Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Сөргендә кырымтатар музыкасы туйларда сакланган


Кырымтатар туенда кызлар биюе

Кырымтатар туенда кызлар биюе

Аккордеончы һәм композитор Сервер Абкеримов кырымтатар халык һәм академик музыкасы үсеше тукталмасын дип борчыла.

Инде икенче ел Кырымда аккордеон һәм кыллы уен коралларында уйнаучылар бәйгесе оештырылмый. 2012 һәм 2013 елның язында узган һәм халыкара статус алып өлгергән шушы чара Акмәчеттә Кырым инженер-педагогия университетында үтә иде. 2014 елда бәйгегә килергә дип гаризалар тапшырган йөзләгән башкаручы Кырымда киеренкелек башлангач анда катнашудан баш тарткан. Быел шулай ук чараны оештырырга мөмкинлек булмаган. Бәйгене башлап йөрүчеләрнең берсе, танылган аккордеончы һәм композитор Сервер Абкеримов Төркия, Кавказ халыклары вәкилләре катнашындагы бу бәйгенең кире кайтарылачагына өмет итә.

"Бәйге ул аралашу һәм тәҗрибә туплау. Башкаларны күрү, үзеңне күрсәтү. Яшьләр өчен генә түгел, безнең кебек оста башкаручылар өчен дә мөһим. Университеттагы оркестр гына яшәсен, бәйгене яңадан оештырырбыз", диде Абкеримов Азатлыкта очрашу вакытында.

Кырым инженер-педагогия университетында кырымтатар халкының борыңгы уен кораллары оркестры бар. Балаларга борыңгы кырымтатар көйләрен өйрәтүче Җәмил Кариков үз вакытында Кырым ханлыгы музыкасын өйрәнеп аны ноталарга салган кеше. Төрки дөньяда бу музыка (макам – ред.) классик санала. Идел буе татарларыннан аермалы буларак кырымтатар көйләре пентатоникага нигезләнмәгән.

Борыңгы көйләр совет чорында онытылып торган. Үзәк Азия һәм Уралда яшәгәндә кырымтатарларның концерт кайгысы булмаган. Сервер Абкеримов үзе музыкага соң килгән. Биш яшеннән Сервер спорт белән шөгыльләнгән. Соңырак кына бүләккә аккордеон алган әтисе улы Серверне музыка мәктәбенә биргән.

Сервер Абкеримов

Сервер Абкеримов

"Башта бер дә яратмый идем. Дәрескә әзерләнми килә идем. Авыр уен коралы бит ул – уйнарга да, ташырга да. Әмма әллә ни әзерләнмичә дә мин бәйгеләрдә беренче идем, концертларда гел чыгыш ясый идем", дип сөйләде Абкеримов.

Соңырак композитор Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә үзе укып чыккан мәктәптә укыта, аннары белемен Мәскәүдә Гнессин исемендәге музыка академиясендә дәвам итә, шунда ук укыта. Беренче тапкыр Мәскәүдә композитор Лейлә Муждабаеваның "Кырымтатар темаларына фантазия" исемле әсәрен Композиторлар йортында нәкъ Сервер Абкеримов башкарган.

Гомерендә беркайчан да Кырымда яшәмәгән аккордеончы үзен Кырымның бер өлеше дип саный. Анда соңгы бер ел эчендә булган сәяси вакыйгаларның гади халык тормышына һәм шул санда милли музыка үсешенә тискәре йогынтысы дәвам итәчәгенә борчыла. Чирчик шәһәрендә зыялылар, музыкантлар күп яшәгәнгә академик музыка осталыгына өйрәнү авыр булмаган. Әмма кырымтатар көйләрен Сервер бары тик туйлар алып барганда уйный алган.

"Туйларда кунаклар күп була иде. Алар берничә көн дәвам итә иде. Шунда 500ләп кырымтатар көен уйнарга кирәк була иде. Иң ахырда инде аксакаллар гына калгач берсе сораган борыңгы көйне дөрес итеп уйнамасаң – яманатың тарала иде. Сине туйга бүтән чакырмыйлар иде", дип искә ала сөргендәге елларын Сервер.

Халык Кырымга кайта башлагач милли музыканы өйрәнүдә зур үсеш булды. Кырым инженер-педагогия университетында ачылган Сәнгать факультетында белгечләр әзерләнде. Саз, сантыр кебек борыңгы уен коралларында уйнаучы студентларның оркестры барлыкка килде.

Дөньякүләм танылган аккордеончы һәм композитор, музыка турында мәкаләләр авторы һәм мөгаллим Сервер Абкеримов кырымтатар музыкасы яңадан туйларда гына калмасын иде дип тели.

Үзе иҗат иткән "Хатирә" әсәрен ул Азатлык өчен махсус башкарды. Аның уйнавы танылган рәссам Рустем Эминовның кырымтатар халкының депортациясенә багышланган рәсемнәрен дә "җанландырды".

XS
SM
MD
LG