Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә өч айлык баланың үлеме өчен 700 мең сум түләргә кушты


Казанда баланың үлеме өчен гаепле саналган шәфкать туташы тагын да югарырак вазифага билгеләнде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары нигезендә Казанның Толстой урамында урнашкан бала тудыру йорты ("Медицина Университеты клиникасы") Елена Кузнецовага кызы үлеме өчен 700 мең сум түләргә кушты. Ана кеше клиникадан рухи зыян өчен алты миллион сум таләп иткән иде. Кузнецова адвокаты Казан хокук яклау үзәге юристы Регина Гаязова Вахитов районы карары белән ризалашмыйча эшне Татарстанның Югары мәхкәмәсенә тапшырырга җыена.

2010 елның маенда клиниканың түләүле бүлегендә эшләгән шәфкать туташы Резеда Кашапованы яңа туган Настя Кузнецованың тончыгу куркынычы булуы сәбәпле сабыйны игътибарсыз калдыру ярамаганы турында кисәтәләр, әмма Кашапова бүлмәдән чыгып китә. Күпмедер вакыттан табиб баланың тончыгып сулыш ала алмыйча буылып ятканын күреп ала. Өч айдан Настя комада килеш вафат була.

Тикшерү нәтиҗәсендә бүләк мөдире, бала тудыручы табиб, өлкән шәфкать туташы һәм алты шәфкать туташына (шул санда Кашаповага) шелтә белдерелә.

2014 елның 5 декабрендә Вахитов районы мәхкәмәсе Резеда Кашапованы "ялгышлык белән кеше үтерүдә" гаепләде һәм ике ел төрмәгә хөкем итте, ике ел медицина өлкәсендә эшләвен тыю карары чыгарды. Үлемнән соң шактый вакыт узуы сәбәпле Кашапова хөкем карарыннан азат ителде. Аны тагын да җаваплырак вазифага - шул ук бала тудыру йортының реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә билгеләгәннәр, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге.

XS
SM
MD
LG