Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:49

Айдар Хәлим: "Татарны аның мәгарифен бетереп юк итәргә телиләр"


24 апрельдә Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә язучы Айдар Хәлим белән очрашу үтте. Язучы татар мәгарифенең халыкны саклап калу өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.

Укучыларның әтиләре генә чакырылган бу очрашуны гимназия укучылары әтиләр турындагы шигырьләр, җырлар белән башлады. Аннары сүзне директор Фирдүсә Әюпова алды:

Фирдүсә Әюпова

Фирдүсә Әюпова

– Әтиләр җилкәсенә тормыш авырлыгы күп төшә. Алар гаиләне кайгыртырга да, акча табарга, барысын да булдырырга тиеш . Ләкин шушыларның барысыннан да зуррак бурычлары – балага, кызмы ул, малаймы – аңа төпле тәрбия бирү, гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне, үзебезгә хас йолаларны саклап, аны балага сеңдерү һәм дөрес юлдан барып, балаларны милләт дәвамчысы итеп тәрбияләү. Шуңа күрә без әтиләр белән бүген милли кыйммәтләр хакында сөйләшергә булдык. Шул максаттан сезнең каршыгызга бүген милли кыйммәтләребез хакында сөйләшергә барчагызга диярлек таныш булган зур кунагыбыз, телче, галим, әдәбиятчы, теләсә кайсы мөнбәрдән үз сүзен әйтә ала торган Айдар абый Хәлимне чакырдык.

Айдар Хәлим шушы гимназия укучыларының әтиләре каршында сәгать ярымлап татар баласының татарча укырга тиешлеге хакында фикерләрен җиткерде:

Айдар Хәлим чыгыш ясый

Айдар Хәлим чыгыш ясый

– Сез бу сөйләшүдә һәр яктан файда ала аласыз. Мин үз гомеремдә җитмешләп китап чыгарган язучы һәм мине дөнья белә дип әйтә алам. Өч ел элек Америкада өч айлап яшәп кайттым. Андагы китапханәләрдә, шул исәптән АКШ конгрессы китапханәсендә дә китапларым бар. Моны мактану, күкрәк кагу өчен түгел, бала киләчәктә зур китаплар яза алучы булсын өчен аңа мәктәптә нинди шартлар тудырылырга тиешлеге хакында сүз башлау өчен җиткерәм. Якынрак килеп әйткәндә, шәхес булдыру өчен нәрсә эшләргә дигән сорауны күтәрәм. Нигә бүген бу кадәр пычраклык, артка китеш, юньсезлек һәм наркотиклар? Сораулар бик күп. Бу сорауларга җавап табарга да тырышырбыз.

Укучылар чыгышы

Укучылар чыгышы

Америка Икенче дөнья сугышында 450 мең чамасы кешесен югалткан. Татар халкы, минем белүемчә, миллион ярымлап югалту кичерә. Рәсми рәвештә 801 мең диелә. Татар баласын җиргә аяклары белән нык итеп басарлык кеше итеп тәрбияләү турында уйланырга кирәк. Без - һәрвакыт корбан биргән, кан түккән халык. Халыкның үз хокукларын, баланы ана телендә укытуны таләп итәргә хакы бар. Чын татар мәктәпләре бетте. Ата кеше баланың нинди телдә укытылуын хәл итә ала. Монда бернинди дә проблем да була алмый. Чөнки балага Ходай тәгалә тел бирә. Ходай 20 миллионлы татарга тел биргән. Катнаш никахларны да санаганда татарлар бәлки күпкә күбрәктер дә әле, кем белә, бәлки без 40-50 миллионга якынлашып киләбездер. Саныбызны белгән кеше дә юк бит.

Утызынчы еллардан соң совет системасында халыкларны тизрәк урыслаштыру юлына китереп керттеләр. Ә бит баланы нинди телдә укыту хакында элекке Советлар берлегендә дә, Русия кануннарында да әйтелгән: ”Мәгарифнең, мәктәпнең бурычы камил тәрбия алган, белемле бала тәрбияләү. Анда фәлән телдә генә укыту турында әйтелмәгән. Шуңа баланы белемле, инсафлы, тәрбияле итәсең килсә, аны туган телендә генә укытырга тиешсең. Чөнки ана сөте, туган тел аша бала белергә тиешле әйберләр үзеннән-үзе күчә.

Язучы Айдар Хәлим

Язучы Айдар Хәлим

Чын татар мәктәпләре бетте. Атнасына ике-өч дәрес татарча керсә, ул мәктәпне берничек тә татар мәктәбе дип атап булмый. Безгә инженерлар да, шоферлар да, шахтерлар да кирәк. Шул ук вакытта Тукайлар, Сәйдәшләр дә кирәк. Ә нигә хәзер Тукайлар, Сәйдәшләр юк? Чөнки без сабый, бишек чактан ук туган телебезгә хыянәт итеп аны имгәткәнбез. Хәзер без Пушкин да, Тукай да була алмыйбыз. Мин үзем заманында 1нче сыйныфтан алып 10нчы сыйныфка кадәр бар фәннәрне татарча укыдым. Менә бу классик татар мәктәбе иде. Аларны бетерделәр. Инде ярым-йорты татар мәктәпләрен дә бетерергә керештеләр. Безне Русиядәге 180 милләт күзәтә. Шушы булган татар мәктәпләрен дә бирсәк, нәрсә кала? Шуның белән Русиядә милли проблемнар да бетә дигәнне аңлата бу.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG