Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: Русиягә Европа чикләрен үзгәртү мөмкинлеге бирелмәячәк


АКШ вице-президенты Джо Байден Русиягә Европа чикләрен үзгәртүгә мөмкинлек бирелмиячәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, илнең көнчыгышында хөкүмәт көчләре һәм сепаратистлар арасында барган низагта Украина исән калу өчен көрәшә.

Байден 6 февраль көнне Брюссельдә Европа берлеге рәисе Дональд Туск белән очрашудан соң чыгыш ясады.

“Бу АКШ һәм Европаның бер-берсенә таяну һәм бергәләп нык торырга тырышу вакыты. Русия ялланган сугышчылар һәм танклар җибәреп низагны куерта”, диде ул.

Туск сүзләренчә, Европа берлеге һәм АКШ Русиягә басым ясауда бергәләп тырышлыкны арттырырга тиеш.

“Украина бәйсезлеге, суверенитеты һәм ил бөтенлеге мәсьәләләрендә компромисска бара алмаячакбыз”, диде ул.

XS
SM
MD
LG