Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:48

Май башында Русиянең Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге Яңа Уренгой шәһәрендә җирле хакимият “Ислам нуры” мәчете бинасын экскаватор белән җимерде. Хәзерге заманда сугыш булмаган илләрдә мәчет җимерү очрагын күпләр хәтерләми.

Себернең Яңа Уренгой шәһәрендә “Ислам нуры” мәчетен җимерү турында рәсми мәгълүмат чаралары ләм-мим. Интернетта да әлеге вакыйга турында шактый аз мәгълүмат табарга мөмкин. Азатлык радиосы Яңа Уренгой шәһәрендә эшләүче журналист белән элемтәгә керде. Бу татар ханымы эштән куылудын куркып исем һәм фамилиясен күрсәтмәвен үтенде. Аның сүзләренчә, җимерелгән мәчет 1996 елда төзелгән.

“Аны мәчеткә йөргән кешеләр үз акчасына булдыра. Искереп беткән агач бинаны кирпечтән салынган, уңайлы, манаралы, 50 градус салкыннарда да җылылыкны әйбәт саклый торган гыйбадәтханәгә әйләндерәләр. Әмма бина үзе дә, мәчет төзелгән җир дә рәсми рәвештә теркәлә алмый. Алай гына да түгел – шәһәр хакимияте һәрдаим мәчет бу урында вакытлыча гына дип тәкрарлый килә.

Тора-бара мәчеттә радикаль фикерләр таратыла, мәчеткә экстремистлар йөри дигән шелтәләр ишетелә башлый”, ди ул.

“Голос Ислама” сайты язуынча“Ислам нуры” мәчетенә йөрүче кайбер кешеләр экстремистлык эшчәнлегендә гаепләнә һәм аларга карата җинаять эше ачыла. Ахыр чиктә Русиянең Югары мәхкәмәсе гаепләнүчеләрне аклый.

2007 елда Яңа Уренгой хакимияте мәчет урынында күңел ачу үзәге төзеләчәк дип белдерә.

Мәчеткә меңнән артык кеше сыя иде

Мәчеткә меңнән артык кеше сыя иде

2010 елның октябрендә мәчетнең имам-хатыйбы Хисаметдин Әкбәров Төмән шәһәренә ялга бара һәм шунда атып үтерелә. Шуннан соң имамчылык вазифасына аның улы Мөхәммәд керешә.

2014 елның февралендә Яңа Уренгой хакимияте мәчет бинасын ябып куя. Мәчет бер елдан артык буш тора. Һәм менә 20 елга якын эшләп килгән гыйбадәтханә 2015 елның май башында җимерелде.

“2һәм 3 майда Яңа Уренгойда көчле буран була. Бинаны юк итү эшен шул ике көндә башкарып та куялар. Анда мең ярымлап кеше һәрдаим намазларга йөрде. Җомга намазлары гына түгел, кичке намазларга да мәчет тула иде.

Мин үзем журналист булып эшлим. Элек мәчет тормышын азмы-күпме яктырта торган булсак, хәзер, мәчет бинасы җимерелгәч, ул хакта бөтенләй сөйләргә ярамый. Тыелган тема. Хәзер Яңа Уренгой хакимияте шәһәрнең төньяк өлешендә тагын бер мәчет төзибез, дип вәгъдә бирә төсле. Әмма ул кайчан чынга ашыр?” ди журналист.

Яңа Уренгойда тагын бер мөселман гыйбадәтханәсе – җәмигъ мәчет эшли. Ул Русиянең Үзәк диния нәзарәтенә (Тәлгать Таҗетдингә) буйсына. Аның имамы – Ямал-Ненец автоном бүлгесе мөфтие Хәйдәр Хафизов. Ул мәчеттә вәгазьләр ара-тирә татарча да укыла.

Журналист сүзләренчә, җимерелгән мәчеттә вәгазьләр урысча укылган. Мәчеткә йөргән халык арасында күпчелекне Төньяк Кавказдан һәм Урта Азия республикаларыннан килгән кешеләр тәшкил иткән. Татар-башкорт халкы да булган.

Әлеге мәчетнең эшчәнлеге Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәтенә, ягъни Нәфигулла Әшировка буйсынган була. Нәфигулла хәзрәтнең Азатлыкка әйтүенчә, нинди генә сәбәп булмасын, мәчетләрне җимерергә ярамый.

“Сугыш булмаган вакытта кайда да булса мәчет җимергәнне ишеткәнебез юк. Чыңгызхан шул кадәр вәхши, кан түгүче булган диләр, ләкин, тарихчылар сүзләренчә, алар бер генә гыйбадәт йортына да кул тидермәгән. Мәсьәләне хәл итәргә мөмкин иде. Юк алар ул җирне сатып, төрле күңел ачу урыннары ачып матди яктан файда алыр өчен мәчетне җимерде...

Мәчет манарасы

Мәчет манарасы

Бу иң зур һәм иң күп сыйдырышлы мәчет иде. 40 дәрәҗә суыкта да анда меңләгән кеше җыелды Ул башта бик зур булмаса да, аны киңәйтә-киңәйтә шул бер мең кешедән артык сыярлык булды.

Анда бер хәйлә кулланылды. Уфадагы Тәлгать Таҗетдин хәзрәтнең дини идарәсе өчен нефтьчеләр тиз генә мәчет төзеде һәм җирле хакимият мөселманнарны анда күчәргә өнди башлады. “Бу мәчетне без барыбер ябабыз, Таҗетдин мәчетенә күчегез” диделәр. Әлбәттә халык үз имамы һәм мәхәллә белән булырга теләде.

Ахыр чиктә мәчетне яптылар һәм керергә рөхсәт бирмәделәр. Хәлләр тынычланды дип инде җимереп тә ташладылар”, ди Аширов.

Аширов мәчеткә ярдәм итүче бизнесменнарның бизнесларын алу белән куркытылуын, чеченнарның кыйналуларын, җомга намазыннан соң даими документ тикшерүләрне, чит илдән килүчеләрнең депортация белән өркетелүен әйтте.

“Яшьләр “сез менә динебез хөррияттә дип алдыйсыз, ә монда нәрсәләр булып ята” дип мөфтиләргә дә каршы әйтә. Хәзер без дә нәрсә эшләргә белмибез.

Омскида бер шәһәрдә сигез, Төмәндә дүрт мәчет эшли, Тубылда икенче мәчетне төзедек. Ә Ямал-Ненец автоном бүлгесендә җитәкчелектә исламга каршы булган шовинистлар утыра.

Әле бит бизнесменнар алар белән сөйләшеп тора. Шуңа да карамастан, имеш боерык кайдадындыр югарыдан килә, диләр. Бу бит дәүләт дошманнары", ди Аширов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG