Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

Диңгез буена арзан юлламалар ярышында Кырым әлегә калыша


Кара диңгез буйлары, Кырым

Кара диңгез буйлары, Кырым

Азатлык хәбәрчесе Кырым, Төркия, Болгарстан, Греция, Кыпрыстагы диңгез буена бару өчен казаннарга тәкъдим ителә торган иң отышлы юлламаларны чагыштырып карады.

Казан җәйге яллар чорына керде. Таныш-белешләрнең теленнән кайсы дингезгә барырга, кайда җайлырак, чыгымнар ягыннан отышлырак юлламалар табу турында сүзләр төшми.

Бер яктан хакимиятләр Кырымга барырга кыстап тора, икенче яктан туристик ширкәтләр Төркия, Болгарстан, Греция, Кыпрыс, Испаниягә ташламалы юлламалар белән кызыктыра.

Казандагы бер туристик ширкәткә барып, интернеттагы турлар сату битләрен актарып, илләр, отельләр һәм очышлар хакында кыскача белешмә төзедек.

Кырым нәрсә тәкъдим итә?

"Крымнаш" дип сөенүчеләрне тыңласак, зур юлга чыгып, яхшы, тыныч ял, имин юллар, кунакханәләр, ашханәләргә тап булачакбызмы?

Мәсәлән, яшь балалы ана, атаклы Кырым курортларына барырга уйласа, нинди бәя һәм шартларга эзерләнеп торырга тиеш? Юллама эзләгәндә 15-23 июль аралары каралды.

Башта Казандагы бер сәүдә үзәгендә урнашкан туристик ширкәткә кереп, иң отышлы юллама табып бирергә сорадык. Миләүшә исемле сатучы кыз, Кырым турында сорашкач, иң арзан юллама итеп Алуштагы ике йолдызлы кунакханәгә бару мөмкинлеген табып бирде.

Бер атнага 65 мең сум, ашату өч тапкыр. Акмәчет һава аланыннан каршы алу, илтеп кую, ягъни трансфер, юк. Ашау гадәттәге швед өстәле түгел, нәрсә бирәләр – шуны ашыйсың. Кизләүдәге өч йолдызлы кунакханәдә яшәү кимендә 71 меңгә төшәчәк, Ялтада – аннан да кыйммәтрәк.

Бу бәягә Казаннан чартер очкыч белән китү, кунакханәдә яшәү, иминият ширкәте белән килешү һәм ашау-эчү хаклары керә.

“Кырымга арзанлы очышлар күргәнем юк”

Русия президенты белән туры элемтә вакытында Кырымга субсидияле арзанлы очышлар булдыру турында вәгъдәләр хакында искә төшергәч, турлар сатучы Миләүшә “ишеттем, әмма андый 6-7 меңлек билетларны бер дә күргәнем булмады шул”, диде.

Төркия. Анталья

Төркия. Анталья

Рейс очышларга билет алсагыз, Акмәчеткә иң арзаны хак бер кешегә 18 мең сум тирәсе чыга, ансы да Мәскәүдән һәм бары Red Wings кебек арзанлы ширкәттә генә. Акмәчеткә Казаннан очканда бер кешегә уртача 20-24 мең сум чыга (Аэрофлот). Субсидияле арзанлы билетларны интернетта табып булмады.

“Тур ширкәтләр юлчыларын җәдвәлдәге очкычларга түгел, чартер очкычларга утырта. Әмма аларның саны кризис аркасында бик каты кимеде. Шуңа да “яна торган” юлламалар юк диярлек хәзер, чөнки очкычларда да, кунакханәләрдә дә, урыннар бик тиз алынып бетә”, дип аңлата турлар сатучы ширкәт хезмәткәре Миләүшә.

Төркия быел да турлар чемпионы

Чагыштыру өчен Төркияне һәм башка илләрне карарга булдык. Сатучы кыз, “Төркиядә әлбәттә бөтен яктан әйбәтрәк булачак, нәрсәгә кирәк сезгә Кырым?” диде.

​Төркиядә башта өч йолдызлы кунакханә карадык. Ашату ике тапкыр булган очракта ике кешегә тур 48 мең сумга чыга. Очу Казаннан, диңгездән ерак түгел, тик ашату ягы гына начаррак булырга мөмкин икән. Аннан соң 4 яки 5 йолдызлы кунакханәне карадык, бер атнага ике кешегә 60 мең сум тирәсе чыга. Өстәвенә, отель all inclusive, ягъни ашау-эчү күпме телисең, ничә тапкыр телисең, чикләнмәгән.

Туристлар Акрополиста Пантенонны карый, Греция

Туристлар Акрополиста Пантенонны карый, Греция

Болгарстанга Казаннан очкыч белән бару, анда диңгез буенда, ашау-эчү чикләнмәгән, швед өстәле булган 4 йолдызлы кунакханәдә яшәп кайту 65 мең сумга төшәчәк. Грециядә 4 йолдызды кунакханә, ашату-эчертү һәм башка чыгымнар кертелгән – 68 мең. Испаниядә 3 йолдылы кунакханә, ашау-эчү көнгә ике тапкыр – 117 мең сум.

Кыпрыска Казаннан 11 төнгә генә туры очышлар бар икән. Анда 3 йолдызлы отельдә яшәү, көнгә ике тапкыр ашатсалар, бер олы кеше һәм бер балага кимендә 69 мең сумга төшәчәк.

Шулай итеп, бер ана һәм бала өчен тур эзләү ярышында шартлар һәм бәя ягыннан Төркия җиңде. Юлламалар туристик ширкәт ярдәмендә һәм мөстәкыйль рәвештә зур туристик ширкәтләрнең интернет сәхифәләрендә эзләнде.

XS
SM
MD
LG