Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:21

Кырымтатарлар сөргене Казанда да искә алынды


18 майда Казанда сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында кырымтатарлар сөргененә 71 ел тулу көне митинг оештырып искә алынды. Чыгыш ясаучылар кырымтатар лидерларын эзәрлекләүне туктатуны, Кырымның АТР телеканалын ачуны, 18 майны кырымтатарлар геноциды көне итеп игълан итүне таләп итте.

Дөньяның бик күп шәһәрендә булган кебек Казанда да 18 май - Кырым татарларының сөрген көне митинг белән искә алынды.

Чарада, "Крым 2015 = 1944. Геноцид дәвам итә", "Кырымдагы туганнар!Татарлар сезнең белән!", "Президент Путин! Требуем восстановить вещание канала ATR", "18 май 1944 ел. Татарлар Кырымнан куылды! Геноцид корбаннарын онытмыйк!", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Митингны ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт ачып җибәрде.

"Бүген матәм көне, кайгы көне. Бүген Кырым татарларына бу көнне искә алу өчен мәйданнарга чыгарга рөхсәт бирмәделәр. Алар бу көнне тауга менеп билгеләп үтәләр.

Русия үзенең мәкерле йөзен күрсәтеп, хәзер Ереванга барып әрмән геноциды турында сайрап йөри, әмма кырымтатарлар геноциды, 1552 елдан бирле алып барылган Казан татарлары геноциды турында берни дәшмичә икейөзлелек күрсәтә", дип белдерде ул.

Шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина үз чыгышын шигырь укып башлады һәм татарларның бүгенге көндә минимум тормыш шартларына шөкер итеп яшәвен әйтеп үтте.

"Татарлар, Аллага шөкер, бәрәңгебез бар, дип гомер итә. Әмма без бүген үзебезнең барлыгыбыздан файдаланып, киләчәккә милләтебезне, туган телебезне, азатлык рухын илтеп җиткерергә тиешбез", дип белдерде Сафина.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, моннан 71 ел элек кырымтатарлар дучар калган авыр кайгыны уртаклашуларын җиткерде.

"Кырымда Советлар берлеге тарафыннан иң зур вәхшилекләрнең берсе эшләнеп, кырымтатарлар үз җирләреннән сөрелде. Без Казан татарлары аларның кайгыларын уртаклашабыз. Без - бер милләт. Кырымда булсынмы, Идел-Уралда булсынмы, Себердә булсынмы, без - аерылмас бер милләт. Безне төрле төркемнәргә бүлеп юкка чыгарырга телиләр. Без аларга юк, без бер милләт, дип әйтергә тиешбез. Без бүген бу митингка чыгып кан кардәшләребез кырымтатарларга теләктәшлек белдерәбез", дип чыгышын тәмамлады ул.

Митинг алдыннан "Азатлык" берлеге егетләре Казанның Бауман урамында кырымтатар сөргене турында брошюра таратты. Анда 1944 елгы фаҗига, 2014 елда Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүе һәм Казан вә кырымтатарларның бер милләт булуы аңлатыла.

Өстән көчле яңгыр явып торганга күрә митингта чыгышлар кыска тотылды. Ахырдан кырымтатарларның Кырымнан сөрелүенә 71 ел тулу уңаеннан митингның резолюциясе укылды һәм ул бертавыштан кабул ителде. Әлеге резолюциядә алты төп таләп игълан ителде.

1. 1944 елда юкка чыгарылган кырымтатарлар республикасын яңадан торгызу.

2. Русиянең 1944 елгы кырымтатар халкының геноцидын рәсми рәвештә тануы һәм 18 майны кырымтатар корбаннарын искә алу көне итеп игълан итү.

3. Русия баш прокуроры һәм Русия тикшерү комитеты рәисеннән ашыгыч рәвештә кырымтатарларның хәбәрсез югалу һәм үтерелү очракларын тикшерүне таләп итү.

4. Кырым башлыгыннан һәм Кырым республикасы прокурорыннан Кырымтатар Мәҗлесе хокукларын тануны һәм Мәҗлеснең бинасын һәм әйберләрен кире кайтаруны таләп итү.

5. Кырымтатар лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаровны эзәрлекләүне туктату, Ахтәм Чийгөз, Мостафа Тегермәнче, Искәндәр Нәбиевне иреккә чыгаруны һәм шулай ук милли хәрәкәт лидерлары Фәүзия Бәйрәмова һәм Рафис Кашаповны эзәрлекләүне туктатуны таләп итү.

6. Русия президенты Владимир Путиннан кырымтатарларның ATR телеканалының эшен яңадан башлатуны һәм бу холдингка кергән массакүләм мәгълүмат чараларын яңадан эшләтүне таләп итү.

Бер сәгать барган митингта Кырым, Татарстан, Идел-Урал байраклары белән беррәттән кечкенә Украина байраклары да җилфердәде. Митинг ахырында сөргендә һәлак булучылар рухына атап дога кылынды. Чара, катнашучыларның бер авыздан "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG