Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

Татар-башкорт җыр сәнгатендә флейтада уйнап, мөнәҗәтләр башкарып халык күңелен яулаган Радик Динәхмәтов түгәрәк юбилеен – 50 яшен билгели. Шушы көннәрдә туган ягы Дүртөйле шәһәрендә аның иҗат кичәсе узды. Азатлык хәбәрчесе шул уңайдан әңгәмә корды.

– Радик әфәнде, сүзне җыр сәнгатенә ни рәвешле тәүге адым ясавыңнан башлыйк әле.

– Әнием өйдә гел җырлый иде, мин аңа иярүемне сизми дә калдым. Догалар, мөнәҗәтләр сайлап, аларны дөрес итеп укырга да ул өйрәтте.

– Мөнәҗәтләргә кереп китүең ничек булды?

​– Сүземне берникадәр ерактан башлыйм. 1986 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына эшкә чакырдылар. Мөнәҗәтне беренче тапкыр театр сәхнәсендә ишетеп гашыйк булдым. Рифкать Исрафилов куйган “Башкорт туе” спектаклендә Розалия апа Солтангәрәева мөнәҗәт укыды һәм мин аны язып алдым. Бу илаһи дөньяга шулай кереп киттем. Әлеге жанр минем тормышымда һәм иҗатымда зур урын алып тора. Мин аларны башкарганда җан тынычлыгы алам, мөнәҗәтләр көч-тәрбия бирә. Дөрес, башта хаталарым да булды. Мөнәҗәт һәм догалар язылган тәлинкәгә тәнкыйть сүзләре дә ишеттем. Шуннан дискны күтәреп Чакмагыш районы Уйбулат авылында яшәүче дин белгече Әнгам абый Авзалов янына киттем. Хаталарны төзәтергә ярдәм сорадым. Ул бу хакта Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы Тәлгать Таҗетдингә дә әйткән. Мөфти: “Бүгенге көндә иң мөһиме – аның җаны теләп башкаруы, ә хаталар әкренләп Ходай ярдәме белән төзәлә ул”, дигән. Аның бу сүзләре миңа көч өстәде һәм җиң сызганып яңа мөнәҗәтләр, догалар өйрәнергә теләк тудырды. Бу жанрга шулай кереп киттем. Хәзер инде мәчет ачу чараларына мине чакырмый калмыйлар.

– Мөнәҗәтләр башкарган кеше догалар да беләдер?

– Әйе. Кая булса да сәфәр чыкканда юл догасы укыйм. “Әгузү билләһи минәшайтан-ирраҗим, бисмилләһи рахмани-рахим” дип үземне Ходайга тапшырам. Сәхнәгә чыкканда да кәефсез чаклар булгалый. Андый вакытларда нәнәем өйрәткән догалар ярдәм итә. Күңелләр тынычланып, кәефләр күтәрелеп китә. Догаларның сихри көченә ышанам.

– Хорафатларга да ышанасыңмы?

– Кайберләренә. Мәсәлән, күз тиюгә. Мисал белән ныгытам. 1995 елда Казанда узачак “Кышкы моңнар” фестиваленә әзерләнеп йөргән көннәр иде. Сәфәр алдыннан Уфадагы концертта үземә һәм кызыма күз тиде. Казанда маңгаема ике зур кара тап чыкты. Тавыш та үзгәрде, кызым белән дә шул ук хәл. Битләрдәге тапларны гримлап, тирләп-пешеп, ничек алай чыгышлар ясап, Уфага кайтып төштек. Таплар бетәргә дә уйламый. Шуннан бер белгечкә күрендек. Ул: “Сезгә күз тигән”, диде. Дәвалау сеанслары билгеләде. Шуннан соң ничек ышанмыйсың инде! Шул сәяхәтемне гомер буе онытасым юк.

– Сәнгать турында да фикерләреңне ишетәсе килә. Үзең кемнәрнең иҗатын үз итәсең?

​– Бездә сәнгать, Аллага шөкер, бик бай. Нинди артистны күрергә, тавыш ишетергә телисең, кайсы жанр – җыр, бию, сатира-юмор күңелеңә якын – рәхим ит. Әмма йөрәккә үтеп кергән, гомергә күңелдә калган моң ияләре дигәндә мин иң башта Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Мәгәфур Хисмәтуллин, Зәки Мәхмүтов, Ишмулла Дилмөхәммәтов, Илфак Смаков, Радик Гәрәевларны атар идем. Бүгенге көндә сәхнә тотучыларга килгәндә, Салаватның халык җырларын тулы сулыш белән, иркен итеп башкаруы ошый. Айдарның мәгънәле, матур көйле җырлар сайлавы, Хәниянең ихлас йөрәктән башкаруы, Гөлсем Бикбулатованың, Әнвәр Каюмовның, Закир Шаһбанның иҗатлары миңа якын. Элегрәк “Дәрвиш” дигән төркем бар иде, аларны бик яратып тыңладым. Казанның “Заман” төркеме ошый иде. Күпме генә җырчы булмасын – сәхнә киң, алкышлар һәр артистка да җитә, чөнки безнең тамашачы искиткеч матур, рухи бай һәм киң күңелле халык.

– Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка да рәхмәтлесең дип беләм?

– Әйе. 1990нчы елларда Казан концертларыннан соң аудиокассетам чыккан иде. Фестивальләрнең берсендә Илһам абый Шакиров сәхнә артында: “Кассетадагы берничә жырың гел бер тональлектә бара, шуңа игътибар ит, чөнки тынлаучыга гел бер җыр яңгыраган кебек тоелачак”, дип әйтте. Зур рәхмәт аңа! Ул сүзләре гомергә истә калды. Мин хәзер хәтта концертларда да бер үк тональлектәге, аваздаш яңгыраган җырларны башкармаска тырышам.

Бездә зур җырчылар шактый, ләкин остаз булырдай, киңәш бирердәйләре сирәк. Безгә – сәнгать кешеләренә – үзара макташып кына түгел, ә җитешсезлекләребезне дә бер-беребезгә ипле генә җиткерә белү кирәк. Чөнки, гадәттә, читтән күбрәк күренә.

– Әле күптән түгел генә Кытайда булып кайтуыңны ишеттек. Сәфәрнең максаты, аннан алган тәэссоратларың белән дә бүлешсәң иде?

– Кытай халкының мәдәниятенә гашыйк Виктор Цзо дигән музыкант-виолончельдә уйнаучы бар. Ул ел да яңа ел чорында Русиянең симфоник оркестр музыкантларын ике айлык гастрольләргә алып чыга. Без анда 31 классик концерт һәм Чайковскийның 5 балетын күрсәттек. Балет артистлары безнең тамашалар тәмамланырга биш көн калгач килеп кушылды. Моңа кадәр алар Кытай төбәкләре буйлап чыгыш ясап йөргәннәр. Ул илдә бик ачык, тырыш, хезмәт сөючән халык яши. Аларга: “Ленин”, “Сталин”, “коммунизм” сүзләрен атасаң, авызлары ерылып, рәхәтләнеп кочаклап алалар. Кәефләре күтәрелеп китә. Безнең илне бик хөрмәт итәләр. Анда концерт заллары бик затлы. Яшәгән йортлары заманча булмаска да мөмкин, ә мәдәният сарайларының архитектурасы искитәрлек матур. Кытайлар шундый юл белән халыкта матурлык хисе тәрбияли. Төннәрен аеруча матур – йортларның, башка биналарның иллюминацияләренә бик күп көч һәм акча салынганлыгы әллә кайдан күренеп тора.

Ашау-эчү дә үзенчәлекле. Азыкларының күп өлешен суүсемнәр, балык тәшкил итә. Ашамлыклары бик ачы, хәтта кайвакыт авызга да тидереп булмый. Кунакханәдә импрессариобыз үтенеп сорагач, тыңлыйлар, тәмләткечләрне күп салмаска тырышалар. Бик сыйфатлы хезмәтләндерәләр. Без анда илне аркылыга-буйга йөреп чыктык дияргә була. Самолет, поезд-автобусларның берсе дә калмады. Поездда барганда тизлек сәгатенә 307 чакрымга җиткән чаклар булды. Бу хактагы мәгълүмат вагондагы электр таблоларында язылып бара. Чәйнең нинди генә төрләре юк. Әмма бөтен Кытайны сатып алып кайтып булмый. Туганнарыма күчтәнәчкә аз гына булса да чәй алып кайттым. Самолетка багаж чикле.

Туган җирне сагынуның чиге юк. Чит илдә 60 көн булу бик озак икән. Яңа елны һәм кышны күрми дә калдым. Кытайда Яңа ел бәйрәмнәре 19 февральдән 24 февральгә кадәр үтте. Кибетләр, сәүдә үзәкләре дә ял итте. Урам буйлап көне-төне петарда шартлаталар, бер тыючы юк. Янгын сүндерүчеләр кайнаша, балалар ул шартлатулардан зыян күреп, дәваханәләргә агыла. Миллиардлы халык кайнап яши. Иң мөһиме – илләре матур, нык һәм зур адымнар белән алга баралар. Алардан үрнәк алырга була. Уңышлар Кытай халкына.

– Юбилей уңаеннан фикерләреңне дә ишетәсе килә.

– Башкарылган эшләр, уңышлар бар. Ләкин эшләнәчәкләре тагы да зуррак. Иң мөһиме – сәламәтлек. Шуңа мин, форсаттан файдаланып, Азатлык дусларына исәнлек-саулык, сәламәтлек телим. Киләсе көннәр тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG