Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хәмер саткан интернет сәхифәләре тыелды


 "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары чарасы
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары чарасы

Ел башыннан прокуратура хәмерне туктаусыз сатучы 50дән артык сәхифә барлыгын ачыклаган.

Башкортстан прокуратурасы тәүлек буе хәмер саткан 14 интернет сәхифәсенең эшчәнлеген чикләде. Ел башыннан бирле хәмер сатуны канун билгеләгән вакытларда да туктатмаган 50дән артык сәхифә табылган.

Русиядә төнге 11дән иртәнге 8гә кадәр хәмер сату тыела. Бу канунны бозучылар өстеннән 52 шикаять җибәрелгән. Аларның 14те кәнәгатьләндерелгән, бу сәхифәләргә керү тыелган.

18 июнь "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстанда ураза вакытында хәмер сатмауны таләп итеп бер кешелек чарага чыкты. Чуашстанның Шыгырдан авылындагы хосуси кибетләр Рамазан аенда аракы сатуны туктата.

XS
SM
MD
LG