Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

Казанда Велотөн чарасы үтте


30 май төнендә Казанда икенче тапкыр Велотөн чарасы үтте. Сәламәт тормыш рәвеше пропагандаланган чарада ун меңгә якын велосипедчы катнашты.

Быелгы Велотөн чарасы Казанда узачак су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына багышланды һәм шуңа күрә башкаладагы су спорты обьектлары аша үтте. Казан Кирмәне янында старт алган чарада катнашучылар шулай ук Иске Татар бистәсендәге тарихи урыннар белән дә танышты.

Катнашучыларга килгәндә, быел алар узган елга караганда бермә-бер күбрәк иде. Узган елгы чарада рәсми теркәлүчеләр өч мең чамасы улса, быел аларның саны алты меңнән күбрәк булды дип әйтелде. Берүк вакытта алдан теркәлмәүчеләр дә хәйран күренде. Катнашучылар арасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казанның Мәскәү һәм Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар Баязитов һәм башкаларны да күреп булды.

"Велотөн-2015" чарасында катнашкан велосипедчы Юлия Струненкова Казанда велосипедта йөрергә урыннар булса да машина йөртүчеләрнең велосипедчыларга авырлык тудыруын әйтте.

"Мин Казанда велосипедчылар өчен махсус юллар булуын теләр идем. Юллар булса Казан халкы машиналарын өйдә калдырып велосипедларда йөрергә күчер иде. Нәкъ менә Европа илләрендәге кебек", дип белдерде ул.

35 чакрымлы "Велотөн-2015" маршрутына катнашучылар үз сәяхәтләрен иртәнге якта Казанның Аракчино бистәсендә Идел буенда урнашкан барлык "Галәм гыйбәдәтханәсе" янында тәмамлады.

XS
SM
MD
LG