Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев урамына каршыларны Казан мэры тынычландырырга тырышты


Назарбаев урамына каршыларны Казан мэры тынычландырырга тырышты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

3 июльдә Казанда Халыклар дуслыгы йортына Назарбаев урамын ачарга дип Татарстан җитәкчелеге җыелды. Урамда түрәләргә Эсперанто исеме яклы халык каршылык белдерде. Казан мэры Илсур Метшин аларны тынычландырырга тырышты.

Җомга төшкә кадәр Казанның Халыклар дуслыгы йортын тәртип саклаучылар, махсус хезмәтләр белән чолгап алды. Сәгать унбердә Назарбаев исеме куелган урамны рәсми ачылышы булырга тиеш иде, Татарстан җитәкчелеге бу чараны үзгәртеп сәгать унда ук оештырган булып чыкты.

Матбугат хезмәте “Вечерняя Казань” газетына Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов килми дип әйткән булса да, сәгать унбер тулганда Миңнеханов инде тиз генә бу бинадан китеп барды. Озак та үтмәде, элекке президент Миңтимер Шәймиевне дә сакчылар күзәтүе астында Халыклар дуслыгы йортыннан озаттылар.

Урамдагы халык “Әнә Шәймиев! Карагыз, берни булмагандай китәләр!” дип гаҗәпләнү белдерде. Түрәләр Эсперанто урамы яклы дистәләгән активистларга гомумән игътибар итмәскә тырышты, алай да Казан мэры Илсур Метшин эндәшми китә алмады. Ул “Эсперанто!” дип кычкырган, “Эсперанто!” дип язылган кәгазьләр тоткан халыкны тынычландырырга теләде булса кирәк.

“Урамның исемен үзгәртү турында яңалыкларны кертер алдыннан бераз күбрәк вакыт уйланырга кирәк булган икән. Шәһәр башкарма комитеты исеменнән гафу итүегезне сорыйм. Урам буйлап йөрдем, тирә-юньне яхшылап күзәттем. Кертелгән үзгәрешләр урынлы булу-булмавын төгәлрәк тикшерербез дип сүз бирәм. Янәдән күрешеп, әлеге хәл турында бергә сөйләшербез: һәр йорт, һәр кереш төбенә килермен. Сезгә уңайлы яшәү шартлары тудырырбыз, вәгъдә бирәм”, диде Илсур Метшин.

Тик аның әлеге сүзләре Халыклар дуслыгы йорты каршында җыелган халыкны тынычландырмады. Киресенчә, ризасызлыкны арттырды гына. Һәрберсе үз мөрәҗәгатен җиткерергә тырышты. Ләкин Казан мэры: “Бу – пресс-конференция түгел. Кабатлап әйтәм, янәдән күрешеп, әлеге хәл турында фикер алышырбыз” дигән сүзләр белән халыкның башка сүзләрен ишетмичә китеп барды. Аның артыннан “Җинаятьчеләр! Оятсызлар!” дигән сүзләр ишетелеп калды.

Татарстан түрәләре бу урыннан таралуга карамастан, халык китәргә ашыкмады. Бары тик полиция хезмәткәрләренең каршы торуы гына халыкны бераз саегырга мәҗбүр итте. Өч-дүрт активистны тәртип саклаучылар тоткарлап алып китте, соңрак алар арасында журналистлар да барлыгы ачыкланды.

Эсперанто урамын яклаучы активистларның әйдаманы Леонид Иванов бу хәлләрнең болай гына бетмәячәген, Русиякүләм масштабта күтәреп үз теләкләрен белдереп ахыргача көрәшәчәкләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG