Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Хайсер Җәмилев адвокаты әлеге карарны киредән шикаять итәргә җыена.

10 июнь көнне Краснодар крае мәхкәмәсе Украина югары радасы депутаты Мостафа Җәмилевның улы Хайсергә гомумрежимлы колониядә биш ел ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Бу хакта Твиттерда аның адвокаты Николай Полозов хәбәр итә. Ул шулай ук әлеге карарны шикаять итәргә җыенуын әйтте.

Элегрәк дәүләт гаепләүчесе Светлана Некоз Хайсер Җәмилевны 5,5 ел ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Полозов Хайсергә бу кадәр кырыс карар чыгару дөрес түгел һәм ул аны Русиядә түгел Украинада үтәргә тиеш дип саный.

Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда Бакчасарайда үз өенең ишек алдында кулга алынды. Ул шунда эшләгән 44 яшьлек төзүче Февзи Элемовны атып үтерүдә гаепләнә.

Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсе тикшерү барышында аны сак астында тоту турында карар чыгарды. Киевтагы аппеляция мәхкәмәсе үлемне "ялгыш" дип бәяләде һәм Җәмилевне тикшерү барышында иреккә чыгаруны сорады. Шундый ук карарны Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе кабул итте. Аннексиядән соң яңа тикшерү башланды. Русия Җәмилевны изолятордан чыгармады. Аны Акмәчеттән Краснодарга күчерделәр.

XS
SM
MD
LG