Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

3 декабрьдә Русиянең күп кенә мәгълүмат чаралары Яңа Уренгой шәһәре чит кешеләр өчен ябылды дип язып чыкты. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу адым шәһәрдә җинаятьләр арту сәбәпле эшләнгән. Азатлык хәбәрчесе шушы шәһәрдә яшәүче Ямал төбәге мөфтие Хәйдәр Хафизов белән элемтәгә керде.

Килгән хәбәрләргә караганда, хәзер Русиянең газ башкаласы Яңа Уренгойга керү өчен Русия паспорты да җитми икән, шәһәргә керү өчен рөхсәт кәгазе яки чакыру кирәк. Рөхсәтсез керергә теләгән кешеләрне каладан 70 чакрым ераклыкта төшереп калдыралар. Кунакка барырга теләүчеләр махсус виза ясатырга тиеш, аны эшләү дүрт атна вакыт алырга мөмкин.

Җирле эчке эшләр министрлыгы идарәсе Яңа Уренгойдагы җинаятьчелек 64%ка арткан дип белдерә. Бу хакта “Комсомольская правда” гәзеты язып чыкты.

Биредә яшәүче мөселманнар тыелган дини хәрәкәтләр оештыруда шикләнелә. Мәсәлән, Ямал төбәгенең экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы Сергей Савин әйтүенчә, биредә күп төрле радикал ислам төркемнәре эшләп килә. Шулар арасында “Имарат Кавказ” һәм “Хизб ут-Тәхрир” оешмалары нык активлашты, дип белдерде ул.

Шәһәр чикләрен ябуны мигрантлар арту белән дә бәйләп аңлаталар. Әмма “РИА Новости” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Яңа Уренгойның “ябык режимы" инде 2006 елдан бирле эшләп килә. Шәһәр тулаем ябык түгел, анда эләгү өчен махсус шартларны үтәү мәслихәт.

Ямал төбәгенең Үзәк Диния нәзарәтенә караган мөфтие Хәйдәр Хафизовтан урындагы вазгыять турында белештек.

– Хәйдәр хәзрәт, күп кенә мәгълүмат чаралары Яңа Уренгой шәһәре чит кешеләр өчен ябылды дип язып чыкты. Сез бу адымны ничек бәялисез?

– Бу илебезне, халкыбызны тәртипкә китерү теләгеннән эшләнгән. Чөнки безнең төбәк байлыгы, бюджеты белән аерылып тора. Хөкүмәт кешеләрен дә аңлыйм. Монда бит Сочи да, Анапа да түгел, кеше бирегә карта уйнарга түгел, ә эшләргә килә. Шуңа күрә Яңа Уренгойда хезмәт сөючән кешеләрне яраталар.

– Бүген Яңа Уренгойда яшәүче мигрантлар саны мөселман мәхәлләсенә йогынты ясыймы?

Яңа Уренгой тирәсендәге туңдра

Яңа Уренгой тирәсендәге туңдра

– Йогынты ясау гына түгел, соңгы 15-20 елда мәхәлләнең милли составы кискен үзгәреш кичерде. Аллага шөкер, мәчетләребез тулы, халкыбыз хәнәфи мәзһәбен тота. Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан якларыннан килгән мөселманнар байтак. Әгәр син таза булсаң, әгәр дә криминал, фәхишәлек, җинаятьчел гамәлләр белән шөгыльләнмәсәң, берәү дә мәшәкатьләнмәячәк. Яңа Уренгойда тыныч кына эшләп ятып, акчаны туган якларына җибәреп торсалар, беркем каршы килмәс. Кеше эзли кайда рәхәт, балык эзли кайда тирәнрәк.

– Шәһәрне ябуда төп сәбәпләрнең берсе – җинаятьләр саны арту диләр. Бу гамәлләрдә мөселманнарны гаеплиләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Мөселманнар гаепләнми, ә кайбер Кавказ егетләре гаепләнә. Мөселман исеменнән алар монда ыгы-зыгы киләләр, бандитизм, хулиганлык белән шөгыльләнәләр. Әгәр кеше тәртип боза икән, аны канун нигезендә хөкем итәргә кирәк. Бүгенге көндә наркотиклар, казино кебек криминал мәсьәләләрдә мөселманнар бөтенләй юк дип әйтеп булмый, ләкин бөтенесен бер күреп нәтиҗә ясау дөрес түгел.

Мин биредә 17 ел мөфти вазифасын башкарам. Безгә “Хизб ут-Тәхрир", ваһһабчылык кебек юнәлешләр кирәкми. Безгә үзебезнең исламны, Ватаныбызның исламын күтәрү кирәк. Русиядә татар-башкорт, Кавказ исламы үрнәге бар бит.

– Чынлыкта Яңа Уренгойда ваһһабчылык проблемы бар дип саныйсызмы?

– Бу мәсьәлә 90нчы еллардан бирле килә. Ул бүген генә килеп тумады. Шул ук проблем Татарстанда да, Башкорстанда да һәм башка төбәкләрдә дә бар. Бу авыруны дәваларга кирәк. Бәлки дәвалаган вакытта дару ачы булып тоелса да, соңыннан шифасы булмый калмас. Яңа Уренгойда бу мәсьәләне инкяр итеп булмый, әмма мәгърифәт җитми. Бу безгә генә кагылмый, бөтен мөселман җәмгыятенә дә кагыла.

Бүген мөселманнар гыйлемгә, бердәмлеккә һәм матди ярдәмгә мохтаҗ. Әгәр матди ярдәм булса, мәчетләр, мәдрәсәләр салыр идек, бердәмлек булса, барлык мөфтиләр һәм мөселманнар бер канат астында эшләр иделәр. Ә инде гыйлем мәсьәләсенә килгәндә, безгә үзебезнең галимнәргә таянып эшләргә кирәк. Кемдер Согуд Гарәбстаны исламы дөрес дип, кемдер башкасын үрнәк итеп куя. Русия җирлегендә гасырлар буена тыныч яшәгән ислам буыны икенчерәк, шуңа күрә исламны акыл белән, зиһен белән алга алып барырга кирәк.

– Мәчетләрдә радикал карашлы яшьләр белән сөйләшүләр алып барасызмы?

– Әлбәттә, алып барабыз. Мәсәлән, бирегә кешеләр эш эзләп киләләр. Яңа Уренгой ул бит бот күтәреп ята торган җир түгел. Монда кеше аякка басыйм, акча ягын кайгыртыйм дип килә. Беренче мәртәбә килгәннәр вокзалдан туры мәчеткә юнәлә. Без аларга 3 көнгә түшәк бирәбез, чәй эчерәбез, аларны карап торабыз. Әгәр алар нык радикал карашлы икән, сөйләшүгә чакырабыз.

Тагын шунысы да бар: алар бит Яңа Уренгойда ваһһабчыларга әйләнми. Алар сезнең яктан киләләр бит. Кавказдан, Татарстаннан, Башкортстаннан “чир йоккан килеш” киләләр, ә идеологик яктан тәрбияне без нәкъ менә Яңа Уренгойда бирәбез.

– Яңа Уренгой мәхәлләсендә татар-башкорт исламы нинди урын тота?

– Әлһәмдүлилләһ, мин үзем мөфти булып торам. Тумышым белән Башкортстанның Чишмә районыннан, ярдәмчем Дүртөйле районыннан татар егете. Төрле милләтле хәзрәтләр бар. Кумык, чечен егетләре уңышлы гына эшләп килә. Әмма бу тота-тотмый дигән сорауны дөрес дип санамыйм. Татарлар Яңа Уренгойны күтәргән, татарлар Себерне күтәргән. Бу билгеле фактлар. Аллага шөкер, башка халыклар белән бердәмлектә яшибез, хаҗга да бергә барабыз.

Әмма бер аяныч хәл бар: Владивостоктан алып Калининградка кадәр сибелгән мөселман зыялылары мәчеттән ерагайды. 90нчы елларда алай түгел иде, әмма хәзер вазгыять үзгәрде. Зыялылар дигәндә мин татар-башкортны күз алдына китереп әйтәм. Мәчеттәге вак-төяк мәсьәләрне күреп, дини тормыштан ерагаялар. Билгеле, аларның мигрантларга үз карашыдыр. Ләкин күпчелек мөселманнар сәнәгатьчелектә эшли, шуңа күрә эш кызганда мәчеткә килә алмыйлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG