түбәнсетү максаты белән төрле язулар да урнаштырган.

Черногубов хәзер үзен православиегә каршы булган язмаларны күзләүче, фаш итүче буларак белдерә. "Мин безнең шәһәрдәге дини оешмаларны күзәтеп барам... Солтанәхмәтовадан кала да, Первоуральски һәм Талица мәчетенә тупланган низагъ тудыручы кешеләр бар", дип белдергән ул "Урал Ведомости" сайтына.

Солтанәхмәтова сүзләренчә, Черногубов мөселманнарга тиктән-тик каныга, аларны хөрмәт итми. Аның аркасында бер мөселман егет зыян күргән инде. Черногубов шикаяте нигезендә мәхкәмә ул егетне милләтара низаг тудыруда гаепләп 250 мең сум штраф түләтү карары чыгарган.

Черногубов ВКонтактедагы битендә Солтанәхмәтовага карата үз карарын чыгарып куйган инде. Ул биттә "Свердловски өлкәсендә гаҗәп кызыклы җинаять эше карала: мөселманнарны Яңа ел каршыламаска чакырган мөселман тиздән "зона"га (төрмәгә) утырырга мөмкин", дигән язу да эленеп тора. Азатлыкның "Мәхкәмә булмаган килеш мондый эчтәлектәге язу белән килешәсезме? Кеше бу язу белән килешсә, аны калдыра, килешмәсә алып ата", дигән соравына ул: "Мин сезнең сорауга берни дә өсти алмыйм", дип белдерде.

Мәхкәмә карары булуга карамастан, Эльвира Солтанәхмәтова Русиянең рәсми оешмаларында террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә дә кертеп куелган. Федераль финанс мониторинг хезмәтенең (Федеральная служба по финансовому мониторингу) террор һәм экстремист эшчәнлек алып барганнар исемлеге бар. Бу исемлектәге 3436 кеше арасында Солтанәхмәтованың фамилиясе дә язылган.

"Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге җитәкчесе Александр Верховский Солтанәхмәтованы эзәрлекләү кеше хокукларын бозу булып тора дип белдерде. Аның фикеренчә, Эльвира язганнар Яңа ел бәйрәмен үткәрү мөселманнарга ярыймы дигән сорауларга карата мөселман сайтларында булган бик күпләгән аңлатмалардан берни белән дә аерлымый.

XS
SM
MD
LG