Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Донбассның аерым статусы канунына кертелгән төзәтмәләрне имзалады


Украина президенты Петр Порошенко Украина кануны нигезендә сайлау уздырганчыга кадәр Донецки һәм Лугански өлкәләренең кайбер районнарында махсус җирле үзидарә канунын гамәлгә кертүне кичектерү канунын имзалаган. Әлеге канун басылып чыкканнан соң икенче көнне үз көченә керәчәк.

Донбассның аерым статусы канунына үзгәрешләр кертү Югары рада тарафыннан 17 март көнне расланды. Шул ук вакытта украин парламенты депутатлары Донецки һәм Лугански районнарында махсус җирле үзидарә керетләчәк районнар исемлеген булдырды. Яңа төзәтмәләр нигезендә, Донбассның үзбилгеләнгән халык республикалары башлыклары сайлауда катнаша алмаячак һәм бу сайлаулар бары сугыш беткәч кенә уздырылачак.

Русиядә Украина канунына кертелгән төзәтмәләрне Мински сөйләшүләренең сәяси өлешен бозу дип әйттеләр.

Үзбилгеләнгән республика башлыклары Александр Захарченко һәм Игорь Плотницкий уртак белдерүдә Киевны солыхны һәм Мински сөйләшүләрен бозуда гаепләде. Алар “Порошенко һәм Югары раданың бу хурлыклы карары” үзгәртелми торып, Киев белән бернинди сөйләшүләр булмаячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG