Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:51

"Ливадиядә Сталинга һәйкәл кую – кырымтатарларны мыскыл итү"


5 февральдә Ялта янындагы Ливадия бистәсендә Ялта конференциясенең 70 еллыгына багышланган конференция узды. Бу тарихи вакыйга уңаеннан анда сынчы Зураб Церетелиның Сталин, Рузвельт, Черчилльне бергә тасвирлаган һәйкәле куела. Азатлык радиосы хәбәрчесе бу хакта Кырым инженер-педагогия университетының социаль-һуманитар кафедрасы мөдире, социология фәннәре кандидаты Рефик Куртсеитов белән сөйләште.

– Рефик әфәнде бу һәйкәл куелуны сез ничек аңлатыр идегез?

– Сталин, Рузвельт, Черчилльнең уртак һәйкәлен Кырымда урнаштырырга кирәк дип беренче тапкыр 10 ел элек башладылар. Кырымтатарлар ул вакытта моңа катгый рәвәштә каршы чыктылар, чөнки аларга каршы үткерелгән геноцид сәясәтенең оештыручысы итеп алар нәкъ Сталинны саныйлар. Аның җинаять эшләренә партиянең XX съездында бәя бирелде.

1989 елда Советлар берлегенең Югары Советы “Репрессияләргә, сөргенгә дучар ителгән халыкларга каршы юнәлтелгән һәммә актларны канунсыз, җинаять” дигән декларацияне кабул итте. Мондый актлар иллегә якын иде. Бу сөргенлек нәтиҗәсендә кырымтатарларның шактый өлеше ачлыктан, төрле авырулардан вафат булды. Шундый ук вазгыятькә репрессияләнгән башка халыклар да дучар ителде. Аның өчен бүген Сталинга ниндидер башка илләрнең җитәкчеләре белән бергә һәйкәл куелуны мин әхлакка каршы дип саныйм.

Церетели ясаган һәйкәл

Церетели ясаган һәйкәл

Кырыс рәвештә Екатеринбурда Ипатьев йортында большевиклар тарафыннан үттерелгән патша Николай һәм аның гаиләсенең Ливадия сарае җирендә ягъни, Русия патшаларының , хосусан Николай IIнең җәйге, ак төстегә резиденция бинасы янында Сталинга һәйкәл торгызу урынсыз. Иң кимендә – бу мәсхәрә.

Урыс православ чиркәве үтерелгән патша Николайны һәм аның гаилә әгъзаларын изгеләр рәтенә кертте. Аның өчен мәгънәви яктан бу һәйкәл торгызылуы Николай IIнең гаиләсе, кырымтатар халкы, Кырымда яшәгән башка этник төркемнернең өстеннән эшләнгән җинаятьне хәтерләтеп торачак.

– 2004 елда бу һәйкәлне Кырымда урнаштырып булмаганнан соң Русиядә аңа икенче урын эзләп караганнар иде. Ул вакытта Волгоград шәһәренә Сталинград исемен кайтарырга, анда бу һәйкәлне урнаштырырга кебек тәкъдимнәр дә булды, ләкин алар тормышка ашмады. Бүген бу һәйкәлне Кырымда урнаштыру гамәле астында ниндидер сәяси сәбәп бармы?

– Кырымтатарларның сөргенлегендә Сталин һәм Рузвельтның роле ап-ачык күренә. [Кырымтатар ветераннары бу турыда Обамага хат юллаган иде – ред.] Русия хөкүмәтенең элеккеге вице-премьеры Михаил Полторанин КГБның яшерен архивларыны ачыклау комиссиясенең рәисе буларак Кырым ярымутравында һәм аңа якын булган җирләрдә яһүдләр дәүләтен төзү буенча булган документларны бәян иткән иде. Мәсьәлә шунда ки, Советлар дәүләте 1923 елдан башлап АКШтан кредитлар ала башлады. Бу кредитлар 10 миллиард долларга җиткән иде һәм аларны йә кайтарырга, йә компенсацияләргә кирәк иде. Аның өчен Рузвельт Сталинны йә кредитларны кайтарырга йә Кырымда һәм аңа якын булган җирләрдә яһүд дәүләтен төзү вәгъдәсе урынына китерергә өндәп торды. Аның өчен алдан кырымтатарларга карата турыдан-туры бер җинаятьче, ягъни Сталин булганын белгән булсак, хәзер инде икенчесенең дә моңа катнашы булганыны беләбез.

Михаил Полторанин белдерүенчә, Кырым җирләре инде пайларга бүләнгән иде һәм АКШның иң бай кешеләре, шулай ук президент Рузвельт үзе, аның кызы Элеонора, Кырымда мондый җир пайларына ия иделәр. Бу хакта Русия Федерациясенең югары уку йортлары өчен чыгарылган “1917 елдан башлап Русиянең тарихы” китабы авторлары Вдовин белән Борсенков та язалар. Алар кырымтатарларны сөрген итү сәбәпләрен күрсәтәләр. Кырымтатарларның сөргенлеге алар белән бәйле ниндидер сәбәпләр түгел иде. Аларның тәкъдире геостратегик максатлардан чыгып өстән билгеләнеп хәл ителгән иде. Менә шул сәбәпләрдән аларны сөрген иттеләр.

Сталин, Рузвельт, Черчилль һәйкәлен Кырым хакимиятләре 2004 елда урнаштырырга җыеналар иде, ләкин кырымтатарларны сөргенлеккә җибәргән Сталинга Кырымда һәйкәл куелуына кырымтатарлар нык каршы чыкты ул вакытта. 2014 елда Кырым Русия кулына күчкәч Кырымдагы хакимият инде кырымтатарлар белән хисаплашмаска да мөмкин дип бу мәсьәләгә яңадан кайтканы күренә.

1945 елның 4-11 февраль көннәре Ливадиядә Русиянең патшалар сараенда Сталин, Рузвельт, Черчилль катнашында Ялта конференциясе уза. Бу конференциядә Икенче дөнья сугышыннан соң Европада илләр арасында нинди чикләр, дөнья ничек яшәячәге хакында сүз бара. Иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе -Ялта конференциясендә БМОны оештыру мәсьәләсе хәл ителә. Кырымтатар халкы ул вакытта Кырымда инде юк, сөргенгә, үлемгә җиберелгән була. Алар өчен тарихның иң кара сәхифәләре башлана. Бүген бу кара сәхифәләрне башлап җибергән җитәкчеләргә Ливадиядә һәйкәл торгызмакчы булалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG