Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:01

Татарстан тамгасын эшләүне мәскәүләргә бирү – дөресме?


Тина Канделаки ширкәте ясаган тамга

Тина Канделаки ширкәте ясаган тамга

15 декабрь Казанда Татарстаның мәдәни-тарихи мирасы тамгасын тәкъдим итү чарасы узды. Бу эшне Тина Канделаки җитәкләгән “Апостол” ширкәте башкарды.

Бу хезмәтнең күпмегә төшкәне билгесез. Дәүләт тендерында "Апостол" ширкәтеннән башка тагын өч ширкәт катнашкан. "Апостол" Татарстан тамгасын 15 млн сумга эшли ала дигән хәбәр дә булды, бу – иң аз күләм.

"Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган презентациядә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевтән тыш хөкүмәт вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге түрәләр, депутатлар, район башлыклары, журналистлар, блогерлар бар иде. Тәкъдим итү чарасын танылган журналист Сергей Брилев алып барды. Тамашачылар арасында Леонид Парфенов та бар иде.

Билгеле, Татарстан бу чарада макталды. Ни дисәң дә, бүген республика Русиядә Европа кебек эш итәргә омтылучы төбәкләрнең берсе. Русиядә әле бер генә төбәк тә үзенең аерым тамгасын булдырмады. Татарстан башкалардан ике адымга алдан бара дип телгә алынды.

Сулдан: Сергей Брилев, Тина Канделаки, Рөстәм Миңнеханов, Миңтимер Шәймиев

Сулдан: Сергей Брилев, Тина Канделаки, Рөстәм Миңнеханов, Миңтимер Шәймиев

Интернетта яңа тамга төрле фикерләр уятты. Мактаучылар да, хурлаучылар да җитәрлек. Кызыл төстәге җайдак татарны аерып күрсәтми, ул төрки халыкларның барсына да хас дип әйтәләр. Кызыл чәчкә бизәгенең инде Казакъстан тарафыннан актив кулланлуы турында да күп язылды. Татарлар татар-монгол явы өчен тукмакны күп алды. Мәктәп дәреслекләрендә язылганы өчен дә татар гел утлы табада сикертелде. Бу тамга белән татарның мәгърифәт таратучы милләт, шәһәр цивилизацияле булуы онытыла, аны кире далада атта чапкан, чи ит ашаучы кыргый татар образына кертәләр дип борчылучылар да бар. Шулай ук блогосферада бу эшнең киң җәмәгатьчелек белән фикерләшмичә башкарылуын тәнкыйтьләделәр. Читтән килүче "варяг"ларга караганда үзебезнекеләр күпкә яхшырак тамга ясар иде дигән фикерләр дә әйтелде.

Бу уңайдан "Азатлык" берничә танылган дизайнерларның фикерләрен сораштырды. Аларның карашы төрле.

"Татар ни, кытай ни, чуаш ни – оста булсын ул"

Айрат Сафин – Татарстанда да билгеле дизайнер. "Абак-пресс" басмалар төркеменең арт-директоры булып эшләде, “Светский”, "Республика Татарстан", "Сөембикә" һәм башка басмаларының йөзен булдырган шәхес. Айратның Тина Канделаки ширкәте уйлап тапкан Татарстан брендына исе китмәгән, киресенчә, логотипны күргәч беренче фикер итеп күз алдына башкортның Салават Юлаев образы килеп баса дип әйтте ул.

Айрат Сафин

Айрат Сафин

"Ошатмадым. Яулап алучымы соң бу? Кемгәдер һөҗүм ясаучымы? Салават Юлаевка охшаган. Барысы да ат, җайдак темалары Миңтимер Шәймиевка якын булганын белә. Менә шул тирәдә һаман да таптану бар. Җайдак образы тарихка бәйле, әмма Татарстанның, татарның тарихы катлаулы бит. Монда болгарчылык та, Алтын Урда да бар. Ләкин шуңа басым ясау кирәкме соң? Татарстан бүген нәрсә белән көчле? Фән, спорт, сәнәгать, IT технология кебек фикерләр туа. Татарлар – укымышлы һәм кунакчыл милләт. Килгән кунаклардан сорасаң, хоккей, футбол, матур кызлар, өчпочмак, дип тезеп китәләр. Берсе дә атлар дими. Ә монда яугир, куркытып торучы.

Төсләргә килгәндә, ачык җете кызыл төсне славян башлангычы дип язалар, калганы – монгол, болгарныкы дип аңлаталар. Белмим инде, ак төстә кызыл төсне күңел кабул итми. "Ак барс" белән "Рубин" фанаты буларак, мин кызыл белән яшел төсләргә күнектем. Ак һәм кызыл– "Спартак"ның төсе.

Ярый эшләделәр ди бу брендны, әмма ул киң кулланыш табармы, юкмы, сорау туа. Халык тарафыннан кабул ителмәс дип уйлыйм. Әйе, кулларны богаулап дигәндәй, көчләп тагылса, кулланышка кертеп тә китәр, бәлки. "Рубин" тамгасын да итальяннар эшләп биргәч, халык каршы чыкты, тәнкыйтьләде. Аннары төрлечә юмалап әкренләп бу темадан читләштерделәр. Әмма кемдер яңаны һәм отышлыны тәкъдим итсә, алар бүгенгесен алып ташлаячак", дип сөйләде ул.

Айрат Сафин бу эшне Татарстан осталарына бирмәүләренә аптырамый. Аның фикеренчә, Казан көчле дизайнерлар мәктәбе белән мактана алмый.

"Мәскәү эшләгән дип нигә аптырыйсы? Барысы да аңлашыла. Беренчедән, заказ зур икән, шулкадәр күбрәк акча урлап була. Читтән килеп эшләүчеләрдән "Акча кайда? Нәрсәгә тотылды?" дип сорау алу читен. Сорамаячаклар да. Читтәгеләргә заказ бирү һәрвакыт барысына да керемле. Намуслылар аз.

Икенчедән, без моны танырга тиеш – Татарстанда дизайнерлар мәктәбе көчле түгел. Бездә шәп дизайнерлар бар, ник үзебезнекеләргә заказ бирмәделәр? дип күпме күкрәк какмасыннар, аһ итәрлек осталар күп түгел. Ә Мәскәүдә бар. Дөрес, дизайнерлар Мәскәүдә генә яшәми. Мәсәлән, Екатеринбур көчле төбәкләрнең берсе. Татарстан, татарларны күрсәтүче, танытучы логотипны татар гына ясап чыгарачак дип уйлау – ялгышу. Татар булмаган кеше дә менә дигән итеп ясый ала. Чуаш та, кытай да, урыс та эшли ала. Фәкать аның оста булуы сорала", диде дизайнер.

"Республикага үз осталары кирәкми"

Сергей Насекин, "Әйбәт" дизайнер студиясе директоры, киресенчә, акчаны чит ширкәтләргә бирүне төпсез коега су салу белән тиңли. Татарстан башлыклары тирәсендә әрсезләр күп дип әйтә. Читтән килүчеләр акчаны күп ала, ләкин эш сыйфатына карата сораулар күп ди.

Сергей Насекин

Сергей Насекин

Беренчедән, җайдаклы тамга яңалык түгел, моңа кадәр дә аны күбесе кулланды. Әмма шушы ук графика рәсеме күп сораулар тудыра. График дизайны ул бит сер түгел, технологик яңалык юк. Бу тамганы ясаучының кимендә сәнгать белеме бар дип әйтеп була, әмма ул дизайнер түгел. Җайдак тамгасында күзгә ташлана торган зур хаталар бар. Атның алгы тоякларын карагыз: бер-берсе белән кисешкән урыны тәрегә охшаган. Чапканы сизелми, чаба икән, аның тояклары башкачарак бөгелә. Ул чакта динамика булыр иде. Ат корсагыннан җайдакның аягы чыгып тора. Нәрсә инде бу? Төркиләр алар аякларын кысып тоткан. Җәя атның башыннан чыгуын да дизайнерлар хата дип бәялиячәк. Кыскасы, мондый тамганы студентлар бушка да эшли ала.

Тик безнең хөкүмәт үзебезнең кешеләргә ышанмыйча әрсез Мәскәү кешеләренә акчаны бирә. Бу хезмәтнең Татарстан бюджетына күпмегә төшкәне билгеле түгел. Тина Канделаки бушка эшләмәгәндер. Хәйрия нигезендә башкарылган булса да, дәрәҗә, исемгә тап төшермәс өчен яхшырак эшләүләрен көткән идем. Узган елны ук Татарстанның туристлык тамгаларын ясадык. Аларны бастырчакмын. Акчага түгел, эшебез республикага файда булсын дип тырыштык. Тик безнең осталар республикага кирәкми булып чыга. Ә тендерларның ничек уйнатылганны без беләбез", дип сөйләде ул "Азатлык"ка.

"Гел генә түбәтәй дә чәкчәк димәгән"

Илшат Хәйретдинов, дизайнер, Татарстан кешеләренең карашлары инде тапталган, читтәге кешенең татарны, республиканы ничек күзаллавы күпкә кызыграк, дигән фикердә. Ул Татарстан дизайнерлары бренд PR компаниясен җиренә җиткерә алмас иде дип шик белдерә.

Илшат Хәйретдинов

Илшат Хәйретдинов

“Шәхсән миңа бу тамга ошады, динамикалы. Утырма, күчмә тормыш алып барамы татар – аның атта булуы, ягъни хәрәкәт итүе мөһим. Ир-ат дигән сүздә ир дә, ат та бар. Татарны атта ясаулары ошады. Пәйгамәберебез дә ир балаларны атта йөрергә, уктан атарга өйрәтергә кирәк дигән. Кызыл төс тә кыюлык төсе. Дөрес, атка утырган җәя тарткан җайдак татар гына түгел, барлык төрки халыкларга хас ул. Әмма аның өчен кайгырырга кирәкми дип уйлыйм.

Урыслар да хохлома, гжель белән генә чикләнми бит. Без дә татар икән, йә лалә, йә башка чәчкәне астын өскә китерә башлыйлар. Чын татарныкы дип әйтеп бумый, барысы да буталган, урысларда да татарның орнаметны бар. Казакъ белән кыргызны әйтеп тә тормыйм. Төркичелек бит уртак. Әмма бездә татар икән, чәкчәк, түбәтәй, комган, китап, Сөембикә дигән караш барлыкка килә. Ә читтәгеләр безне кыю яугир итеп, үзенең традицияләрен саклаучы итеп күз алдына китерә. Начар түгел дип саныйм.

Читләргә бу эшне бирүләре яхшырактыр да. "Татар иле" порталын (үзебезнекеләргә) биреп карадылар бит инде, нәтиҗәсе булмады. Башкалар да начар эшләми. Без аның PR ягын начар башкарыр идек. Хәзер тамгаларны оста кулланып, кешеләрнең миенә сеңдерү эше башланырга тиеш", дип сөйләде ул.

Дөньяга сибелгән татарлар Татарстан дигәч ни күзаллый?

Шөһрәт Вәлиф, Австралиянең Аделаида татарлары мәхәлләсе җитәкчеләренең берсе:

– Татарстаннан бик еракта яшәгәнгә, Татарстан дигәч тә, Казан Кирмәне дә, Сөембикә манарасы да, Шәһри Болгар да безнең күз алдыннан үтә. Шушы билгеләр арасыннан, минемчә, Сөембикә манарасы беренче урында тора. Моңа тарих та, моңа безнең ханбикәбезнең язмышы да сыенган.

Тимур Фәхриев, Прагадагы татар яшьләре лидеры:

– Татарстан дигәч тә, Казан ханы Олугъ Мөхәммәд образы минем күз алдыма килә. Тина Кандилакиның җайдак өстендә ук тоткан рәсеме татарлыкны чагылдырмый. Ул бөтен төрки дөнья өчен хас рәсем, Татарстанны ачмый.

Мөкаддәс Бибарсов, Сарытау мөселманнары диния идарәсе рәисе:

– Казан Кирмәне һәм Сөембикә манарасы күз алдына килә.

Сәгыйть Хәйри, Анкара шәһәре, журналист:

– Сөембикә манарасы, Казаныбызның Татар бистәсе, Идел буйлары, Тукаебыз, Дәрдмәндебез һәм татар милләтенең башка каһарман зыялылары күз алдына килә.

Али Хәмзин, Кырымтатар Мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр вәкиле:

– Татарстан дигәч тә, минем күз алдыма Шәһри Болгар килә. Ул әле күптән түгел генә ЮНЕСКО исемлегенә дә кертелде.

Төркәр Соуккан, Швециянең татар җәмгыяте вәкиле:

– Татарстан дигәч тә, андагы дус-ишләр күз алдыма килә минем.

Фәнис Зыялы, Төркиядәге татарларның “Мирас” оешмасы вәкиле:

– Яшел, ак, кызыл төсләрдәге Татарстан әләме һәм туграсы күз алдыма килә. Туградагы барс кебек җитез көчле, сизгер һәм бәйсез халкым күз алдыннан үтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG